Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 9 хикәя
  • Нух көймә төзи

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нух көймә төзи
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нух көймәсе
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Ул Аллаһы юлында йөрде»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул «Аллаһы юлында йөргән»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Аллаһы аны һәм «тагын җиде кешене коткарып калган»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 9 хикәя
Нух һәм аның гаиләсе көймәгә хайваннарны һәм кирәк-яракларны урнаштыра

ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Нух көймә төзи

НУХНЫҢ хатыны һәм өч улы булган. Улларының исемнәре: Сам, Хам һәм Йафет. Һәр улының хатыны булган. Шуңа күрә Нухның гаиләсе сигез кешедән торган.

Аллаһы Нухка гаҗәеп эш куша. Ул аңа: «Зур көймә төзе»,— дип әйтә. Бу көймә корабль кебек зур булган һәм зур озын тартмага охшаган. Аллаһы көймәне өч катлы итеп төзергә һәм эчендә бүлмәләр ясарга кушкан. Бу бүлмәләр Нух һәм аның гаиләсе өчен, хайваннар һәм киләчәктә кирәк булачак ризык өчен ясалган.

Аллаһы шулай ук Нухка көймәне су үткәрми торган итеп ясарга кушкан. «Мин бик зур туфан суы җибәрәчәкмен һәм бөтен дөньяны юк итәчәкмен. Көймәгә кермәгән һәркем һәлак булачак»,— дип кисәткән Аллаһы.

Нух һәм аның уллары Йәһвәне тыңлап, көймә төзи башлаганнар. Ә башка кешеләр алардан көлгән генә. Алар бозык эшләрен ташламаган. Нух Аллаһының тиздән башкарачак эше турында сөйләгәндә, аңа беркем дә ышанмаган.

Нух кешеләргә Туфан килер дигәндә, алар аңардан көлә

Көймә бик зур булганга күрә, аны төзер өчен күп вакыт кирәк булган. Күп еллар узгач, көймәне төзеп бетергәннәр. Хәзер Аллаһы Нухка хайваннарны көймәгә кертергә кушкан. Кайбер хайваннарны икешәрләп — ата һәм ана хайванны кертергә кирәк булган. Ә кайбер хайваннарны җидешәрләп кертергә кирәк булган. Аллаһы шулай ук төрле-төрле кошларны кертергә кушкан. Нух нәкъ шулай эшләгән дә.

Соңыннан көймәгә Нух һәм аның гаиләсе кергән. Һәм Аллаһы көймә ишеген япкан. Көймәнең эчендә Нух һәм аның гаиләсе көтә башлаганнар. Үзеңне дә алар белән бергә көймә эчендә күз алдына китерә аласыңмы? Аллаһы әйткән туфан чыннан да килерме?

Яратылыш 6:9—22; 7:1—9.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу