Сораулар рамкасы
◼ «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Изге Язмаларга бәйсез тикшерү үткәрер өчен һәм Изге Язмалар турында бәхәсләшер өчен җыелган Шаһитләрнең аерым төркемен хуплыймы? (Мат. 24:45, 47).
Юк. Шулай да төрле илләрдә безнең оешмадагы кайбер кардәшләр Изге Язмаларга кагылышлы темаларны бәйсез тикшереп чыгар өчен төркемнәр оештырганнар. Кайбер төркемнәрдә «Яңа дөнья тәрҗемәсенең» төгәллеген тикшерер өчен борынгы еврей һәм грек телләрен өйрәнәләр. Башкалары Изге Язмаларга кагылышлы фәнни сорауларны карап чыгар өчен җыелалар. Алар үз карашлары белән уртаклашып фикер алышыр өчен, Интернетта веб сайтлар һәм чатлар булдыралар. Алар очрашулар оештыралар һәм үз тикшерүләре белән уртаклашыр өчен басмалар чыгаралар. Алар бу басмаларда шулай ук мәсихчеләр җыелышы һәм мәсихче басмалар аша бирелгән мәгълүматларга өстәмә мәгълүмат бастыралар.
Бөтен җир шары буенча Йәһвә халкы җыелышлар, конгресслар һәм Йәһвә оешмасы тарафыннан бастырылган әдәбият аша мул рухи үгет-нәсихәт һәм ярдәм ала. Йәһвә, аның халкы «уй-фикерләрендә бердәм» булсын һәм «иман буенча ныгысын» өчен, үзенең изге рухы һәм үзенең хак Сүзе ярдәмендә бар кирәклесен бирә (1 Көр. 1:10; Көл. 2:6, 7). Һичшиксез, без Йәһвәгә бу соңгы көннәрдә биргән бар рухи нәрсәләр өчен бик рәхмәтле. Шуңа күрә, әдәбият, очрашулар һәм веб сайтлар «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан булмаса, «хезмәтче» аларны хупламый (Мат. 24:45—47).
Үз акылыңны яхшы хәбәр тарату эшенә булышлык итәр өчен куллану мактауга лаек. Әмма һәркайсы шәхси «казынулар» безнең көннәрдә Гайсә Мәсих үз җыелышлары аша үткәрә торган эштән читкә алып китәргә тиеш түгел. Беренче гасырда рәсүл Паул төрле темалар, мәсәлән «очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләр» турында фикер алышуга көч һәм вакыт әрәм итмәгез дип кисәткән. «Чөнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә»,— дип язган ул (1 Тим. 1:3—7). Бар мәсихчеләр «тинтәк бәхәс, шәҗәрәләр һәм канун турындагы ызгыш-талаш һәм кычкырышучылардан читләшергә» тиеш, «чөнки алар файдасыз һәм мәгънәсез» (Тит. 3:9).
Изге Язмаларга өстемә тикшерү һәм өйрәнү үткәрергә теләгән кешеләргә без «Изге Язманы аңлау» һәм «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм файдалы» (инглиз) дигән басмаларны һәм Данил, Ишагыйя һәм Ачылыштагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнергә булышкан китапларны (рус.) өйрәнергә тәкъдим итәбез. Аларда Изге Язмаларны өйрәнер өчен һәм уйланыр өчен мул ризык бар. Алар ярдәмендә без «бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып беләчәкбез һәр игелекле эшебез җимеш китереп, без Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барып, Раббыга лаеклы булып яшәрбез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырбыз» (Көл. 1:9, 10).