Эчтәлек
ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘЛӘРЕ
2–8 МАРТ 2015
Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз һәм фатихалар алыгыз
8 БИТ • ҖЫРЛАР: 2, 28
9–15 МАРТ 2015
Ни өчен без Хуҗабызның кичке ашын үткәрәбез?
13 БИТ • ҖЫРЛАР: 8, 5
16–22 МАРТ 2015
18 БИТ • ҖЫРЛАР: 36, 51
23–29 МАРТ 2015
Йәһвә никахыгызны ныгытсын һәм сакласын
23 БИТ • ҖЫРЛАР: 36, 50
30 МАРТ 2015 — 5 АПРЕЛЬ 2015
Суынмас мәхәббәт. Ул мөмкинме?
28 БИТ • ҖЫРЛАР: 3, 18
ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘЛӘРЕНЕҢ МАКСАТЫ
▪ Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз һәм фатихалар алыгыз
Без фатихаларыбыз хакында уйланып һәм Йәһвәгә алар өчен рәхмәтләребезне белдереп рәхмәт хисен үстерербез һәм аны саклап калырбыз. Рәхмәтле булу безне яхшылыкның кадерен белмәүдән саклар һәм авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм итәр. 2015 елның еллык шигыре безгә моны искә төшереп торыр.
▪ Ни өчен без Хуҗабызның кичке ашын үткәрәбез?
Бу мәкаләдә ни өчен без Гайсәнең үлемен искә алырга тиеш икәне карала. Кичәдәге икмәк белән шәраб нәрсәне аңлата? Һәм кеше бу символлардан авыз итәргә тиешме, юкмы икәнен ничек билгели ала? Шушы сорауларга да җавапны бу мәкаләдән белербез. Бу мәкаләдә без шулай ук Кичәгә үзебез ничек әзерләнә алганыбызны карап чыгарбыз.
▪ Нык һәм бәхетле гаилә төзегез
▪ Йәһвә никахыгызны ныгытсын һәм сакласын
Ирле-хатынлылар авырлыклар кичерә һәм вәсвәсәләр белән көрәшә. Шулай да Йәһвәнең ярдәме белән нык һәм бәхетле гаилә төзеп була. Беренче мәкаләдә без нык һәм какшамас никахның биш рухи «ташын» карап чыгарбыз. Анда бу «ташларны» ябыштыра алган «цемент измәсе» турында да сүз барыр. Икенче мәкаләдә без никахны рухи яктан ныгытып, аны әхлаксызлыктан ничек саклап калып була икәненә игътибар итәрбез.
▪ Суынмас мәхәббәт. Ул мөмкинме?
Ир кеше белән хатын-кыз арасында чын мәхәббәт нинди ул? Гомерлек мәхәббәт мөмкинме? Андый яратуны ничек күрсәтеп була? Җырларның җыры китабыннан без суынмас мәхәббәт турында күп нәрсәгә өйрәнербез.
БУ БАСМАДА ШУЛАЙ УК
ТЫШЛЫК: Кардәшләр Берн Альплары янында урнашкан матур Гриндельвальд авылында Изге Язмалар кулланып вәгазьли