Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 15.11. 13 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иерусалимнан Әрихәгә илтүче юл
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • «Еврей Язмаларына» ышанып буламы?
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
  • Җитәкчебез Мәсихкә таяныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Әрихә стеналары
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 15.11. 13 б.
Руханилар мөгез быргы кычкырта, Йошуа сөрән сала, һәм Әрихә стеналары җимерелә башлый

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Борынгы Әрихә шәһәренең кыска вакыт эчендә яулап алынганына нинди дәлилләр бар?

Йошуа 6:10—15, 20 дә язылганча, исраилле гаскәриләр алты көн дәвамында көнгә бер тапкыр Әрихә шәһәрен әйләнеп чыккан. Җиденче көнне алар шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыккан, һәм Аллаһы Әрихәнең гаять зур, нык диварларын нигезенә кадәр җимергән. Шулай итеп исраиллеләр Әрихәгә кереп, аны яулап алган. Изге Язмалардагы Әрихәнең кыска вакыт эчендә яулап алынганы турындагы хәбәрне раслаучы археологик дәлилләр бармы?

Борынгы вакытларда басып алучылар гадәттә ныгытылган шәһәрләрне камап алган. Гаскәриләрнең шәһәрне камалышта күпме вакыт тотуларына карамастан, җиңүчеләр шәһәрне талап, бар байлыкны, шул исәптән шәһәрдәге бар азык-төлекне үзләре белән алып чыккан. Әмма Әрихәнең җимерекләре арасында археологлар бик күп ризык тапкан. Моның турында бер журналда болай диелгән: «Җимерекләр арасында балчык әйберләрдән тыш бик күп ашлык та табылган булган... Бу Палестина археологиясендә уникаль очрак. Гадәттә бер я ике савыт ашлык табыла, әмма шулкадәр күп ашлык табылуы бу — гадәти булмаган очрак» («Biblical Archaeology Review»).

Изге Язмалардан күренгәнчә, исраиллеләрнең Әрихәдә калган ашлыкны үзләренә алмас өчен, җитди сәбәбе булган. Йәһвә боерыгы буенча, аларга шәһәрдән бернәрсәне дә алып чыгарга ярамаган (Йош. 6:17, 18). Исраиллеләр Әрихәгә яз көне, урак өсте вакыты узгач һәм шәһәрдә ашлык мул булган чакта һөҗүм иткән булган (Йош. 3:15—17; 5:10). Әрихәдә бик күп ашлык калган булуы исраиллеләрнең бу шәһәрне кыска вакыт эчендә, нәкъ Изге Язмаларда язылганча, яулап алганнарын раслый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу