Балаларыгызны өйрәтегез
Шем ике дөньяның явызлыгын күргән
НУХНЫҢ улы Шем бер дөнья юк ителгәндә исән калган һәм икенчесендә яшәгән. Ни өчен Шем яшәгән беренче дөнья юк ителгән, һәм ул калган гаиләсе белән ничек котылган? Син беләсеңме? ~a Әйдә, моның турында сөйләшик.
Шем яшь булганда, «адәм баласын азгынлык баскан» булган дип әйтелә Изге Язмаларда. Кешеләрнең бөтен уйлары «һәрвакыт явызлыкта» булган. Аллаһы нишләгән, беләсеңме? ~ Ул Туфан җибәреп, явыз дөньяны юк иткән. Рәсүл Петер болай дип язган: «Борынгы дөнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән» (Яратылыш 6:5; 2 Петер 3:6).
Ни өчен Аллаһы ул дөньяны юк иткәнен син аңлыйсыңмы? ~ Кешеләр начар булган, һәм аларның фикерләре «һәрвакыт явызлыкта» булган. Гайсә «туфан килгәнче», кешеләр «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар» һәм шулай вакыт уздырганнар дигән. Аннан соң болай дип өстәгән: «Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр» (Маттай 24:37—39).
Бу кешеләр нәрсәгә төшенмәгән, яки нәрсәне күрмәгән? ~ Шемның атасы Нух «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган, ләкин кешеләр аның сүзен тыңламаган. Нух Аллаһыны тыңлаган һәм көймә төзегән, бу көймәдә ул һәм аның гаиләсе Туфан вакытында котылган. Бары тик Нух, аның хатыны, аларның уллары — Шем, Һам вә Йафет — һәм улларының хатыннары гына Аллаһы сүзләренә төшенгән һәм ул кушканны үтәгән. Калганнар исә үзләре теләгәнне генә эшләгән, шуңа күрә Туфан вакытында юк ителгән (2 Петер 2:5; 1 Петер 3:20).
Туфан башлануга якынча бер ел узгач, Шем белән аның гаиләсе көймәдән чыгып коры җиргә баскан. Бар начар кешеләр юк булган, ләкин тиздән үзгәрешләр башланган. Шемның Һам исемле энесе булган. Һамның улы Кәнган шулкадәр зур начарлык эшләгән, Нух хәтта: «Ләгънәт төшсен Кәнганга»,— дигән. Һамның оныгы Нәмруд шулай ук начар кеше булган. Ул хак Аллаһы, Йәһвәгә каршы чыккан һәм кешеләргә, үз исемнәрен данлар өчен, Бабил исемле биек манара төзергә кушкан. Син ничек уйлыйсың, Шем һәм аның әтисе нәрсә хис иткән? ~ (Яратылыш 9:25; 10:6—10; 11:4, 5).
Аларга күңелсез булган, һәм Йәһвә дә шуны ук хис иткән. Йәһвә нәрсә эшләгән, беләсеңме? ~ Ул кешеләрнең телләрен буташтырган, һәм алар бер-берсен аңлый алмаган. Шуннан соң кешеләр төзү эшләрен туктаткан һәм бер үк телдә сөйләшүчеләр белән төрле җирләргә күчеп киткән (Яратылыш 11:6—9). Әмма Аллаһы Шем һәм аның гаиләсенең телен үзгәртмәгән. Шуңа күрә алар бер-берсе белән бергә кала алган һәм бер-берсенә Аллаһыга хезмәт итәргә ярдәм иткән. Шем никадәр вакыт Йәһвәгә хезмәт иткән? Син ничек уйлыйсың? ~
Шем 600 яшькә кадәр яшәгән. Ул Туфанга кадәр 98 ел һәм аннан соң 502 ел яшәгән. Шем, һичшиксез, Нухка көймә төзергә һәм кешеләрне якынлашып килүче Туфан турында кисәтергә ярдәм иткән. Ләкин Туфаннан соң яшәгән 500 дән күбрәк ел дәвамында ул нишләгән, син ничек уйлыйсың? ~ Нух Йәһвәне «Шемның Раббы Алласы» дип атаган. Шем Йәһвәгә хезмәтен дәвам иткән һәм туганнарына шуны ук эшләргә булышкан. Соңрак Шем гаиләсендә Ибраһим, Сара һәм Исхак туган (Яратылыш 9:26; 11:10—31; 21:1—3).
Без яшәгән дөнья турында уйлап кара: Шем көннәре белән чагыштырганда, хәзер явызлык тагын да күбәйде. Бу дөнья белән нәрсә булыр? ~ Изге Язмаларда ул «үтеп китә» диелгән. Әмма «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дигән вәгъдәгә игътибар ит. Димәк, Аллаһы ихтыярын үтәсәк, без дә котылачакбыз һәм Аллаһының яңа дөньясында яшәячәкбез. Анда без Аллаһы ярдәме белән, җирдә мәңге бәхетле яши алачакбыз! (1 Яхъя 2:17; Мәдхия 36:29; Ишагыйя 65:17).
a Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.