Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 15.11. 21 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Мәсихне баганага кадаклау сәгатен төгәл билгеләп буламы?
  • Марк. Аңлатмалар. 15 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Лүк китабына кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Марк китабына кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 15.11. 21 б.

Укучыларның сораулары

Гайсә Мәсихне баганага кадаклау сәгатен төгәл билгеләп буламы?

Ни өчен бу сорау туа? Чөнки Гайсәнең үлеме турында Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган шәкерт Маркның һәм рәсүл Яхъяның хәбәрләре арасында аерма бар кебек тоела. Марк болай дип язган: «[Гаскәриләр] Аны иртәнге сәгать тугызда хачка кадакладылар» (Марк 15:25). Яхъяның сүзләре буенча, Пилат Гайсәне кадакларга дип яһүдләргә тапшырганда, «көндезге сәгать уникеләр тирәсе иде» (Яхъя 19:14—16). Изге Язмаларның белгечләре бер-берсенә туры килмәгән кебек тоелган бу аермалыкны ачыкларга теләп, төрле аңлатмалар китерә. Әмма бу ике хәбәр арасындагы аерманы аңлатыр өчен, Изге Язмаларда җитәрлек мәгълүмат юк. Шулай да ул көннәрдә яшәгән кешеләрнең вакытны ничек исәпләгәннәрен карап чыгу бу яктан ярдәм итә ала.

Б. э. I гасырында төгәл сәгатьләр булмаганлыктан вакытны кояшка карап билгеләгәннәр. Өстәвенә, кояш чыгу һәм кояш баю вакыты ел дәвамында өзлексез үзгәреп торган. Димәк, вакыт якынча исәпләнгән булган. Мәсихче Грек Язмаларында вакыйгалар гадәттә иртәнге 9 да, көндезге 12 дә һәм 3 тә булган дип әйтелә, һәм бу — якынча билгеләнгән вакыт (Мат. 20:3, 5; Рәс. 10:3, 9, 30).

Гайсәнең җирдә яшәгән соңгы көнендә булган вакыйгалар һәм аларның вакыты турында әйткәндә, Инҗилдә бәян ителгән хәбәрләр бер-берсенә каршы килми. Бәян итүчеләрнең дүртесе дә баш руханилар белән халык аксакалларының таң аткач очрашканнары, ә аннары Гайсәне Рим хакиме Понти Пилат кулына тапшырганнары турында язганнар (Мат. 27:1; Марк 15:1; Лүк 22:66; Яхъя 18:28). Маттай, Марк һәм Лүк хәбәрләре буенча, көн уртасыннан башлап, Гайсә инде җәфалану баганасында асылынып торганда, «көндезге сәгать өчкә кадәр» бөтен җир өстен караңгылык каплап алган булган (Мат. 27:45, 46; Марк 15:33, 34; Лүк 23:44).

Гайсәне баганага кадаклау вакытын билгеләгәндә бер мөһим якка игътибар итәргә кирәк: камчылау яки кыйнау җәзалап үтерелүнең өлеше булып саналган. Кайчак камчылау шулхәтле көчле булган ки, кеше хәтта үлгән. Гайсәне, күрәсең, бик нык камчылап кыйнаганнар, чөнки ул җәфалану баганасын күтәреп күпмедер ара үткәч, багананы башка кешегә күтәреп барырга туры килгән (Лүк 23:26; Яхъя 19:17). Әгәр камчылау җәзалап үтерелүнең башы дип саналса, димәк, Гайсәне җәфалану баганасына кадаклаганчы күпмедер вакыт үтәргә тиеш булган. Шуңа күрә төрле кешеләр җәзалау вакытын төрлечә күрсәтә алган, һәм бу аларның Гайсәгә җәза бирелгәндә вакытка кайчан игътибар иткәннәренә бәйле булган.

Рәсүл Яхъяның Яхшы хәбәре иң соңгысы итеп бәян ителгән булган. Шуңа күрә ул башкаларның бәян ителгән Яхшы хәбәрләренә мәрәҗәгать итә алган. Чыннан да, Яхъя күрсәткән вакыт Маркныкыннан аерылып тора. Бу Яхъяның үз хәбәрен Марк хәбәреннән күчереп язмаганына ачык дәлил булып тора. Яхъя дә, Марк та Аллаһы тарафыннан рухландырылган булган. Изге Язмаларда бу аерманы аңлатыр өчен җитәрлек мәгълүмат булмаса да, без Инҗилнең беренче дүрт китабына ышана алабыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу