Мин хакыйкатьнең нинди көчкә ия булганын күрдем
Вито Фраезе сөйләде
СИНЕҢ, бәлкем, Неапольдән (Италия) көньякта урнашкан кечкенә шәһәр, Трентинара, турында ишеткәнең дә юктыр. Минем әти-әнием һәм Анджело исемле абыем шунда туганнар. Анджело туганнан соң, әти-әнием Кушма Штатларга күченеп, Рочестер шәһәрендә (Нью-Йорк) урнашкан. Анда 1926 елны мин туганмын. Әтием беренче мәртәбә Изге Язмаларны өйрәнүчеләр белән (Йәһвә Шаһитләре башта шундый исем йөрткән) 1922 елны танышкан. Тиздән ул әнием белән Изге Язмаларны өйрәнүчеләр булып киткән.
Әтием тыныч һәм уйланучан кеше булса да, гаделсезлек аның ачуын чыгара иде. Руханиларның кешеләрне томаналыкта тотуына ваемсыз кала алмаганга, ул Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланды. Пенсиягә чыккач, ул тулы вакытлы хезмәтне башлады һәм 74 яшендә начар сәламәтлеге вә салкын кышлар аркасында аны калдырды. Хәтта ул чакта да әтием 90 яшенә кадәр аена 40—60 сәгатьләр вәгазьли иде. Аның үрнәге миңа бик нык тәэсир итте. Шаяртырга яратса да, ул җитди кеше иде. «Хакыйкатькә җитди карарга кирәк»,— дип әйтә иде ул.
Әти-әнием бар биш баласын да Аллаһы Сүзенә өйрәтергә тырышты. 1943 елны, 23 августта мин суга чумдырылдым һәм 1944 елның июль аенда пионер хезмәтен башладым. Апам Кармела Дженива шәһәрендә (Нью-Йорк) Ферн исемле җитез һәм чая гына апа-кардәш белән пионер булып хезмәт итә иде. Ферн белән үз тормышымны бәйлисе килгәнемне мин тиз аңлап алдым. Һәм 1946 елны август аенда без өйләнештек.
Миссионер хезмәте
Безне махсус пионерлар итеп билгеләделәр: башта без Дженива, ә аннан соң Норидж шәһәрләрендә (Нью-Йорк штаты) хезмәт иттек. Аннары безгә зур хөрмәт күрсәтелде. 1948 елның августында без Галаадның 12 нче классында укый башладык. Укып бетергәч, безне Карл һәм Джоанн Риджуэй исемле икенче миссионер пар белән Неапольгә (Италия) билгеләделәр. Ул вакытта Неапольне сугыштан соң яңадан торгызырга тырышалар иде. Яшәр өчен йорт табу авыр иде, шуңа күрә без берничә ай дәвамында ике бүлмәле бер кечкенә квартирада тордык.
Мин әти-әниемнең Неаполь якларында булган диалектта сөйләшкәннәрен ишетеп үскәнгә, америка акцентыма карамастан, итальянча ярыйсы гына сөйләшә идем. Фернга бу яктан авыррак булды. Ләкин шуны әйтергә кирәк: ул мине тел ягыннан куып та җитте һәм хәтта узып та китте.
Башта без Неапольдә хакыйкать белән кызыксынган дүрт кешедән торган бер гаиләне генә тапкан идек. Алар контрабанда сигареты саталар иде. Һәр эш көне бу гаиләнең бер әгъзасы, Тереза, искитәрлек итеп үзгәрә иде. Иртән юбкасының күпсанлы кесәләренә салган сигарет белән ул юан булып күренсә, кич белән колга кебек ябык иде. Хакыйкать бу гаиләне тулысынча үзгәртте. Нәтиҗәдә, бу гаиләнең 16 әгъзасы Йәһвә Шаһите булып китте. Хәзер Неапольда якынча 3 700 кеше Йәһвәгә хезмәт итә.
Каршылык белән очрашабыз
Нибары тугыз айдан соң хакимият кешеләре дүртебезне дә Неапольдән китәргә мәҗбүр итте. Без якынча бер айга Швейцарияга китеп, туристлар визасы буенча яңадан Италиягә кайттык. Безне Ферн белән Туринга билгеләделәр. Башта бер ханым безгә бер бүлмәсен арендага бирде, һәм без аның ванна бүлмәсе һәм кухнясы белән файдаландык. Риджуэйлар Туринга килгәч, без бергә бер йортны арендага алдык. Тора-бара ул йортта биш миссионер пар яши башлады.
1955 елда, хакимият кешеләре безне Туриннан китәргә мәҗбүр иткәндә, инде дүрт яңа җыелышка нигез салынган иде. Андагы сәләтле абый-кардәшләр хәзер ул җыелышлар турында кайгырта алыр иде. «Без бер дә шикләнмибез, сез, америкалылар, китү белән сезнең бар эшләрегез юкка чыгачак»,— дип әйткән иде безгә түрәләр. Ләкин аннан соңгы үсеш бу эшнең уңышы Аллаһыдан торганын күрсәтте. Бүген Туринда 56 җыелышта 4 600 дән артык Йәһвә Шаһите хезмәт итә.
Флоренция — гаҗәеп шәһәр
Аннары безне Флоренциягә билгеләделәр. Бу шәһәр турында без күпне белә идек, чөнки ул шәһәрдә миссионерлар булып апам Кармела үз ире Мерлин Хартцлер белән хезмәт итәләр иде. Ләкин анда яшәүне күз алдыңа гына китереп кара: Синьория мәйданы, Веккио күпере, Микеланджело бакчасы, Питти сарае — бу урыннар аны гаҗәеп шәһәр итә иде! Ә Флоренциядә яшәгән кайбер кешеләрнең яхшы хәбәргә мөнәсәбәтләрен күреп, без шатлык кичерә идек.
Без бер ирле-хатынлы һәм аларның балалары белән Изге Язмаларны өйрәндек, һәм бу ирле-хатынлы суга чумдырылды. Әмма әти кеше тәмәке тарта иде. 1973 елны бер басмабызда тәмәке тарту турында, ул пычрак гадәт, дип әйтелгән иде һәм укучылар бу гадәтне ташларга чакырылды. Олы балалары әтисеннән тартмаска үтенгән. Ул бу гадәтен ташларга вәгъдә иткән, ләкин һаман да тарта иде. Бер кичне аның хатыны тугыз яшьлек игезәкләрне дога кылмыйча йокларга җибәргән. Соңрак ул дога кылмаганына борчылып, аларның бүлмәсенә кергән. Алар инде үзләре дога кылган булганнар. «Нәрсә турында дога кылдыгыз?» — дип сораган ул. «Без: „Йәһвә, әтиебезгә тартуын ташларга ярдәм итче“,— дип сорадык». Хатыны үз ирен: «Кил әле, балаларыңның догасын тыңла әле»,— дип чакырган. Догаларын тыңлагач, ул: «Мин бүтән беркайчан да тартмаячакмын!» — диеп, елый башлаган. Ул үз вәгъдәсен тотты, һәм хәзер бу гаиләнең ким дигәндә 15 әгъзасы — Йәһвә Шаһитләре.
Африкада хезмәт итәбез
1959 елны безне башка ике миссионер, Артуро Леверис һәм абыем Анджело, белән Могадишо шәһәренә (Сомали) күчерделәр. Анда, без килгәндә, сәяси хәл киеренке иде. БМО кушуы буенча, Италия Сомалины мөстәкыйльлеккә алып барырга ярдәм итәргә тиеш булган, ләкин андагы хәл начарлана гына кебек иде. Изге Язмаларны өйрәнгән кайбер италиялеләр бу илдән китте, һәм анда җыелыш оештыру мөмкин түгел иде.
Ул вакытта зона күзәтчесе миңа үз ярдәмчесе итеп хезмәт итәргә тәкъдим итте. Шуңа күрә без тирә-яктагы илләргә бара башладык. Без өйрәнгән кайбер кешеләр рухи яктан үсте, ләкин аларга каршылыклар аркасында үз илләрен калдырып китәргә туры килде. Башкалар, бик күп газапларга дучар булса да, үз илләрендә калды. Аларның Йәһвәгә булган мәхәббәтләре һәм тугры булып калыр өчен кичергән авырлыклары турында уйланганда хәзер дә күңелләребез тула.
Сомали белән Эритреядә һава еш кына бик эссе һәм дымлы булды. Ә андагы кайбер ашамлыклар, борычлы булганга, безне хәтта «дөрләтеп» җибәрә иде. Андый ризыкларның берсен беренче мәртәбә бер өйрәнүчедә ашаганда, хатыным колаклары турында, алар светофорның кызыл уты кебек янып китте, дип шаяртты.
Анджело белән Артуроны икенче урынга билгеләгәч, без үзебез генә калдык. Җиңел түгел иде, чөнки безне дәртләндереп торучы булмады. Әмма бу безгә Йәһвәгә якынлашырга һәм аңа тагы да ныграк өметләнергә ярдәм итте. Гаҗәеп хәл, әмма вәгазьләү эше тыелган илләргә баруыбыз рухыбызны күтәреп тора иде.
Сомалида төрле кыенлыклар булды. Суыткыч булмаганга, без бер көнгә генә ризык сатып ала идек; бу чүкеч балык кисәкләре я җиләк-җимешләр, мәсәлән манго, папайя, грейпфрут, кокос яки банан була иде. Безгә еш кына бөҗәкләр белән көрәшергә туры килде. Кайвакыт берәрсе белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә алар муеннарыбызга куна иде. Шулай да безнең мотороллер бар иде, шуңа күрә безгә кыздырып торган кояш астында сәгатьләр буе җәяү йөрергә туры килмәде.
Италиягә кайтабыз
Дусларыбызның юмартлыгы ярдәмендә без банан ташый торган корабль белән Италиягә барып җитеп, Туринда 1961 елда үткән халыкара конгресска бара алдык. Анда без икенче урынга билгеләнәчәгебезне белдек. 1962 елны, сентябрьдә без Италиягә кайттык. Мин анда район күзәтчесе булып хезмәт итә башладым. Без бер кечкенә машина сатып алдык һәм аның белән биш ел дәвамында ике район буенча йөрдек.
Африкадагы эсседән соң безгә хәзер салкынга чыдарга туры килә иде. Беренче кышны, Альп таулары итәгендәге җыелышка килгәндә, без җылытылмый торган бүлмәдәге печән өстендә йокладык. Анда шул хәтле салкын иде, безгә хәтта пальтоларда йокларга туры килде. Ул төнне салкыннан дүрт тавык һәм ике эт үлде!
Соңыннан мин өлкә күзәтчесе булып та хезмәт иттем. Ул елларда без бөтен Италияне гизеп чыктык. Кайбер якларга без, мәсәлән Калабрия белән Сицилиягә, күп тапкырлар бардык. Без яшьләрне рухи яктан үсәргә һәм җыелыштагы күзәтчеләр, күчеп йөрүче я Вефиль хезмәтчеләре булып хезмәт итәр өчен максатлар куярга дәртләндерә идек.
Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт иткән тугры дусларыбыздан без күпкә өйрәндек. Без аларның сыйфатларын, мәсәлән Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлеген, юмартлыгын, имандашларын яратуын, шартларга ияләшә белү һәм фидакарьлек рухларын кадерләп, аларга рәхмәтле булдык. Без закон нигезендә дини хезмәтчеләр итеп танылган Йәһвә Шаһитләренең (ә бу илдә еллар элек бу акылга сыймаслык хәл иде) Патшалык Залларында үткәргән никахлашуларына бардык. Җыелышлар үз очрашуларын инде кардәшләрнең кухняларында үткәрми я, кардәшләр программаны, Туринда булган кебек, такталарга утырып тыңламый. Күпчелек җыелышларның Йәһвәне данлый торган гүзәл Патшалык Заллары бар. Без конгрессларыбызны инде таләпләргә туры килми торган театрларда түгел, ә зур Конгресс Залларында үткәрәбез. Һәм вәгазьчеләр санының 243 000 нән артканын күрү бик шатландыра. Без Италиягә килгәндә анда 490 Йәһвә Шаһите генә иде.
Без дөрес сайлаулар ясадык
Без кайбер авырлыклар кичерә идек, шул исәптән туган якларыбызны сагындык һәм авырган чакларыбыз да булды. Ферн диңгезне күргән саен өйне сагына иде. Аңа шулай ук өч җитди операция кичерергә туры килде. Бер тапкыр, ул Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә барганда, бер каршы килүче аңа сәнәк белән ташланган иде. Моның аркасында да ул хастаханәгә эләкте.
Кайвакыт боеккан булсак та, без, Иремиянең елавы 3:24 тә язылган буенча, «Йәһвәне көттек». Ул — юаныч Аллаһысы. Бервакыт, төшенкелеккә бирелгән чагыбызда, Ферн Нейтан Норр кардәштән гаҗәеп бер хат алды. Ул, Ферн кебек, Пенсильваниядән булган немец хатыннарының көчле һәм сабыр булуын яхшы белгәне турында язган иде, чөнки ул Ферн пионер хезмәтен башлаган Бетлехем янында (Пенсильвания) туган булган. Ул хак иде. Еллар дәвамында без төрлечә һәм күп кешеләрдән юаныч алдык.
Без, авырлыкларга карамастан, хезмәттәге ашкынуыбызны тере килеш сакларга тырыштык. Ашкыну рухын чыжылдый торган Ламбруско исемле бик тәмле шәраб белән чагыштырып, Ферн болай дип шаярта: «Без рухыбызның үз чыжылдавын югалтуына юл куймаска тиеш». 40 елдан күбрәк район һәм өлкә хезмәтендә булганнан соң, без яңа хөрмәткә ия булдык: без Италиядә башка телләрдә төркемнәр һәм җыелышлар оештыра һәм аларга килеп китә башладык. Андый төркемнәр Бангладеш, Кытай, Эритрея, Эфиопия, Гана, Һиндстан, Нигерия, Филиппин, Шри-Ланка һәм башка җирләрдән булган кешеләргә вәгазьли. Без Аллаһы Сүзенең Йәһвә шәфкатен татыган кешеләрнең тормышын искиткеч итеп үзгәрткәнен күрдек. Ул очракларны язып куяр өчен китап та җитмәс (Мих. 7:18, 19).
Без һәр көн Йәһвәдән хезмәтебезне дәвам итәргә кирәкле эмоциональ һәм физик көч бирүен сорыйбыз. Раббы биргән шатлык — бу безнең көчебез. Бу безнең күзләребезне балкыта һәм без тормышыбызны Изге Язмалардагы хакыйкатьне таратырга багышлап, дөрес сайлау ясаганыбызга бер дә шикләнмибез (Эфес. 3:7; Көл. 1:29).
[27—29 биттәге схема/иллюстрацияләр]
(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)
Әти-әнием Рочестер шәһәрендә (Нью-Йорк)
1948
Лансинг шәһәренең көньягында Галаад мәктәбендә укыганда
1949
Ферн һәм мин Италиягә китәр алдыннан
Капри (Италия)
1952
Без башка миссионерлар белән Туринда һәм Неапольдә
1963
Ферн Изге Язмаларны өйрәнүчеләре белән
«Без рухыбызның үз чыжылдавын югалтуына юл куймаска тиеш»