Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 9/07 3 б.
  • Белдерүләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белдерүләр
  • Безнең изге хезмәтебез 2007
Безнең изге хезмәтебез 2007
km 9/07 3 б.

Белдерүләр

◼ Таратыр өчен әдәбият. Сентябрь: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен беренче килүдән үк башларга тырышыгыз. Кешенең андый китабы булса, бу китап белән ничек кулланырга икәнен аңлатыгыз, һәм кыскача гына Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтегез. Октябрь: «Күзәтү манарасы» журналы. Кеше кызыксынса, «Изге Язмаларны белергә» дигән трактат тәкъдим итегез һәм, Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, бу трактатны карап чыгыгыз. Ноябрь: «Хикәяләр китабы». Кеше балалары юк дисә, «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!» дигән брошюраны тәкъдим итегез. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен тырышлык куй. Гыйнвар: «Хикәяләр китабы». Яки, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар һәм «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактатны тәкъдим итеп була.

◼ Сентябрь аенда 5 шимбә һәм якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек бар.

◼ Җыелышлар чираттагы әдәбият заказын җибәргәндә мондый басмаларга заказ бирә алалар: «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» (2007 ел) журналларының томнары, «Күзәтү манарасы басмаларының индексы — 2007», «Еллык басма — 2008» һәм «Күзәтү манарасының 2007 ел китапханәсе» дигән компакт-диск. «Бар җыелышлар өчен белдерү» дигән документта бу басмалар чыгарылачак телләр исемлеге китереләчәк. Боларның барысына заказны 2007 елның 15 сентябренә кадәр җибәрергә кирәк. Шуны исегезгә төшерәбез: «Күзәтү манарасының 2007 ел китапханәсе» суга чумдырылу үткән кардәшләр өчен генә. Аны алыр өчен җыелыш аша заказ бирергә кирәк.

◼ Декабрь аенда, хезмәт очрашуында, «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» дигән фильм буенча фикер алышу үткәреләчәк. Бу фильм «Безнең бөтендөнья кардәшлегебез» дигән фильм белән DVD-дискта чыгарылган (№ 9240, тамгасы: dvjwa-DVA). Җыелышларга бу дискка заказны 2007 елның 1 сентябренә кадәр җибәрергә кирәк. Заказ җибәрелмәсә, фильм җыелышка килмәячәк.

◼ 2008 ел, 31 март атнасында, Гайсә үлемен искә алу Кичәсе уңаеннан махсус нотык яңгыраячак. Бу нотыкның исеме турында белдерү соңрак булачак. Җыелышларда 31 март атнасы район күзәтчесе белән хезмәттәшлек итү яки конгресс атнасы булса, махсус нотыкны чираттагы атнага күчерергә кирәк. 31 март атнасына кадәр бу нотык бер җыелышта да әйтелмәскә тиеш.

◼ Рәислек итүче күзәтче яки ул билгеләгән кардәш җыелышның июнь, июль, август айларының финанс документларын тикшереп чыгарга тиеш. Тикшерү үткәрелгәч, хезмәт очрашуында җыелыш акчалары турында хисап укылганда шул тикшерүнең нәтиҗәләре турында белдерү ясарга кирәк. («Инструкции для бухгалтерского учета собрания» S-27 дигән документны кара.)

◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 елда, 27 майда Иваново шәһәрендә, 3 июньдә Когалымда (Тюмень өлкәсе), 10 июньдә Санкт-Петербургта һәм 24 июньдә Шлиссельбургта (Ленинград өлкәсе) Патшалык Залларын багышлау үтте.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу