Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 15.2. 12 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Һарун уллары
    Сүзлек
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 15.2. 12 б.

Укучыларның сораулары

Ни өчен Мусаның Һарун угыллары Элгазар белән Итамарга, аларның туган абыйлары Надаб белән Абиһу үлгәннән соң, ачуы чыккан, һәм Мусаның бу ачуы ничек басылган булган? (Лев. 10:16—20).

Руханилык хезмәтен билгеләгәннән соң, Йәһвә Һарунның Надаб белән Абиһу исемле угылларын үтергән, чөнки алар Аллаһы алдына рөхсәт ителмәгән ут китергән булган (Лев. 10:1, 2). Муса Һарунның исән калган угылларына үзләренең үлгән абыйлары хакында кайгырмаска кушкан. Берникадәр вакыт үткәч, Мусаның Элгазар белән Итамарга ачуы чыккан, чөнки алар гөнаһ йолу корбаны итеп китерелгән кәҗә тәкәсенең итен ашамаган (Лев. 9:3). Ни өчен Мусаның моңа ачуы чыккан?

Йәһвә Мусага биргән законнарда гөнаһ йолу корбанын китергән рухани аның бер өлешен изге чатырның ишегалдында ашарга тиеш дип әйтелгән булган. Шулай эшләү шул корбанны китергән кешене гөнаһларыннан арындыра дип саналган. Ләкин корбан канының бер өлеше чатырның Изге бүлмәсенә кертелсә, корбанны ашарга ярамаган. Ул тулысынча яндырылырга тиеш булган (Лев. 6:24—26, 30).

Күрәсең, Һарунның ике улы үлгән көнне Муса мондый карарга килгән: аңа, Йәһвәнең бар әмерләре дә үтәлсен өчен, үзенә күзәтеп торырга кирәк. Гөнаһ йолу корбанының — кәҗә тәкәсенең каны Изге бүлмәгә Йәһвә алдына китерелмәгән булган, ә итен яндырганнар. Моны белгәч, Муса Элгазар белән Итамардан, ни өчен алар Йәһвәнең әмеренә каршы килеп, корбанның итен ашамаганнар дип ачу белән сораган (Лев. 10:17, 18).

Мусаның соравына Һарун җавап биргән. Чөнки теге руханилар, күрәсең, Һарунның рөхсәте белән шулай эшләгән. Һарунның ике улы, Надаб белән Абиһу, үлемгә тапшырылганнан соң, ул, бәлки, болай дип уйлагандыр: бу көнне гөнаһ йолу корбаныннан берәр рухани чиста вөҗдан белән ашый алыр микән? Бәлки, ул, Элгазар белән Итамар ике үлгән улының гөнаһында турыдан-туры гаепле булмасалар да, алар корбаннан ашасалар, Йәһвә моны мәгъкуль күрмәс дип уйлаган (Лев. 10:19).

Һарунның андый уйларына аеруча мондый уй тәэсир иткәндер: аның гаиләсе руханилар булып хезмәт итүләрен беренче тапкыр башкарганда, Аллаһы хуплаганны эшләр өчен хәтта иң кечкенә нәрсәләрдә дә бик сак булырга тиеш. Әмма Надаб белән Абиһу Йәһвә исемен хурлаган, һәм аларга Аллаһының ачуы чыккан. Шуңа күрә Һарун болай дип уйлагандыр: андый гөнаһ руханилар гаиләсендә эшләнгән, димәк бу гаиләдән берәү дә изге корбаннан ашый алмый.

Муса, күрәсең, үз абыйсының аңлатуын хуп күргән, чөнки ахырда болай дип әйтелә: «Һарунның җавабын ишеткәч, Муса аның фикерен хуплады» (Лев. 10:20). Йәһвә дә, күрәсең, Һарунның җавабы белән канәгать калган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу