«Бөек остаздан өйрән» дигән китапны өйрәнер өчен сораулар
Китапны өйрәнер өчен күрсәтмәләр
Бу китапны өйрәнү уңышлырак үтсен өчен, һәр бүлекнең, шул исәптән кереш сүзләрнең, абзацларына номер куеп чык. Бүлекнең бар абзацлары бергәләп укылырга тиеш. Бүлек азагындагы Изге Язмаларның шигырьләре, урынлы булса, өйрәнү вакытында каралырга тиеш.
Китап Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында каралса, бер атнада бер бүлекне үтәргә кирәк. Китапның кереш сүзләре аерым бер бүлек кебек каралсын. Китапны 49 атна эчендә үтәчәкбез.
16 нчы бүлек 1—6 нчы абзацлар
1. Гайсә янына үз абыйсыннан зарланып килгән кеше нәрсәне аңлап бетермәгән?
2. Шул кешенең фикер йөртүен төзәтергә теләп, Гайсә нинди хикәя сөйләгән? (Лүк 12:16—21 не укы.)
7—13 нче абзацлар
3. Ни өчен күп кенә олылар һәм яшьләр үзләрен теге бай кеше сыман тота дип әйтеп була?
4. Материаль әйберләрдән нәрсә мөһимрәк, әмма бүген яшәгән күп кешеләрнең теге бай кеше сыман башка нәрсәләрне күбрәк кадерләгәннәре нәрсәдән күренә?
5. Ни өчен без үзебезне Гайсә хикәясендәге бай кеше кебек тотарга тиеш түгел?
14—17 нче абзацлар
6. Аллаһы каршында бай булу нәрсә аңлата?
7. Гайсә безгә нинди яхшы үрнәк калдырган?
8. Гайсә Аллаһы каршында бай булуы өчен ничек бүләкләнгән булган?
17 нче бүлек 1—8 нче абзацлар
1. Бәхетнең сере нәрсәдә?
2. Ни өчен Йәһвә «бәхетле Аллаһы» дип атала?
3. Без башкаларга нәрсә бирә алабыз?
9—12 нче абзацлар
4. Гайсә белән аның рәсүлләре нәрсә бирә алган?
5. Паул белән Лүк башка кешеләргә нәрсә биргән, һәм ни өчен Лидия үзе аларга берәр нәрсәне бирергә шат булган?
13—16 нчы абзацлар
6. Бирүгә карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм ни өчен?
7. Ни өчен ярлы хатын бар булганын бирергә шат булган?
8. Безнең башкаларга бирер өчен нинди мөмкинлекләр бар, һәм, шулай эшләсәк, без нинди җимешләр урачакбыз?
18 нче бүлек 1—5 нче абзацлар
1. Башкалар безгә игелек эшләгәч, без нәрсә эшләргә тиеш?
2. Махау авыруы нәрсә ул, һәм ни өчен Гайсә заманында андый авыру белән чирләгән кешеләрдән читләшкәннәр?
3. Гайсә үзен махау авырулы кешеләр белән ничек тоткан?
6—12 нче абзацлар
4. Махау авырулы ун кеше Гайсәдән савыктыруын үтенгәч, ул аларга нәрсә әйткән, һәм ни өчен ул шулай эйткән?
5. Махау авырулы кешеләрнең Гайсә үзләрен савыктыра алачагына шикләнмәгәннәре нәрсәдән күренгән?
6. Махау авырулы кешеләр руханилар янына барганда әле, алар белән нәрсә була?
7. Бер самарияле башка тугыз кешедән нәрсә белән аерылып торган?
13—18 нче абзацлар
8. Гайсә янына кире килеп рәхмәтләрен әйткән кешедән без нинди үрнәк ала алабыз?
9. Ни өчен безгә игелек эшләгән кешегә рәхмәт әйтү мөһим?
19 нчы бүлек 1—5 нче абзацлар
1. Тынычлык урнаштыручылар турында Гайсә нәрсә әйткән, ләкин ни өчен кайвакыт тынычлык урнаштыру авыр?
2. Самариялеләр Гайсә шәкертләрен кабул итмәгәч, Ягъкуб белән Яхъя нәрсә эшләргә җыенган?
6—12 нче абзацлар
3. Үч алу турында Гыйбрәтле сүзләр 24:29 да нәрсә әйтелә?
4. Гайсәнең Маттай 5:39 да язылган сүзләр нәрсә аңлата?
5. Берәрсе безгә бәйләнә башласа, нәрсә эшләү күпкә яхшырак булыр иде, һәм ни өчен?
13—17 нче абзацлар
6. Гыйбрәтле сүзләр 26:17 дә нәрсә әйтелә, һәм анда язылганнар башкаларның сугышканнарына кысылган кешегә ничек кагыла?
7. Башкаларның сугышканын күргән кешеләр еш кына нәрсә эшли, әмма мәсихчеләр нәрсә эшләргә тиеш, һәм ни өчен?
20 нче бүлек 1—7 нче абзацлар
1. Һәрвакыт беренче булырга теләгән кешеләр турында Гайсә нәрсә уйлый?
2. Гайсә нинди хикәя сөйләгән, һәм ни өчен?
3. Шул хикәяне сөйләп Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?
4. Беренче булырга теләгән кешеләр еш кына нинди хәлгә эләгә?
8—15 нче абзацлар
5. Беренче булу теләге аркасында Гайсәнең рәсүлләре арасында, алар Иерусалимга барганда, кыен хәл туган. Ничек итеп?
6. Беренче булырга теләгән кеше, Гайсә сүзләре буенча, нәрсә эшләргә тиеш?
7. Башкаларга кол кебек хезмәт итү нәрсә аңлата?
21 нче бүлек 1—10 нчы абзацлар
1. Мактану нәрсә ул, һәм син мактанчыклар турында нәрсә уйлыйсың?
2. Гайсә фарисей белән салым җыючы турында нинди хикәя сөйләгән?
3. Шул хикәяне сөйләп, Гайсә нинди сабак биргән?
11—19 нчы абзацлар
4. Кайчан Петер мактана башлаган, һәм бүген күп кенә кеше ничек мактана?
5. Ни өчен мактану дөрес булмас иде?
6. Без кемне генә мактарга тиеш, һәм ни өчен?
22 нче бүлек 1—6 нчы абзацлар
1. Маттай 5:37 дәге сүзләрне әйтеп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?
2. Гайсә үлеменнән соң озак та үтмәстән, нинди вакыйгалар булган?
7—13 нче абзацлар
3. Һанани белән Сафира нинди начарлык кылган, һәм алар белән нәрсә булган?
4. Һанани белән Сафира турындагы хәбәр безне нәрсәгә өйрәтә?
14—18 нче абзацлар
5. Ни өчен ялганларга ярамый?
6. Күпчелек кешеләрнең ялганлау теләге кайчан туа?
7. Ничек итеп Изге Язмалар безне алдаудан кисәтә?
23 нче бүлек 1—8 нче абзацлар
1. Бер авырган кешене Гайсә янына китергәндә, Гайсә кайда булган?
2. Ни өчен шул кешене Гайсә янына алып килү авыр булган, һәм ул үз максатына ничек ирешкән?
3. Гайсә паралич суккан кеше өчен нәрсә эшләгән?
9—14 нче абзацлар
4. Гайсәнең савыктыру могҗизасыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
5. Ни өчен кешеләр гөнаһлы булып киткән?
15—18 нче абзацлар
6. Ни өчен кайбер кешеләрнең авырулары башкаларныкына караганда җитдирәк?
7. Гөнаһтан котылыр өчен нинди бердәндер мөмкинлек бар, һәм гөнаһ инде булмагач, сәламәтлегебез нинди булачак?
24 нче бүлек 1—13 нче абзацлар
1. Кешене карак булып китәргә нәрсә этәрергә мөмкин?
2. Беренче карак кем булган, һәм ул нәрсә урлаган?
3. Нинди начар теләктән безгә сакланырга кирәк?
4. Яһүд Искариотның начар теләге аны нинди явызлык кылырга этәргән?
14—21 нче абзацлар
5. Ни өчен Ахан карак булып киткән?
6. Ни өчен Давыт да, аның улы Абессалом да үзләренеке булмаган нәрсәне урлаган?
7. Аллаһы урлауга ничек карый?
8. Беркайчан да карак булмас өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
25 нче бүлек 1—8 нче абзацлар
1. Ни өчен һәрбер кеше кайвакыт начарлык эшли?
2. Шаул нинди начарлык кылган, һәм ни өчен?
9—15 нче абзацлар
3. Мәсихчеләрне кулга алырга барганда, Шаул белән нәрсә булган?
4. Шаул кем булып киткән, һәм ул нинди яхшы эшләр кылган?
5. Кешеләрне явыз эшләргә кем котыртып йөри?
16—20 нче абзацлар
6. Һәрбер кеше нинди зур көрәш алып бара?
7. Ни өчен Гайсә кешеләрне аларның элек явызлык кылып йөргәннәренә карамастан яраткан?
8. Изге Язмаларга каршы килгәнне эшләгәнебезне аңласак, без нәрсә эшләргә тиеш?
26 нчы бүлек 1—9 нчы абзацлар
1. Шаул Гайсәнең шәкерте булып киткәч, башкалар аңа нинди мөгамәлә күрсәтә башлаган?
2. Ни өчен Гайсәнең Изге Язмаларга нигезләнеп хакыйкатькә өйрәтүе кешеләрнең ачуын чыгарган?
3. Кешеләр Гайсә белән нәрсә эшләргә теләгән, әмма ул вәгазьләп йөрүеннән туктаганмы?
10—14 нче абзацлар
4. Шимбә көнне Гайсә нинди могҗиза кылган?
5. Гайсә кылган могҗиза кемгә ошаган, ә кемгә ошамаган?
6. Һәрберебез нинди карар кабул итәргә тиеш?
7. Безгә яхшылык кылырга кем комачаулый?
15—18 нче абзацлар
8. Гайсәнең шәкертләрен нәфрәт иткән бу дөнья нәрсә аңлата?
9. Ни өчен яхшы булганны эшләү кыен?
10. Нинди вәгъдәләрне истә тоту безне Аллаһы ихтыярын үтәп торырга этәрәчәк?
27 нче бүлек 1—5 нче абзацлар
1. Ни өчен кешеләр Паул белән Барнабка табынырга җыенган, әмма Паул белән Барнаб нәрсә әйткән һәм нәрсә эшләгән?
2. Күп кенә кеше нинди илаһларга табына?
3. Бу дөньяның илаһы кем ул, һәм ул кешеләрне нәрсә эшләргә котыртып тора?
6—13 нче абзацлар
4. Набуходоносор патша бар кешеләргә нинди әмер биргән, һәм ни өчен өч яшь яһүд шул әмергә буйсынмаган?
5. Йәһвә нинди могҗиза кылган, һәм бу Набуходоносор патшага ничек тәэсир иткән?
14—15 нче абзацлар
6. Кешеләрнең бүген нинди сурәтләргә я потларга табынганын әйтә аласыңмы?
7. Теге өч яшь яһүд бүгенге потлар турында нәрсә әйтер иде?
28 нче бүлек 1—5 нче абзацлар
1. Ни өчен кайвакыт кемне тыңларга икәнен билгеләү авыр?
2. Изге Язмаларда балалар өчен нинди җитәкчелек язылган?
3. Ни өчен Седрах, Мисах һәм Авденаго Набуходоносор патша куйган потка табынмаган?
4. Рәсүлләрне Югары киңәшмә алдына китергәч, алар кемне тыңларга булган?
6—10 нчы абзацлар
5. Гайсә заманында хөкүмәтнең башлыгы кем булган, һәм хөкүмәтләр еш кына нинди яхшы эшләр башкаралар?
6. Гайсә салым түләү турында нәрсә әйткән, һәм ни өчен салым түләү дөрес булган?
11—18 нче абзацлар
7. Ни өчен яшьләр дә, олылар да хөкүмәт законнарына буйсынырга һәм хөкүмәт органнарына тыңлаучан булырга тиеш?
8. Кайсы очракта мәсихчеләр законга буйсынмый, һәм ни өчен?
29 нчы бүлек 1—10 нчы абзацлар
1. Аллаһының бәйрәмнәргә баруыбызны теләгәне нәрсәдән күренә, ләкин нинди бәйрәмнәр аңа ошамый?
2. Изге Язмаларда нинди ике туган көн бәйрәме турында әйтелә?
3. Ул бәйрәмнәрдә нәрсә булганын сөйләп бир.
11—15 нче абзацлар
4. Аллаһының Изге Язмалар ярдәмендә безгә туган көн бәйрәме турында нәрсә әйтәсе килә?
5. Кешеләр Гайсәнең туган көнен уздыру өчен нинди көнне сайлаган, ләкин ни өчен ул шул көнне тумаган дип әйтеп була?
16—17 нче абзацлар
6. Ни өчен кешеләр Раштуа бәйрәмен үткәрә?
7. Аллаһы без уздырган бәйрәмнәрне хуплыймы, юкмы икәнен ничек белергә? (Яхъя 17:16; 2 Көринтлеләргә 6:14; 1 Петер 4:3)
30 нчы бүлек 1—9 нчы абзацлар
1. Ни өчен Петер һәм башка рәсүлләр куркуга бирелгән?
2. Нинди вакыйгалар Петерне Гайсәдән ваз кичәргә этәргән?
10—16 нчы абзацлар
3. Ничә тапкыр Петер Гайсәдән ваз кичкән, һәм ни өчен ул шулай эшләгән?
4. Без Петернең хәленә охшаш хәлгә ничек эләгергә мөмкин?
5. Петер кебек куркуга бирелергә һәм эшләгәнебезгә үкенергә теләмәсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
31 нче бүлек 1—7 нче абзацлар
1. Үзләренә күңелсез булган яки үзләрен ялгыз итеп хис иткән кешеләр Изге Язмалардан нинди юату сүзләрен таба ала?
2. Гайсә газап чиксә дә, аңа нәрсә яхшы билгеле булган?
3. Нинди мәгънәдә без сарыкларга охшаш, һәм Гайсә югалган сарык турында нинди хикәя сөйләгән?
8—12 нче абзацлар
4. Гайсәнең хикәясендәге көтүче кемне символлаштыра, һәм ни өчен аның күзгә күренми торган Зат булуы әллә ни мөһим түгел?
5. Ничек 22 нче мәдхиядән Йәһвәнең безне яратуы күренә?
13—15 нче абзацлар
6. Ни өчен Аллаһы сарыкларына куркасы юк?
7. Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләре белән ничек мөгамәлә итә, һәм моны белү безнең аңа карата карашыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?