Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 10/07 7 б.
  • Белдерүләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белдерүләр
  • Безнең изге хезмәтебез 2007
Безнең изге хезмәтебез 2007
km 10/07 7 б.

Белдерүләр

◼ Таратыр өчен әдәбият. Октябрь: «Күзәтү манарасы» журналы. Кеше кызыксынса, «Изге Язмаларны белергә» дигән трактатны тәкъдим итегез һәм, Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, бу трактатны карап чыгыгыз. Ноябрь: «Хикәяләр китабы». Кеше балалары юк дисә, «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!» дигән брошюраны тәкъдим итегез. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен тырышлык куегыз. Гыйнвар: «Хикәяләр китабы». Яки, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар һәм «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактатны тәкъдим итеп була. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере». Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.

◼ Декабрь аенда 5 шимбә һәм якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек бар.

◼ «Кешене аның тәненә кан җибәрмичә дәвалау. Ничек авыру кешегә, аның хокукларын бозмыйча булышырга» дигән фильм буенча гыйнвар аендагы хезмәт очрашуында фикер алышу булачак. Кирәк булса, бу дискка заказны җыелыш аша мөмкин кадәр тизрәк җибәрегез.

◼ «Безнең патшалык хезмәтебез»нең бу чыгарылышында кушымта итеп «2008 елның Теократик хезмәт мәктәбенең программасы» бирелә. Аны, Мәктәптә 2008 елда кулланыр өчен, сакларга кирәк.

◼ Игътибар итегез: Хезмәт очрашуының соңгы пункты белән чыгыш ясаучы абый-кардәш соңгы җырны үзе әйтә. Шуннан соң ул үзе яки башка алдан билгеләнгән һәм яраклы абый-кардәш догада мөрәҗәгать итәчәк.

◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 елда, 17 мартта Алейск (Алтай өлкәсе); 16 июньдә Таганрог; 30 июньдә п. Октябрьский, (Иркутск өлкәсе) һәм 14 июльдә Копейскта (Челябинск өлкәсе) Патшалык Залларын багышлау үтте.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу