Иман — көч бирүче сыйфат
ИМАН безне көчле итә. Мәсәлән, иман ярдәмендә без таулардай зур авырлыкларны кичереп чыга алабыз. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тауга: „Моннан тегендә күч“,— диярсез, һәм ул күчәчәк» (Мат. 17:20). Шайтан безне рухи яктан үтерергә теләсә дә, иман ярдәмендә без «явызның бар утлы укларын сүндерә алабыз» (Эфес. 6:16). Әйе, иман рухилыгыбыз өчен бик мөһим. Алай булгач, мондый сорауларны карап чыгу файдалы булыр: иман нәрсә ул? Иманыбыз йөрәк торышы белән ничек бәйле? Без иманыбызны ничек ныгыта алабыз? Без кемгә иман итәргә тиеш? (Рим. 4:3)
ИМАН НӘРСӘ УЛ?
Иман Изге Язмаларда язылганнарга ышану гына түгел. Җеннәр дә бит Аллаһының барлыгына «ышана һәм куркуларыннан калтырап тора» (Ягък. 2:19). Алайса, чын иман нәрсә ул дигән сорау туа.
Көннең төн белән алмашыначагында шикләнмәгән кебек, без Йәһвә сүзенең үтәләчәгендә дә шикләнмибез
Изге Язмаларда иманның нәрсә икәне аңлатылганда, ике якка игътибар ителә. Беренчедән, «иман ул — өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч» (Евр. 11:1а). Иманга ия кеше Йәһвәнең бар сүзләрен кабул итә һәм аларның үтәләчәгенә бер тамчы да шикләнми. Йәһвә исраиллеләргә болай дигән: «Сез көнгә кагылышлы килешүемне һәм төнгә кагылышлы килешүемне бозып, көн белән төннең үз вакытында алмашынуын туктата алсагыз, ул чакта гына хезмәтчем Давыт белән төзелгән килешүем бозыла алыр иде» (Ирм. 33:20, 21). Сез кояш бүтән чыкмаячак яисә батмаячак дип куркасызмы? Көн төн белән алмашынмас дип борчыласызмы? Юктыр. Җир, үз күчәре тирәли әйләнеп, үз орбитасында бертуктаусыз йөри. Галәм законнарында шикләнмибез икән, бу законнарны урнаштырган Барлыкка Китерүче үз сүзләрен үтәрме дип шикләнер өчен берәр сәбәп бармы соң? Әлбәттә, юк! (Ишаг. 55:10, 11; Мат. 5:18)
Икенчедән, иман ул — «күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлил», ягъни «инандыра торган дәлил» (Евр. 11:1ә; иск.). Балагыз сездән: «Һава чыннан да бармы?» — дип сораса, сез нинди җавап бирер идегез? Һаваны күреп булмаса да, бәлки, сез балагызның игътибарын билгеле бер фактларга, мәсәлән кешеләрнең һава белән сулаганына һәм җилне сизгәненә, юнәлтер идегез. Нәтиҗәдә, балагыз шуңа инаныр: кайбер нәрсәләрне без күрә алмасак та, алар гамәлдә бар. Әйе, бәхәссез дәлилләр иманның нигезе булып тора (Рим. 1:20).
ДӨРЕС ЙӨРӘК ТОРЫШЫ
Иман дәлилләргә нигезләнә икән, димәк, кеше «хакыйкать турында төгәл белем» алырга тиеш (1 Тим. 2:4). Әмма белем генә җитми шул. Рәсүл Паул аңлатканча, иман кешенең «күңеленнән» чыга (Рим. 10:10). Хакыйкатькә ышанудан тыш, кеше аны югары бәяләргә дә тиеш. Ул чакта гына ул иман итәр, ягъни хакыйкать буенча эш итәр (Ягък. 2:20). Хакыйкать өчен рәхмәтле булмаган кешене исә хәтта нигезле дәлилләр дә инандырмый. Бәлки, андый кеше үз карашларын үзгәртергә теләмидер яисә тән теләкләре буенча яшәүне акларга тырышадыр (2 Пет. 3:3, 4; Яһүд 18). Менә ни өчен борынгы вакытта хәтта могҗизалар күргән кайбер кешеләр иманлы булып китмәгән (Сан. 14:11; Яхъя 12:37). Хакыйкатьне кадерләгән кешеләрдә генә Аллаһының изге рухы иман үстерә ала (Гәл. 5:22; 2 Тис. 2:10, 11).
ДАВЫТ ИМАНЫН НИЧЕК ҮСТЕРГӘН?
Гаҗәеп иман күрсәткән кешеләрнең берсе — Давыт патша (Евр. 11:32, 33). Әмма Давытның гаиләсендә барысы да нык иманлы булган дип әйтеп булмый. Мисал итеп Давытның өлкән абые Илиабны алыйк. Голиат Исраилне хурлаганда, Давытны бу бик күңелсезләндергән. Әмма Илиаб, Йәһвәнең коткара алуында шикләнеп, Давытны кимсетергә тотынган (1 Иш. 17:26—28). Беркем иман белән тумый, ул нәсел буенча да күчми. Димәк, Давытның нык иманы нигезендә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре яткан.
27 нче мәдхиядән Давытның ничек андый иман үстергәне күренә (1 шиг.). Давыт үткән тормышы турында һәм Йәһвәнең үзен бар дошманнарыннан ничек коткарганы турында уйланган (2, 3 шиг.). Ул Йәһвәгә хезмәт итү мөмкинлеген бик кадерләгән (4 шиг.). Давыт патша башка хезмәтчеләр белән бергә изге чатырда гыйбадәт кылган (6 шиг.). Ул Аллаһыга эчкерсез дога кылган (7, 8 шиг.). Шулай ук Давыт Аллаһыдан өйрәнергә теләгән (11 шиг.). Давыт өчен иман шулкадәр мөһим булган, ул хәтта мондый риторик сорау биргән: «Иманым булмаган булса, мин хәзер кайда булыр идем?!» (13 шиг.)
СЕЗ ИМАНЫГЫЗНЫ НИЧЕК ҮСТЕРӘ АЛАСЫЗ?
Давытның 27 нче мәдхиядә сурәтләгән карашын һәм гадәтләрен үзләштерсәгез, сезнең дә иманыгыз аныкы кебек нык булыр. Иман төгәл белемгә нигезләнгәнгә күрә, мондый нәтиҗә ясап була: Аллаһы Сүзен һәм аңа нигезләнгән басмаларны күбрәк өйрәнсәгез, изге рух җимешенең өлеше булып торган иман сыйфатын күрсәтү җиңелрәк булыр (Зәб. 1:2, 3). Өйрәнгәндә, уйланыр өчен вакыт бүлеп куегыз. Уйлану рәхмәтлелек хисен үстерә. Йәһвәгә карата рәхмәт хисегез нык булса, сезнең иманны эшләрдә күрсәтергә теләгегез дә нык булыр: сез җыелыш очрашуларында актив катнашырсыз һәм иманыгыз турында башкаларга сөйләрсез (Евр. 10:23—25). Иман сезне «дога кылырга һәм бирешмәскә» дәртләндерер (Лүк 18:1—8). Йәһвәнең сезнең турында кайгыртканын истә тотыгыз һәм Йәһвәгә «өзлексез дога кылыгыз» (1 Тис. 5:17; 1 Пет. 5:7). Иман эш итәргә дәртләндерә, ә эшләр, үз чиратында, иманны ныгыта (Ягък. 2:22).
ГАЙСӘГӘ ИМАН ИТЕГЕЗ
Үлеме алдындагы кичне Гайсә үз шәкертләренә: «Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез»,— дип әйткән (Яхъя 14:1). Шуңа күрә Йәһвәгә генә түгел, ә Гайсәгә дә иман итәргә кирәк. Сез Гайсәгә үз иманыгызны ничек күрсәтә аласыз? Әйдәгез, өч өлкәгә игътибар итик.
Гайсәгә иман итү нәрсәне аңлата?
Беренчедән, йолымны Аллаһының шәхсән сезгә биргән бүләге итеп кабул итегез. Рәсүл Паул болай дигән: «Мин хәзер Аллаһы Улына иманым буенча яшим. Ул мине яратып, минем өчен үзен биргән» (Гәл. 2:20). Гайсәгә иман итсәгез, сез йолымның үзегезгә файда китергәненә, мәңгелек тормышка юл ачканына, Аллаһы мәхәббәтен раслаучы иң зур дәлил булганына һәм аның нигезендә гөнаһларыгыз кичерелгәненә ышанырсыз (Рим. 8:32, 38, 39; Эфес. 1:7). Бу сезгә гаеп хисен җиңәргә һәм үзегезне булдыксыз кеше дип санамаска ярдәм итәр (2 Тис. 2:16, 17).
Икенчедән, Йәһвәгә Гайсәнең корбаны нигезендә дога кылыгыз һәм шулай итеп аңа якынлашыгыз. Йолым ярдәмендә безнең догаларда «сөйләү иреге» бар, һәм без, «ярдәм кирәк булганда, юмарт игелек һәм шәфкать» татый алабыз (Евр. 4:15, 16; 10:19—22). Дога безгә гөнаһ кылу вәсвәсәсенә каршы торырга көч бирә (Лүк 22:40).
Өченчедән, Гайсәгә буйсыныгыз. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак, ул Аллаһының ярсуын татыячак» (Яхъя 3:36). Яхъя иман итүгә капма-каршы итеп буйсынмаучанлыкны куйган. Шуңа күрә, Гайсәгә буйсынганда, сез аңа иман иткәнегезне күрсәтәсез. «Мәсих канунын» үтәп, ягъни ул кушкан я өйрәткән бар нәрсәне эшләп, сез Гайсәгә буйсынасыз дип әйтеп була (Гәл. 6:2). «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» җитәкчелеге буенча эш иткәндә дә, без Мәсихкә тыңлаучан булуыбызны раслыйбыз (Мат. 24:45). Гайсәгә тыңлаучан булып, без давылга охшаш проблемаларны кичереп чыга алабыз (Лүк 6:47, 48).
«ИҢ ИЗГЕ ИМАНЫГЫЗ НИГЕЗЕНДӘ ҮЗЕГЕЗНЕ НЫГЫТЫГЫЗ»
Бер кеше Гайсәгә болай дигән: «Иман итәм! Иманым җитмәсә, ярдәм ит!» (Марк 9:24) Бу ир кешенең берникадәр иманы булган, әмма ул тыйнаклык белән күбрәк иманга мохтаҗ булганын таныган. Кайвакыт, бу кешегә кебек, безгә дә күбрәк иман кирәк. Безнең барыбыз да үз иманын ныгыта ала. Моның өчен безгә Аллаһы Сүзен өйрәнергә һәм укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк. Кардәшләр белән бергә Йәһвәгә хезмәт иткәндә, иманыбыз турында ачык игълан иткәндә һәм өзлексез дога кылганда да, иманыбыз ныгый бара. Моның нәтиҗәсе нинди булачак? Йәһвәгә карата яратуыбыз үсәчәк. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Сөеклеләрем, иң изге иманыгыз нигезендә үзегезне ныгытыгыз... Шулай эшләп... Аллаһы мәхәббәтендә калырсыз» (Яһүд 20, 21). Әйе, Аллаһы мәхәббәтендә калу — иң зур әҗер ул. Әйдәгез, үз иманыбызны ныгытып, бу әҗерне алыр өчен, кулыбыздан килгәнне эшлик!