Аллаһы рухы җитәкчелегендәге патша аша фатихалар ал!
«Аңарда Йәһвә рухы... булачак» (ИШАГ. 11:2).
1. Кайберәүләр дөньядагы проблемалар турында ни әйткән?
«СӘЯСИ, иҗтимагый һәм иктисадый тәртипсезлек хөкем сөргән дөньяда кешелек тагын 100 ел ничек яши алыр микән?» Бу сорауны 2006 елны Стивен Хокинг исемле астрофизик биргән. Бер журналда болай дип әйтелгән булган: «Без хәерчелекне дә бетерә алмадык, дөньяда тынычлык та урнаштырмадык. Киресенчә, капма-каршысы килеп чыкты бугай. Без бер дә тырышмадык дип әйтеп булмый. Без бар нәрсәне — коммунизмнан алып капитализмга кадәр, Милләтләр Лигасыннан алып атом-төш коралын тыю чараларына кадәр сынап карадык. Сугышларны бетерер өчен шулхәтле күп сугышлар булды ки, хәтта шунысы хәзер ап-ачык: моны ничек эшләргә без белмибез» («New Statesman»).
2. Йәһвә тиздән үзенең җир өстеннән хакимлек итәргә хокукын ничек күрсәтәчәк?
2 Андый борчылулар Йәһвәнең хезмәтчеләрен бер дә гаҗәпләндерми. Изге Язмаларда кешеләр барлыкка китерелгәндә аларга үзләре белән җитәкчелек итәргә сәләт бирелмәгән дип әйтелә (Ирем. 10:23). Йәһвә генә безнең белән хакимлек итә ала. Алай булгач, аның безнең өчен кагыйдәләр урнаштырырга, тормышыбызның максаты нинди булырга тиеш икәнен билгеләргә һәм безгә бу яктан җитәкчелек биреп торырга хакы бар. Өстәвенә, үл тиздән кешелекнең үзе белән идарә итәргә буш омтылуларын бетерер өчен, үз хокукы буенча эш итәчәк. Шул ук вакыт ул аның законлы хакимлеген кире каккан һәм шулай итеп кешеләрне гөнаһ, камилсезлек һәм «бу гасырның илаһы», Шайтан Иблис, коллыгында калуын теләгән кешеләрнең барысын юк итәчәк (2 Көр. 4:4).
3. Ишагыйя Мәсих турында алдан ук нәрсә әйткән булган?
3 Оҗмахта, яңа дөньяда, Йәһвәнең кешелеккә карата ярату тулы хакимлеге Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык аша чагылачак (Дан. 7:13, 14). Аның Патшасы турында Ишагыйя болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Ишай төбеннән үсенте чыгачак, һәм аның тамырларыннан чыккан үренте җимешле булачак. Аңарда Йәһвә рухы, акыллылык һәм аңлау рухы, киңәш һәм куәт рухы, белем һәм Йәһвә алдында курку рухы булачак» (Ишаг. 11:1, 2). Аллаһы «Ишай төбеннән [чыккан] үсентегә», Гайсә Мәсихкә, кешелек белән идарә итәргә кирәкле сәләтләр бирер өчен, үзенең изге рухын ничек кулланган? Аның идарәсе нинди фатихалар китерәчәк? Һәм ул фатихаларны алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?
Гайсә кешелек белән идарә итә ала
4—6. Нинди мөһим белемнәр Гайсәне зирәк һәм кызганучан Патша, Баш рухани һәм Судья булып хезмәт итәргә сәләтле итәчәк?
4 Йәһвә үзенең җирдәге гражданнарының чыннан да зирәк һәм кызганучан Патша, Баш рухани һәм Судья җитәкчелегендә камиллеккә ирешүләрен тели. Менә ни өчен Аллаһы Гайсә Мәсихне сайлаган һәм изге рух ярдәмендә аны бу бик мөһим вазифаларны үтәргә сәләтле иткән. Гайсә моны камил итеп үти алачак. Моның кайбер сәбәпләрен карап чыгыйк.
5 Гайсә Аллаһыны бик якыннан белгән. Бердәнбер Угыл Атасы белән бергә миллиардлаган еллар булганга, аны башкаларга караганда яхшырак белгән. Ул вакыт эчендә Гайсә Йәһвә турында шулхәтле тирән белемнәр алган ки, хәтта аның турында ул «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» дип әйтелгән булган (Көл. 1:15). Гайсә үзе: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дигән (Яхъя 14:9).
6 Йәһвәдән тыш Гайсәнең генә бар иҗади эшләр, шул исәптән кешелек, турында һәрьяклы белеме бар. Көлессәйлеләргә 1:16, 17 дә болай диелә: «Күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның [Аллаһы Улы] аркылы яратылган... [Ул] һәрнәрсәдән элек булган, һәм Аның аркасында бар нәрсә үз урынында тора». Уйлап кына кара: Гайсә «һөнәрче сыйфатында» Аллаһы белән бергә бар нәрсәне барлыкка китерүдә катнашкан! Шуңа күрә ул бөтен Галәмнең һәр җентеклелеген — гади кисәкчәдән алып кешенең искиткеч миенә кадәр белә. Әйе, Гайсә чыннан да зирәклекнең гәүдәләнеше (Гыйб. сүз. 8:12, 22, 30, 31).
7, 8. Аллаһы рухы Гайсәгә аның хезмәтендә ничек ярдәм иткән?
7 Гайсә Аллаһының изге рухы белән майланган булган. «Раббының Рухы Минем өстемдә,— дигән Гайсә,— чөнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерергә, әсирләргә — азатлык, сукырларга — күрә башлауны игълан итәргә, җәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга, Раббының шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә җибәрде» (Лүк 4:18, 19). Гайсә суга чумдырылгач изге рух, күрәсең, аңа кеше булганчыга кадәр белгән бар нәрсәләрне, шул исәптән Аллаһының нияте буенча ул, Мәсих буларак, җирдә хезмәт иткәндә нәрсә башкарырга тиеш икәнен, исенә төшергән. (Ишагыйя 42:1a; Лүк 3:21, 22; Яхъя 12:50 не укы.)
8 Үзенә изге рух бирелгәнгә һәм тәне вә акылы камил булганга, Гайсә җирдә яшәгән иң бөек кеше генә түгел, ә шулай ук иң бөек Остаз да булган. Чыннан да аны тыңлаган халык «Аның өйрәтүенә... хәйран калган» (Мат. 7:28). Бер яктан Гайсә кеше проблемаларының сәбәпләренә — гөнаһ, камилсезлек һәм рухи наданлыкка игътибар итә алган. Шулай ук ул кеше күңелендә нәрсә икәнен күрергә сәләтле булган һәм тиешенчә эш иткән (Мат. 9:4; Яхъя 1:47).
9. Гайсәнең җирдәге хезмәте турында уйлану аңа Идарәче буларак ышанычыңны ничек ныгыта?
9 Гайсә кеше булып яшәгән. Җирдәге тормыш тәҗрибәсе һәм камил булмаган кешеләр белән якын аралашуы Гайсәне яхшы Патша булырга сәләтле иткән. Рәсүл Паул болай дип язган: «Үзен корбан итеп, халыкның гөнаһларын йолар өчен, Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. Чөнки Ул Үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала» (Евр. 2:17, 18). Гайсә үзе вәсвәсәгә дучар булганга, сынаулар кичергән кешеләрнең хәленә керә ала. Бу ул җирдә хезмәт иткәндә ачык итеп күренгән. Авыру, гарип, боеккан кешеләр, хәтта балалар да, үзләрен аның янында иркен хис иткән (Марк 5:22—24, 38—42; 10:14—16). Юаш һәм рухи яктан ач булган кешеләр дә аңа тартылганнар. Ә горур, тәккәбер һәм Аллаһыны яратмаган кешеләр аны кире каккан, нәфрәт иткән һәм аңа каршылык күрсәткән (Яхъя 5:40—42; 11:47—53).
10. Гайсә безне яратканын гаҗәеп итеп ничек күрсәткән?
10 Гайсә безнең өчен үз гомерен биргән. Гайсәнең Идарәче була алганына иң көчле дәлил бу аның безнең хакка үләргә әзер булуыдыр. (Мәдхия 39:7—11 не укы.) «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк»,— дип әйткән Мәсих (Яхъя 15:13). Әйе, үз гражданнары исәбенә бай тормыш алып баручы камил булмаган идарәчеләрдән аермалы буларак, Гайсә кешелек өчен үзенең тормышын биргән (Мат. 20:28).
Аңа йолымны кулланырга вәкаләт бирелгән
11. Ни өчен без Гайсәгә, безнең Йолып алучыга, тулысынча ышана алабыз?
11 Нәкъ Гайсәнең, Баш рухани буларак, үзенең йолым корбаны китерәчәк фатихаларны безнең хакка кулланачагы бик тә урынлы. Дөрестән дә, җирдә хезмәт иткәндә Гайсә үзенең Меңьеллык идарә итүе вакытында Йолып алучы буларак нәрсә эшләячәген алдан ук күрсәткән. Әгәр без тугры булып калсак, боларның барысын күрәчәкбез. Ул авыруларны һәм гарипләрне савыктырган, үлгәннәрне терелткән, күп кешеләрне тукландырган һәм хәтта табигать көчләрен үзенә буйсындырган (Мат. 8:26; 14:14—21; Лүк 7:14, 15). Өстәвенә, Гайсә моны үз хакимлеге һәм көче белән мактану өчен түгел, ә үз яратуын һәм шәфкатен күрсәтер өчен эшләгән. Үзен савыктырырга үтенгән махау чире белән авыручы бер кешегә ул: «Әйе, телим. Тазарын!» — дигән (Марк 1:40, 41). Гайсә үзенең Меңьеллык идарә итүе вакытында боларның барысын зуррак күләмдә эшләячәк.
12. Ишагыйя 11:9 дагы сүзләр ничек үтәләчәк?
12 Мәсих һәм аның хакимдәшләре шулай ук Гайсә якынча 2 000 ел элек башлаган рухи белем бирү эшен дә дәвам итәчәк. Шулай итеп Ишагыйя 11:9 дагы мондый сүзләр тулысынча үтәләчәк: «Җир йөзе, сулар диңгезне тутыргандай, Йәһвә турында белем белән тулачак». Аллаһы бирәчәк бу белем һичшиксез җир һәм хисапсыз күп иҗади эшләр турында ничек кайгыртырга икәне хакында күрсәтмәләрне дә үз эченә алачак. Андый эш башта Адәмгә бирелгән булган. Гайсәнең Меңьеллык идарә итүенең ахырында Аллаһының Яратылыш 1:28 дә язылган беренче нияте гамәлгә ашачак, һәм йолым корбаны тулысынча кулланылган булачак.
Аңа хөкем итү вәкаләте бирелгән
13. Гайсә тәкъвалыкны яратканын ничек күрсәткән?
13 Мәсих — «тереләргә һәм үлеләргә Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган хөкем итүче Хаким» (Рәс. 10:42). Шуңа күрә Гайсәнең сатлык түгел икәнен һәм аның билен тәкъвалык белән тугрылык, билбау кебек, тыгыз буып торганын белү бик юата! (Ишаг. 11:5). Ул комсызлыкны, икейөзлелекне һәм башка явыз эшләрне нәфрәт иткән, ә башкаларның кайгысын уртаклаша белмәгән кешеләрне хөкем иткән (Мат. 23:1—8, 25—28; Марк 3:5). Өстәвенә, Гайсәне кешенең тыштан яхшы булып күренергә тырышуы алдый алмаган, чөнки ул «кешеләрнең күңелләрендә нәрсә барын» белгән (Яхъя 2:25).
14. Гайсә тәквалык белән гаделлекне яратканын хәзер ничек күрсәтә, һәм без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?
14 Гайсә бүгенге көндә дә, дөнья тарихындагы иң зур вәгазь һәм өйрәтү эшен җитәкләп, тәкъвалык белән гаделлекне яратканын күрсәтә. Бернинди кеше, бернинди хөкүмәт, бернинди явыз рух та бу эшне, Аллаһы «булды» дигәнче, туктата алмый. Шуңа күрә без бер дә шикләнмибез, Һармагедуннан соң Аллаһының гаделлеге хөкем сөрәчәк. (Ишагыйя 11:4b; Маттай 16:27 не укы.) Үзеңнән болай дип сора: «Мин, вәгазьләгәндә, кешеләргә Гайсә кебек карыйммы? Хәтта сәламәтлегем я шартларым мөмкинлекләремне чикләсә дә, мин Йәһвәгә иң яхшысын бирәмме?»
15. Нәрсәне истә тоту безгә Аллаһыга иң яхшысын бирергә ярдәм итә ала?
15 Вәгазь эше Аллаһыдан икәнен исебездә тотсак, бу безгә аңа бөтен җаныбыз белән хезмәт итәргә ярдәм итәчәк. Ул бу эшне башкарырга кушкан; үзенең Улы аркылы ул бу эш белән җитәкчелек итә; һәм изге рух аша ул бу эштә катнашкан кешеләргә булыша. Син Аллаһының һәм аның рухы җитәкчелегендәге Улының хезмәттәше булу хөрмәтен кадерлисеңме? Җиде миллионнан артык кеше, күпчелеге «белемнәре дә булмаган... гап-гади» кешеләр, 236 илдә һәм территориядә Патшалык хәбәрен вәгазьли. Йәһвәдән башка аларны моны эшләргә кем дәртләндерә алыр иде? (Рәс. 4:13).
Мәсих аша фатихалар ал!
16. Яратылыш 22:18 дә Аллаһының фатихалары турында нәрсә әйтелә?
16 Йәһвә Ибраһимга: «Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак»,— дип әйткән булган (Ярат. 22:18). Димәк, Аллаһыга һәм аның Улына рәхмәтле булган кешеләр «нәсел орлыгы», Мәсих, китерәчәк фатихаларны ышаныч белән көтә ала. Һәм алачак фатихаларны истә тотып, алар бүген Аллаһыга ашкынып хезмәт итә.
17, 18. Канун 28:2 дә Йәһвә нәрсә вәгъдә иткән, һәм бу безнең өчен нәрсәне аңлата?
17 Ибраһимның нәселенә, Исраил халкына, Аллаһы: «Әгәр Раббы Аллаһыгызның сүзенә колак салсагыз, [Канун килешүендә язылган] бөтен бу фатихалар сезгә килеп ирешер һәм үтәлер»,— дигән (Кан. 28:2). Бу сүзләр Аллаһының бүгенге хезмәтчеләренә дә кагыла. Син Йәһвәнең фатихасын алырга теләсәң, аның «сүзенә колак сал». Ул чакта аның фатихалары сиңа «килеп ирешер һәм үтәлер». «Колак салу» нәрсәне үз эченә ала?
18 «Колак салу» һичшиксез Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне куллану һәм ул биргән рухи ризыкка җитди карау дигәнне аңлата (Мат. 24:45). Бу шулай ук Аллаһыга һәм аның Улына буйсыну да. Гайсә: «Күк Патшалыгына Миңа: „Раббым! Раббым!“ — дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк»,— дигән (Мат. 7:21). Һәм шулай ук «колак салу» бу Аллаһы җыелышта билгеләгән кеше төрендәге «бүләкләргә», өлкәннәргә, теләп буйсынуны да аңлата (Эфес. 4:8).
19. Без ничек фатихалар ала алабыз?
19 Кеше төрендәге «бүләкләр» — бу Җитәкче совет әгъзалары да. Алар бөтен мәсихче җыелышның вәкилләре булып эш итә (Рәс. 15:2, 6). Асылда, без киләчәк зур афәт вакытында башлыча Мәсихнең рухи кардәшләренә булган мөнәсәбәтебез нигезендә хөкем ителәчәкбез (Мат. 25:34—40). Шулай итеп, Аллаһының фатихаларын алыр өчен бер мөмкинлек — бу аның майланган хезмәтчеләренә һәрвакыт булышлык күрсәтү.
20. a) Кеше төрендәге «бүләкләрнең» төп вазифасы нинди? б) Бу кардәшләрне кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?
20 Кеше төрендәге «бүләкләр» бу шулай ук Филиаллар комитетында хезмәт иткән кардәшләр, күчеп йөрүче күзәтчеләр, җыелыш өлкәннәре; аларның барысын да изге рух билгели (Рәс. 20:28). Бу кардәшләрнең төп вазифасы — Аллаһы халкын «иманда һәм Аллаһы Улын танып белүдә бердәм булганга кадәр... иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булганга» кадәр рухи яктан ныгыту (Эфес. 4:13). Сүз дә юк, алар безнең кебек үк камил булмаган кешеләр. Шулай да, без аларның көтүче буларак назлы кайгыртулары өчен рәхмәтле булсак, бу безгә файда китерәчәк (Евр. 13:7, 17).
21. Ни өчен Аллаһы Улына буйсыну безнең өчен үтә мөһим?
21 Тиздән Мәсих Шайтанның явыз төзелешенә каршы чыгачак. Ул вакытта безнең тормышларыбыз Гайсәнең кулында булачак, чөнки Аллаһы аңа алдан ук әйтелгән «бихисап күп кешене» «тереклек суы чишмәләренә алып барырга» хакимлек биргән (Ачыл. 7:9, 16, 17). Шуңа күрә, әйдәгез Йәһвәнең рухы җитәкчелегендәге Патшага зур теләк белән һәм чын күңелдән буйсыныр өчен, хәзер көчебездән килгәнне эшлик.
[Искәрмәләр]
a Ишагыйя 42:1: «Менә, үзем булышкан минем хезмәтчем! Җаным хуплаган минем сайланганым! Мин аңа үз рухымны бирдем. Ул халыкларга гаделлекне ачачак».
b Ишагыйя 11:4: «Ул ярлыларны тәкъвалык белән хөкем итәчәк һәм җирдә яшәүче юашлар хакына гаделлек белән фаш итәчәк. Ул җиргә үз авызының чыбыгы белән сугачак һәм бозыкны үз иреннәренең рухы белән үтерәчәк».
Бу шигырьләрдән сез нәрсә белдегез?
[17 биттәге иллюстрация]
Гайсәнең кызганучан булуы Яһир кызын терелткәндә ачык күренгән
[18 биттәге иллюстрацияләр]
Гайсә Мәсих кеше тарихындагы иң зур вәгазь эшен җитәкли