Вөҗданыгыз ышанычлы киңәшчеме?
«Бу әмер бездә ихлас күңелдән, саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт булсын өчен бирелә» (1 ТИМ. 1:5).
1, 2. Вөҗданны безгә кем бүләк иткән, һәм ни өчен безгә моның өчен рәхмәтле булырга кирәк?
ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ кешеләрне ихтыяр иреге, ягъни сайлау иреге белән барлыкка китергән. Аллаһы беренче ир белән хатынга һәм аларның токымнарына яхшы киңәшче — вөҗдан, ягъни яхшылык белән яманлыкны аерып торучы эчке тойгы биргән. Вөҗданны дөрес куллансак, ул безгә яхшылык кылырга һәм дөрес булмаган эшләрдән качарга ярдәм итәчәк. Шулай итеп, вөҗдан Аллаһының безне яратуына дәлил булып тора һәм ул кешеләрнең бердәмлектә яшәүләрен һәм яхшылык кылуларын тели икәнен күрсәтә.
2 Бүгенге кешеләр дә андый бүләккә ия. (Римлыларга 2:14, 15 укы.) Күпләр Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәмәсә дә, кайберәүләр еш яхшылык кыла һәм яманлыкны нәфрәт итә. Күп кешеләргә вөҗданнары явыз эшләр кылырга рөхсәт итми. Бер кешенең дә вөҗданы булмаса, дөнья бик начар булыр иде! Ул чакта без явызлык турында күпкә ешрак ишетер идек. Кешеләргә вөҗдан биргәне өчен без Аллаһыга шулкадәр рәхмәтле!
3. Вөҗдан безгә җыелышта ничек булыша ала?
3 Башка кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвә хезмәтчеләре үз вөҗданнарын өйрәтергә тырыша. Алар үз вөҗданнарының Аллаһы Сүзендә язылган яхшылык һәм яманлык нормалары буенча эш итүен тели. Дөрес өйрәтелгән вөҗдан мәсихчеләргә җыелышта бердәмлек сакларга ярдәм итә. Әмма мәсихчегә вөҗданын өйрәтер һәм кулланыр өчен Изге Язмаларны өйрәнү генә җитми. Изге Язмалардан күренгәнчә, саф вөҗдан иман һәм мәхәббәт белән бәйле. Паул болай дип язган: «Бу әмер бездә ихлас күңелдән, саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт булсын өчен бирелә» (1 Тим. 1:5). Без вөҗданны өйрәткәндә һәм аның буенча эш иткәндә, Йәһвәгә карата мәхәббәтебез һәм иманыбыз ныгый бара. Вөҗданны ничек итеп куллануыбыздан рухилыгыбыз, йөрәк торышыбыз һәм безнең Йәһвәгә ярарга теләгебез никадәр көчле икәне күренә. Әйе, эчке тавышыбыз безнең чынында нинди шәхес булуыбызны ачыклый.
4. Без вөҗданыбызны ничек өйрәтә алабыз?
4 Вөҗданны ничек өйрәтеп була? Моның өчен безгә регуляр рәвештә дога кылып Изге Язмаларны өйрәнергә, укыганнарыбыз турында уйланырга һәм алган белемне тормышта кулланырга кирәк. Бу үз эченә фактларны һәм әмерләрне белүдән күбрәкне ала. Изге Язмаларны өйрәнү ярдәмендә без Йәһвәнең нинди шәхес булуын, аның сыйфатларын, нәрсә яратканын, ә нәрсә яратмаганын яхшырак аңларга телибез. Өйрәтелгән вөҗдан безгә Йәһвә Аллаһының юлларын яхшырак аңларга һәм кадерләргә ярдәм итә. Вөҗданыбызны өйрәткән саен, фикер йөртү рәвешебез Йәһвәнекенә күбрәк охшый башлый.
5. Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?
5 Әмма карарлар кабул иткәндә, яхшы өйрәтелгән вөҗдан безгә ничек булыша ала? Без кардәшләрнең вөҗданнарын хөрмәт итүебезне ничек күрсәтә алабыз? Вөҗдан безне игелекле эшләргә ничек этәрә ала? Бу сорауларны исебездә тотып, әйдәгез, вөҗдан булыша алган өч өлкәне карап чыгыйк: 1) сәламәтлек турында кайгырту, 2) күңел ачу һәм 3) хезмәт итү.
АКЫЛЛЫ БУЛЫГЫЗ
6. Кайбер мәсихчеләрнең нинди өлкәдә сораулары туа?
6 Изге Язмалар безне зыянлы эшләрдән качарга һәм ашау, эчү кебек гадәтләрдә тыйнак булырга дәртләндерә (Гыйб. сүз. 23:20; 2 Көр. 7:1). Картайсак та, чирләсәк тә, Изге Язмалардагы принципларны кулланганда без ниндидер дәрәҗәдә сәламәтлегебезне саклауга өлеш кертәбез. Кайбер илләрдә традицион медицинадан тыш альтернатив медицина да бар. Еш кына филиалларга нинди дәвалау ысулын сайларга икән дип уйланучы абый һәм апа-кардәшләрдән хатлар килә. Күпләр: «Йәһвә хезмәтчесе теге я бу дәвалауны кабул итә аламы?» — дип сорый.
7. Безгә дәвалауга кагылышлы карарларны кабул итәргә нәрсә ярдәм итә ала?
7 Сәламәтлек белән бәйле сораулар турында әйткәндә, филиалның да, җыелыштагы өлкәннәрнең дә, хәтта мәсихче үзе алардан сораса да, аның өчен карар кабул итәргә хокуклары юк (Гәл. 6:5). Әлбәттә, алар кардәшкә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәр өчен Йәһвәнең Сүзенә игътибар итә ала. Мәсәлән, мәсихче «каннан... тыелыгыз» дигән Изге Язмалардагы әмерне истә тотарга тиеш (Рәс. 15:29). Бу канны я аның дүрт төп компонентын куллану белән бәйле дәвалаудан тыелуны аңлата. Моны белү, мәсихче шул дүрт компонентның кече фракцияләрен куллану белән бәйле дәвалауны сайлаганда да, аның нинди карар кабул итәчәгенә тәэсир итәрa. Дәвалау ысулын сайлаганда безгә Изге Язмалардагы тагын нинди киңәш ярдәм итә ала?
8. Филипиялеләргә 4:5 тәге сүзләр безгә сәламәтлекне кайгырту белән бәйле сорауларда ничек булыша ала?
8 Гыйбрәтле сүзләр 14:15 тә: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар»,— дип әйтелә. Кайбер чирләрне дәвалау ысулларын әлегә уйлап тапмаганнар. Шуңа күрә кешеләр берәр дәвалау төре файда китерә дисәләр дә, моңа бернинди дәлилләр булмаса, сак булырга кирәк. Аллаһы тарафыннан рухландырылып Паул: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын»,— дип язган (Флп. 4:5). Акыллылык күрсәтеп, без сәламәтлеккә чиктән тыш күп вакыт сарыф итеп рухи эшләрне икенче урынга куймабыз. Сәламәтлек турында кайгыртуны тормышыбызда беренче урынга куйсак, үзебезне генә кайгырта башлавыбыз бар (Флп. 2:4). Рухи эшләр безнең өчен иң мөһиме, шуңа күрә сәламәтлек белән бәйле сорауларда без акыллылык сакларга тырышабыз. (Филипиялеләргә 1:10 укы.)
Сез үз карашыгызны башкаларга тагасызмы? (9 нчы абзацны кара.)
9. Римлыларга 14:13, 19 дагы сүзләр сәламәтлек белән бәйле сорауларда безгә ничек булыша ала, һәм нәрсә аркасында бердәмлегебез бозыла ала?
9 Акыллы мәсихче башкаларга үз карашын такмас. Европа илләренең берсендә бер ирле-хатынлы биологик актив өстәмәләрне һәм диетаны ашкынып тараткан. Алар кайбер кардәшләрне шул өстәмәләрне кулланырга күндергән, башкалары исә ризалашмаган. Вакыт узу белән бу өстәмәләр файда китермәгәч, күп кенә кардәшләрнең ачуы чыккан. Бу ирле-хатынлының үзләре өчен диета һәм биологик актив өстәмәләрне сайлау хокукы булса да, сәламәтлек турында кайгыртып җыелышның бердәмлеген куркыныч астына кую акыллы булганмы? Борынгы Римдагы мәсихчеләрнең кайбер ризыкларга һәм бәйрәмнәргә карашлары төрле булган. Паул аларга нинди киңәш биргән? Бәйрәмнәр турында әйткәндә, ул болай дигән: «Берәү ниндидер бер көнне башка көннән мөһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр көнне бертөрле дип саный. Һәркем үз карарына тулысынча инанган булсын». Әйдәгез, кардәшләр юлына абыну ташы куймаска тәвәккәл булыйк. (Римлыларга 14:5, 13, 15, 19, 20 укы.)
10. Ни өчен безгә башкаларның шәхси карарларын хөрмәт итәргә кирәк? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
10 Берәр кардәшнең шәхси сорауда кабул иткән карарын аңламасак та, без аны шунда ук хөкем итәргә я аңа үз карашыбызны тагарга тиеш түгел. Бәлки, аның вөҗданы чиктән тыш сизгер я әлегә «көчсез» һәм аны өйрәтәсе бардыр (1 Көр. 8:11, 12). Я безгә үз вөҗданыбызны тикшерергә һәм Аллаһы принципларына туры китерер өчен аны өйрәтүебезне дәвам итәргә кирәктер. Сәламәтлекне кайгырту белән бәйле сорауларда һәрберебез карарны үзе кабул итәргә һәм аның өчен җаваплы булырга тиеш.
ФАЙДАЛЫ КҮҢЕЛ АЧУ
11, 12. Изге Язмалардагы нинди киңәш безгә файдалы күңел ачуны сайларга булыша ала?
11 Күңел ачулар безгә шатлык һәм файда китерә ала. Йәһвә безне шундый итеп барлыкка китергән. Сөләйман «елау вакыты бар» һәм «бию вакыты бар» дип язган (Вәг. 3:4). Әмма кайбер күңел ачулар файда һәм көч бирми. Күңел ачуга чиктән тыш күп вакыт сарыф итү я бик еш күңел ачу дөрес булмас иде. Вөҗдан безгә файдалы һәм көч бирүче күңел ачуны сайларга ничек булыша ала?
12 Изге Язмалар безне «гөнаһлы тәннең эшләреннән» кисәтә. Андый эшләр «фахишәлек, нәҗеслек, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, тарткалашу, көнләшү, ачу, бәхәсләр, бүленешләр, секталар, көнчелек, эчкечелек, тыелгысыз эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш нәрсәләрне» үз эченә ала. Паул «андый тормыш алып баручылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» дип язган (Гәл. 5:19—21). Шуңа күрә үзебезгә мондый сораулар бирик: «Вөҗданым мине ярыш, милләтчелек рухын уятучы һәм көч куллануга этәрүче агрессив спорт төрләреннән качарга дәртләндерәме? Эчке тавышым мине порнографик өзекләр булган я әхлаксызлыкка, эчкечелеккә һәм спиритизмга дәртләндерә торган фильмнарны караудан кисәтәме?»
13. Күңел ачуга килгәндә, 1 Тимутигә 4:8 һәм Гыйбрәтле сүзләр 13:20 дәге киңәшләр безгә ничек булыша ала?
13 Күңел ачуга килгәндә, Изге Язмалардагы принциплар безгә вөҗданны тәрбияләргә ярдәм итә ала. Андый принципларның берсе — «тән өчен күнегүләрнең файдасы аз» (1 Тим. 4:8). Күпләр регуляр рәвештә күнегүләр ясасаң, бу сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә һәм көч өсти икәнен күргән. Күнегүләрне башка кешеләр белән бергә ясарга булсак, ул кешеләрнең кем булуы мөһимме? Гыйбрәтле сүзләр 13:20 дә болай диелә: «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар». Бу сүзләрдән күренгәнчә, күңел ачулар сайлаганда без Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыбызны тыңларга тиеш.
14. Бер гаилә Римлыларга 14:2—4 тә язылган принципларны ничек кулланган?
14 Кри́стиан белән Даниеланың ике яшүсмер баласы бар. Кристиан болай ди: «Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә без күңел ачу турында сөйләштек. Без кайбер күңел ачулар яраклы булса да, башкалары турында алай әйтеп булмый дигән нәтиҗәгә килдек. Кем белән аралашу файдалы булыр? Кызларыбызның берсе, мәктәбендәге кайбер яшь Йәһвә Шаһитләре тәнәфес вакытында үзләрен дөрес тотмый, дип безгә сөйләде. Аның аларның үрнәгенә иярү вәсвәсәсе туган. Без сөйләшеп мондый нәтиҗә ясадык: һәркемнең үз вөҗданы бар, һәм һәркем кем белән һәм нәрсә эшләргә икәнен үзе хәл итә». (Римлыларга 14:2—4 укы.)
Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан сезгә зыян китерә алган ситуацияләрдән качарга булыша ала (14 нче абзацны кара.)
15. Күңел ачуны планлаштырганда Маттай 6:33 тә язылган киңәш безгә ничек булыша ала?
15 Сез күңел ачуга күпме вакыт бүлеп куясыз? Сез җыелыш очрашуларын, хезмәтне һәм шәхси өйрәнүнеме я күңел ачуны беренче урынга куясызмы? Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк? Гайсә болай дигән: «Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы сезгә бирелер» (Мат. 6:33). Вөҗданыгыз сезгә Гайсәнең киңәше буенча эш итеп барысын дөрес планлаштырырга ярдәм итәме?
ЯХШЫ ЭШЛӘР КЫЛЫРГА АШКЫНАБЫЗ
16. Вөҗдан безне нәрсәгә дәртләндерә?
16 Өйрәтелгән вөҗдан безне дөрес булмаган эшләр кылудан тыя. Ул безне яхшы эшләр кылырга этәрә. Андый яхшы эшләрнең иң мөһиме — өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү һәм мөмкинлек туганда очраклы вәгазьләүдә катнашу. Паулның вөҗданы аны шулай эшләргә этәргән дә. Ул болай дип язган: «Бу — минем бурычым. Яхшы хәбәрне игълан итмәсәм, кайгы миңа!» (1 Көр. 9:16) Паулдан үрнәк алганда, вөҗдан безне дөрес эш итүебездә ышандырып тора. Һәм яхшы хәбәрне кешеләргә вәгазьләгәндә, без аларның вөҗданнарына мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләр кылырга дәртләндерәбез. Паул болай дигән: «Хакыйкатьне ачык белдереп, Аллаһы каршында һәр кешенең вөҗданы өчен яхшы үрнәк бирәбез» (2 Көр. 4:2).
17. Бер яшь апа-кардәш үз вөҗданын тыңлаганын ничек күрсәткән?
17 Жаклин исемле апа-кардәшкә 16 яшь булганда, мәктәптә биология дәресендә эволюция теориясе каралган. «Вөҗдан миңа фикер алышуда катнашырга рөхсәт итмәде. Мин эволюция теориясенә ышанмадым. Мин укытучы янына килеп үз карашымны аңлаттым. Ул үзен игелекле тотты һәм миңа бөтен класс алдында барлыкка китерү турында чыгыш ясарга мөмкинлек бирде»,— дип сөйли Жаклин. Ул үзенең Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданын тыңлап эш иткәнгә канәгатьлек хисе кичергән. Ә сезне вөҗданыгыз дөрес эшләргә этәрәме?
18. Ни өчен без яхшы өйрәтелгән, ышанычлы вөҗданга ия булырга телибез?
18 Безнең максатыбыз — тормышыбызны Йәһвәнең нормаларына һәм юлларына мөмкин кадәр төгәлрәк туры китерү. Вөҗдан безгә моңа ирешергә бик нык ярдәм итә ала. Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнеп, өйрәнгәнебез турында уйланып һәм белгәнебезне тормышта кулланырга тырышып, без үз вөҗданыбызны өйрәтәбез. Моның ярдәмендә бу искиткеч бүләк мәсихче тормышыбызда ышанычлы киңәшче булып китә!
a «Күзәтү манарасы» (рус) 2004 ел, 15 июнь, 29—31 б., «Безнең изге хезмәтебез» 2006 ел, ноябрь саны, 3—5 б. кара.