Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 15.11. 14-15 б.
  • Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЮМАРТЛЫКНЫҢ ИҢ БӨЕК МИСАЛЫ
  • «Башкарыласы эш — зур эш»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Аларның артыгы кытлыкны каплый
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвә әзер булу рухын мул фатихалый
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 15.11. 14-15 б.
Хатын-кыз банк картасын куллана

Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз

ЙӘҺВӘ — юмарт Аллаһы (Ягък. 1:17). Йолдызлы күк йөзеннән алып җир йөзен каплаган яшел келәмгә кадәр Йәһвәнең бар иҗади эшләре аның юмартлыгы турында җырлый (Зәб. 64:13, 14; 146:7, 8; 148:3, 4).

Мәдхия җырлаучы Аллаһы Тәгаләгә шулкадәр рәхмәтле булган ки, бөек эшләрен мактап, ул аңа мактау җырын язарга булган. Зәбур китабындагы 103 нче мәдхияне укып, үз хисләрегезне аныкы белән чагыштырыгыз. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Гомерем буе Ходайга җырлармын, үзем торган тиңенте Аллама җырлармын» (Зәб. 103:33). Сезнең дә андый теләгегез бармы?

ЮМАРТЛЫКНЫҢ ИҢ БӨЕК МИСАЛЫ

Йәһвә безнең юмарт булуда үзеннән үрнәк алуыбызны тели. Ул безгә шулай ук юмарт булуның ни өчен мөһим икәнен дә аңлата. Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган сүзләренә игътибар итегез: «Бу дөнья төзелешендә бай яшәүчеләргә масаеп йөрмәскә куш. Аларга әйт: ышанычсыз байлыкка түгел, ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар, яхшылык кылсыннар, юмарт һәм игелекле эшләргә бай булсыннар, булганнарын уртаклашырга әзер торсыннар. Шулай итеп алар, үзләренә киләчәккә яхшы нигез булырлык хәзинә туплап, чын тормышка нык тотынып тора алырлар» (1 Тим. 6:17-19).

Аллаһы тарафыннан рухландырылып Көринт җыелышына язган икенче хатында рәсүл Паул берәр нәрсә биргәндә моны дөрес караш белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклаган. «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен,— дигән Паул,— чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:7). Аннары Паул юмартлык күрсәтү кемгә файда китергәне турында әйтә: ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән алучыга һәм рухи яктан мул фатихалар алган бирүченең үзенә (2 Көр. 9:11—14).

Паул Аллаһы юмартлыгының иң көчле дәлиленә игътибар итеп, хатның бу өлешен болай дип тәмамлый: «Аллаһыга әйтеп бетергесез юмарт бүләге өчен рәхмәт яусын» (2 Көр. 9:15). Йәһвәнең бүләгенә аның үз халкы өчен Гайсә Мәсих аша кылган бөтен яхшылыгы һәм игелеге керә. Бу бүләк шулкадәр кыйммәтле ки, аны хәтта сүзләр белән дә тулысынча тасвирлап булмый.

Без Йәһвәгә һәм аның Улына безнең хакка кылган һәм киләчәктә кылачак бар игелекләре өчен, үз рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз? Мәсәлән, мөмкинлекләребездән чыгып саф гыйбадәт кылуга үз өлешебезне кертеп. Моның өчен без шартларыбызга карап вакытыбызны, көчебезне һәм акчабызны юмарт сарыф итә алабыз (1 Елъ. 22:14; 29:3—5; Лүк 21:1—4).

Бөтендөнья вәгазьләү эшенә биреп булган ирекле иганәләрнең төрләре

Рәсүл Паул көннәрендә кебек, күпләр бүген «акчаның бер өлешен аерып куеп», ягъни үз бюджетыннан билгеле бер сумманы бүлеп куеп, аны җыелыштагы «Бөтендөнья вәгазьләү эшенә ирекле иганәләр (Маттай 24:14)» дип язылган тартмага сала (1 Көр. 16:2). Җыелышлар һәр ай бу ирекле иганәләрне Йәһвә Шаһитләренең җирле филиалына җибәрә. Андый иганәләрне җирле филиалга турыдан-туры да җибәреп була. Сезнең илегездә Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган төп юридик затның исемен белер өчен, филиалга мөрәҗәгать итегез. Контакт мәгълүматны сайтыбыздан табып була. Түбәндә филиалга турыдан-туры җибәреп булган ирекле иганәләрнең төрләре китерелә:

ФИЛИАЛ БЕЛӘН АЛДАН СӨЙЛӘШҮНЕ ТАЛӘП ИТМӘҮЧЕ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

  • Банк аша, дебит я кредит картасы ярдәмендә җибәрелә торган иганәләр. Кайбер филиалларга андый иганәләрне безнең сайтыбыз я моның өчен махсус ясалган сайт аша җибәреп була.

  • Турыдан-туры бирелгән акча. Акчаның ирекле иганә булганы турында филиалга кыска гына хат аша язып җибәрегез.

АЛДАН ФИЛИАЛ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘГӘ КЕРҮНЕ ТАЛӘП ИТҮЧЕ ИГАНӘЛӘР

Бөтен дөньядагы Патшалык эшенә акчалата булышлык күрсәтүдән һәм кыйммәтле әйберләр бирүдән тыш, башка төрле ирекле иганәләр белән дә ярдәм итеп була. Түбәндә аларның кайбер төрләре китерелә. Аларның берәр төрен сайларга булсагыз, бу мөмкинме, юкмы икәнен белер өчен, башта илегез турында кайгырткан филиал белән элемтәгә керегез. Төрле җирләрдә законнар төрле булганга, үзегезгә туры килгән ысулны сайлар өчен, тәҗрибәле юристлар һәм салым буенча консультантлар белән киңәшләшегез.

Страховка акчасы. Тормышны страховкалау я пенсия страховкасы буенча төзелгән договорда акчаның Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка түләнүе турында языла.

Банк кертемнәре. Билгеле бер банкның кагыйдәләренә карап, кертемнәрне, депозит сертификатларын я шәхси пенсион планнарны Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка васыять итеп була.

Акцияләр һәм кыйммәтле кәгазьләр. Акцияләрне һәм кыйммәтле кәгазьләрне Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка бүләк итәргә я васыять итәргә мөмкин.

Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка бүләк итеп була.

Васыятьнамә һәм милек белән идарә итәргә хокук биргән договор. Милек я акча Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка васыять ителергә мөмкин. Милек белән идарә итәргә хокук биргән договор буенча бу затны шулай ук табыш алучы итеп тә билгеләп була. Андый договор салым түләүдә өстенлекләр бирергә мөмкин.

Югарыда искә алынган ирекле иганәләрнең төрләре бүләк итүчедән тиешле планлаштыруны таләп итә. Бөтендөнья вәгазьләү эшенә материаль яктан булышлык күрсәтергә теләгән кешеләр өчен, инглиз һәм испан телләрендә махсус брошюра чыгарылган булган («Charitable Planning to Benefit Kingdom Service Worldwide»). Ул брошюрада ирекле иганәләрнең төрләре, шул исәптән васыятьнамәне ничек төзеп булганы турында әйтелә. Төрле җирләрдә салым белән бәйле һәм башка законнар төрле булганга, брошюрада искә алынган ысулларның кайберләре сезнең шартларыгызга туры килмәскә мөмкин. Аны укып чыккач, юрист я салым буенча консультант белән киңәшләшегез. Иганә бүләкләре бирүнең андый ысуллар ярдәмендә күпләр салым өстенлекләреннән файдаланып, безнең дөньякүләм дини һәм гуманитар эшчәнлегебезгә булышлык итә. Сезнең илегездә бу брошюра булса, аны Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелышының сәркатибеннән сорап була.

Күбрәк мәгълүмат аласыгыз килсә, илегез турында кайгыртучы филиалга мөрәҗәгать итегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу