2008 елга Теократик хезмәт мәктәбенең Программасы
КҮРСӘТМӘЛӘР
Аста 2008 елның Теократик хезмәт мәктәбенең тәртибе китерелә.
КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН БАСМАЛАР. Рус телендә: «Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе» [bi12]; «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» [be]; «„Бөтен Язма“ дөрес һәм файдалы» [bsi]. Татар телендә: bi2 ның Кушымтасы — «Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар» [td], Тәүрат, Инҗил, Зәбур.
Мәктәп үз ВАКЫТЫНДА башланырга тиеш: җыр, дога, сәламләү сүзләре, аннан соң аста китерелгән пунктлар яңгырый. Һәрбер чыгыштан соң Мәктәп күзәтчесе чираттагы чыгышны игълан итә.
ДӘРЕС. 5 минут. Мәктәп күзәтчесе, яки өйрәтүче нотыкларга киңәшләр бирүче кардәш, яки сәләтле өлкән нотык белән чыгыш ясый. Ул «Хезмәт мәктәбе» китабына нигезләнеп оста сөйләүнең берәр ягын карап чыга. (Җыелышта өлкәннәр әз булса, сәләтле хезмәттәш ярдәмчеләрне куярга була.)
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ. 10 минут. Бу нотык белән сәләтле өлкән яки хезмәттәш ярдәмче чыгыш ясый. Ул «Текоратик хезмәт мәктәбе» китабына яки «„Бөтен Язма“ дөрес һәм файдалы» дигән басмага нигезләнгән материал ярдәмендә әзерләнә. Бу пункт 10 минутлык өйрәтүче нотык итеп әйтелә. Максат — материалны үтү генә түгел, ә бу материалның гамәли файдалыгын күрсәтү һәм җыелыш өчен иң файдалы фикерләргә басым ясау. Нотык программада күрсәтелгән темага нигезләнергә тиеш. Бу нотык белән чыгыш ясаучы кардәшләр 10 минуттан артык сөйләмәс өчен игътибарлы булырга тиеш. Кирәк булса, чыгыш ясаучыга киңәшне икәүдән-икәү генә калып биреп була.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ИГЪТИБАРГА ЛАЕК ФИКЕРЛӘР. 10 минут. Сәләтле өлкән яки хезмәттәш ярдәмче 5 минут дәвамында җыелыш өчен файдалы чыгыш ясый. Ул Изге Язмаларның шул атнага билгеләнгән бүлекләрнең һәркайсы өзекләренә комментарий бирә ала. Бу — билгеләнгән бүлекләрне сөйләп бирү генә түгел. Төп максат — тыңлаучыларга ни өчен бу мәгълүмат безнең өчен файдалы һәм ничек аны кулланырга икәнен аңларга булышу. Нотыкчы чыгышның беренче өлеше 5 минуттан артык булмасын өчен игътибарлы булырга тиеш. Калган 5 минутта башкалар үз комментарийларын бирә. Алар кыска гына (30 секундтан күбрәк булмасын) комментарий бирә: Изге Язмаларның бүлекләрендә алар үзләре өчен нинди кызык һәм файдалы фикерләр таптылар. Шуннан соң Мәктәп күзәтчесе өйрәнүчеләрне төрле классларга бүлә.
ИКЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ. 4 минут яки әзрәк. Бу уку йөкләмәсе абый-кардәшкә бирелә. Ул билгеләнгән материалны укып чыга, кереш һәм йомгаклау сүзләр әйтми. Мәктәп күзәтчесе чыгыш ясаучыларга укуга осталыкларын яхшыртырга — аңлау белән, сөйләшкән кебек укырга, тизлек, дөрес интонация һәм дөрес басым белән һәм паузалар белән укырга — булышырга тырыша.
ӨЧЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ. 5 минут. Бу йөкләмә апа-кардәшкә бирелә. Бу йөкләмә бирелгән апа-кардәшкә ситуация я билгеләнгән була, я ул «Мәктәп» китабыннан, 82 нче биттән аны үзе сайлап ала. Апа-кардәшкә бирелгән теманы берәр вәгазьләү төрендә кулланырга кирәк, һәм бу чыгыш чынбарлыкта булган кебек һәм файдалы булырга тиеш. Әгәр әзерләнер өчен материал чыганагы күрсәтелмәгән булса, апа-кардәш безнең басмалардан үзе материал сайлап алырга тиеш. Яңа чыгыш ясаучыларга материал чыганагы күрсәтелгән йөкләмәләрне бирергә кирәк. Мәктәп күзәтчесе шуңа махсус игътибар бирә: ничек апа-кардәш әңгәмәдәшенә теманы ачыклый, һәм ничек ул аңа Изге Язмаларның шигырьләре һәм теманың төп фикерләре турында уйланырга булыша. Мәктәп күзәтчесе аңа әңгәмәдәшне үзе билгели.
ДҮРТЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ. 5 минут. Өйрәнүче үзенә бирелгән теманы ачыкларга тиеш. Әгәр бу темага материал чыганагы күрсәтелмәгән икән, ул безнең басмалардан үзе материал сайлап алырга тиеш. Бу йөкләмә абый-кардәшкә бирелсә, ул аны Патшалык Залында утыручыларга әйтелгән нотык итеп әзерләргә тиеш. Апа-кардәшкә бирелсә, ул аны өченче йөкләмә кебек әзерли. Мәктәп күзәтчесе дүртенче йөкләмә белән абый-кардәш чыгыш ясаса, яхшырак булыр иде дип санаса, аны абый-кардәшкә бирә ала. Игътибар итегез: йолдыз белән билгеләнгән йөкләмәләр абый-кардәшләргә генә бирелә һәм нотык итеп әзерләнә. Җыелышыгызда өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр саны Мәктәптә һәм Хезмәт очрашуында чыгыш ясар өчен җитәрлек булса бу пункты аларга бирү яхшырак булыр иде.
КИҢӘШ. 1 минут. Мәктәп күзәтчесе тыңлаучыларга чыгыш ясаучыга бирелгән дәресне аның чыгышы алдыннан әйтми. 2, 3 һәм 4 нче пунктлардан соң мәктәп күзәтчесе чыгышның берәр ягын мактап әйтә. «Бик яхшы булды!» — дияр урынына ул чыгышның уңышлы ягын әйтеп бирә. Нотыкны яхшырта алган кирәкле киңәшләрне чыгыш ясаучыга очрашудан соң яки башка вакытта икәүдән-икәү генә калып биреп була.
ВАКЫТ. Чыгышлар да, киңәшләр дә билгеләнгән вакыттан күбрәк булмаска тиеш. Әгәр 2, 3 һәм 4 нче пунктлар белән чыгыш ясаучылар билгеләнгән вакыттан узып китсә, аларны ипләп кенә туктатырга кирәк. Әгәр дәрес, беренче пункт һәм Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр белән чыгыш ясаучы кардәшләр билгеләнгән вакыттан узып китсә, аларга киңәшне икәүдән-икәү генә калып бирергә кирәк. Барысы да вакытка игътибарлы булырга тиеш. Программа, җыр белән доганы исәпкә алмаганда, 45 минут бара.
УКУЧЫНЫҢ БЛАНКЫ. Китапта.
КИҢӘШ БИРҮЧЕ. Өлкәннәр советы беренче пункт һәм игътибарга лаек фикерләр белән чыгыш ясаучы кардәшләргә киңәш бирер өчен, бер сәләтле өлкәнне билгели ала. Киңәш икәүдән-икәү генә калып бирелә. Өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә һәрвакыт киңәш бирү мәҗбүри түгел. Әгәр җыелышта берничә өлкән икән, киңәшләр бирү йөкләмәсе ел саен алар арасында алмашынса, яхшы булыр.
КАБАТЛАУ. 30 минут. Һәрбер 2 ай Мәктәп күзәтчесе кабатлау үткәрә. Моның алдыннан, өстә әйтелгәнчә, дәрес һәм Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр яңгырый. Кабатлау ике айда, шул исәптән кабатлау үткәрелә торган атнада, үткән материал буенча үткәрелә. Әгәр кабатлау атнасында район конгрессы үткәрелсә, кабатлау һәм башка пунктлар бер атнага соңрак күчерелә, ә район конгрессындагы Мәктәп чираттагы атна программасы буенча үткәрелә. Ә кабатлау атнасында җыелышка район күзәтчесе чыгышлар белән килсә, җыр, дәрес, игътибарга лаек фикерләр шул атнаның программасы буенча үтә. Беренче йөкләмә темасын чираттагы атнадан алырга кирәк. Ә чираттагы атнадагы Мәктәптә шул атнага куелган дәрес һәм игътибарга лаек фикерләр пунктлары үткәреләчәк, шуннан соң кабатлау булачак.
Программа
7 гыйн. Изге Язмаларны уку: Маттай 1—6
Җыр: 9 (37)
Дәрес: Нәрсәне аңлатырга кирәк (be 228 бит, 1, 2 абз.)
№. 1: Маттай китабына кереш сүзләр (bsi08-1, 3—5 бит, 1—10 абз.)
№. 2: Маттай 5:1—20
№. 3: Чын мәсихчеләрнең бер хатын яки бер ир генә бар (td 22 Д)
№. 4: Аллаһының изге рухы безгә ничек ярдәм итә?
14 гыйн. Изге Язмаларны уку: Маттай 7—11
Җыр: 28 (224)
Дәрес: Ничек аңлау йөрәк белән бәйле (be 228 бит, 3—5 абз.)
№. 1: Аллаһы Сүзендә рәхәтлек тап (be 9 бит, 1—10 бит, 1 абз.)
№. 2: Маттай 10:1—23
№. 3: Ни өчен намуслы булырга кирәк?
№. 4: Изге Язмаларда Гайсә үлемен искә алу Кичәсе турында нәрсә әйтелә? (td 5 А)
21 гыйн. Изге Язмаларны уку: Маттай 12—15
Җыр: 4 (43)
Дәрес: Тыңлаучыларың өчен файдалы нотык (be 230 бит, 1—6 абз.)
№. 1: Изге Язмаларны һәр көн укы (be 10 бит, 2 абз.— 12 бит, 4 абз.)
№. 2: Маттай 14:1—22
№. 3: Обедня Изге Язмаларга нигезләнмәгән (td 5А)
№. 4: Нәрсә яки кем ул Антихрист?
28 гыйн. Изге Язмаларны уку: Маттай 16—21
Җыр: 8 (53)
Дәрес: Эзләнүләр үткәреп нотыгыңны файдалы ит (be 231 бит, 1—3 абз.)
№. 1: «Тыңлавыгызга игътибар итегез» (be 13 бит, 1 абз.— 14 бит, 5 абз.)
№. 2: Маттай 17:1—20
№. 3: Мәсих күзгә күренмичә кайтачак (td 21А)
№. 4: Мәсихчеләр изге дип санаган нәрсәләр
4 фев. Изге Язмаларны уку: Маттай 22—25
Җыр: 18 (162)
Дәрес: Изге Язмаларның өзекләрен аңлат (be 231 бит, 4, 5 абз.)
№. 1: Очрашуларда һәм когрессларда ничек тыңларга? (be 15 бит, 1 абз.— 16 бит, 5 абз.)
№. 2: Маттай 23:1—24
№. 3: Мәңгелек тормыш күңелсез булмаячак!
№. 4: Мәсихнең кайтуы күзгә күренеп торган вакыйгалардан таныла (td 21Б)
11 фев. Изге Язмаларны уку: Маттай 26—28
Җыр: 16 (143)
Дәрес: Сүзләрне һәм әйтемнәрне аңлат (be 232 бит, 1 абз.)
№. 1: Маттай китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 5 бит, 29—33 абз.)
№. 2: Маттай 27:1—22
№. 3: Иман итү бу Аллаһының барлыгына ышану гына түгел
№. 4: Кем терелтелгән булачак (td 28А)
Дәрес: Изге Язмалардагы шигырьләр ярдәмендә фикер йөртү (be 232 бит, 2—4 абз.)
№. 1: Марк китабына кереш сүзләр (bsi08-1, 6, 7 бит, 1—11 абз.)
№. 2: Марк 2:1—17
№. 3: Үлгәннәр кайда терелтелгән булачак? (td 28Б)
№. 4: Ничек ярату кыюлык өсти?
Дәрес: Тыңлаучыларың өчен файдалы булачак материлны сайла (be 233 бит, 1—5 абз.)
Кабатлау
Дәрес: Билгеләнгән материалны куллан (be 234 бит, 1 абз.—235 бит, 3 абз.)
№. 1: Ничек хәтерне яхшыртырга (be 17 бит, 1 абз.— 19 бит, 1 абз.)
№. 2: Марк 11:1—18
№. 3: Ни өчен Аллаһы ялганлый алмый?
№. 4: Гайсәнең кеше гомере «барлык кешеләр өчен» йолым итеп түләнгән (td 14А)
10 март Изге Язмаларны уку: Марк 13—16
Җыр: 28 (224)
Дәрес: Сорауларны уңышлы куллан (be 236 бит, 1—5 абз.)
№. 1: Марк китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 7, 8 бит, 31—33 абз.)
№. 2: Марк 14:1—21
№. 3: Ни өчен Гайсә йолым түли алган (td 14Б)
№. 4: Ни өчен «кеше ачуы Аллаһы теләгән тәкъва тормышка алып килми»? (Ягък. 1:20)
Дәрес: Мөһим фикерләр алдыннан әйтелә торган сораулар (be 237 бит, 1, 2 абз.)
№. 1: Лүк китабына кереш сүзләр (bsi08-1, 8—10 бит, 1—9 абз.)
№. 2: Лүк 1:1—23
№. 3: Ни өчен «гамәлсез иман файдасыз»? (Ягък. 2:20)
№. 4: Нәрсә ул гөнаһ (td 6А)
Дәрес: Уйланырга булышучы сораулар (be 237 бит, 3 абз.—238 бит, 2 абз.)
№. 1: Хәтерне ничек яхшыртырга: Аллаһы рухының роле (be 19 бит, 2 абз.—20 бит, 3 абз.)
№. 2: Лүк 4:1—21
№. 3: Ни өчен Адәм гөнаһы аркасында бар кеше дә зыян күргән? (td 6Б)
№. 4: Аллаһыдан курку безне гөнаһ кылудан саклап кала
Дәрес: Тирән хисләрне сораулар ярдәмендә «чумырып ал» (be 238 бит, 3—5 абз.)
№. 1: Ни өчен укырга кирәк? (be 21 бит, 1 абз.—23 бит, 3 абз.)
№. 2: Лүк 7:1—17
№. 3: Аллаһы безне ярата һәм бәхетле булуыбызны тели икәнен без кайдан беләбез
№. 4: Тыелган җимеш ул нәрсә булган? (td 6В)
Дәрес: Басым ясар өчен сораулар (be 239 бит, 1, 2 абз.)
№. 1: Укырга өйрән (be 23 бит, 4 абз.—26 бит, 4 абз.)
№. 2: Лүк 11:37—54
№. 3: Изге Рухка каршы гөнаһ нәрсә ул? (td 6Г)
№. 4: Ачылыш 17:17 дәге сүзләр нәрсә аңлата?
Дәрес: Дөрес булмаган карашларны ачыкларга ярдәм итүче сораулар (be 239 бит, 3—5 абз.)
№. 1: Өйрәнүне ничек үткәрергә? (be 27 бит, 1 абз.—31 бит, 2 абз.)
№. 2: Лүк 16:1—15
№. 3: Уңышның калдыклары турындагы кануннан нинди сабак алабыз (Лев. 19:9, 10)
№. 4: Нәрсә ул изге рух? (td 24А)
Дәрес: Чагыштырулар һәм метафоралар ярдәмендә өйрәт (be 240 бит, 1 абз.—241 бит, 2 абз.)
№. 1: Лүк китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 10, 11 бит, 30—35 абз.)
№. 2: Лүк 18:1—17
№. 3: Кеше һәм хайваннарның яшәү көче рух дип атала (td 24Б)
№. 4: «Һәр эшне зарланмыйча... эшләгез» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (Флп. 2:14)
Дәрес: Мисаллар китер (be 241 бит, 3 абз. — 242 бит, 1 абз.)
Кабатлау
Дәрес: Изге Язмалардагы мисаллар (be 242 бит, 2, 3 абз.)
№. 1: Яхъя китабына кереш сүзләр (bsi08-1, 11—13 бит, 1—9 абз.)
№. 2: Яхъя 3:1—21
№. 3: Давыт Шаул патшаны үтерергә рөхсәт бирмәгән. Безнең өчен нинди сабак?
№. 4: Нәрсә ул җан? (td 40А)
Дәрес: Тыңлаучылар мисалларыңны аңлаячаклармы? (be 242 бит, 4 абз.—243 бит, 1 абз.)
№. 1: Өйрәнү бүләкләнә (be 31 бит, 3 абз.—32 бит, 4 абз.)
№. 2: Яхъя 6:1—21
№. 3: Һанани белән Сапфира турындагы хәбәр нинди сабак бирә?
№. 4: Җан белән рух арасында нинди аерма бар? (td 40Б)
Дәрес: Тормыштан алынган ачык мисаллар (be 244 бит, 1, 2 абз.)
№. 1: Изге Язмалар ярдәмендә ничек тикшерү үткәрергә? (be 33 бит, 1 абз.—35 бит, 2 абз.)
№. 2: Яхъя 11:38—57
№. 3: Иблис чыннан да бармы? (td 11А)
№. 4: Кешеләр унынчы әмернең үтәлешен күзәтә алмаганын исәпкә алсак ни өчен ул бирелгән булган?
26 май Изге Язмаларны уку: Яхъя 12—16
Җыр: 4 (43)
Дәрес: Тыңлаучыларың өчен яраклы мисаллар (be 244 бит, 3 абз.—245 бит, 4 абз.)
№. 1: Башка «кораллар» белән кулланырга өйрән (be 35 бит, 3 абз.—38 бит, 4 абз.)
№. 2: Яхъя 12:1—19
№. 3: Иблис дөньяның күзгә күренми торган идарәчесе (td 11Б)
№. 4: Ничек без йөгебезне Йәһвә өстенә салабыз? (Мәд. 54:23)
2 июнь Изге Язмаларны уку: Яхъя 17—21
Җыр: 26 (212)
Дәрес: Изге Язмалардан тыш кулланылганны дөрес куллан (be 247 бит, 1, 2 абз.)
№. 1: Яхъя китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 13, 14 бит, 30—35 абз.)
№. 2: Яхъя 21:1—14
№. 3: Ничек күзгә күренми торган Аллаһыга ышанырга?
№. 4: Изге Язмаларда фетнәче фәрештәләр турында нәрсә әйтелә? (td 11В)
9 июнь Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 1—4
Җыр: 22 (130)
Дәрес: Ничек Гайсә тирә яктагы әйберләрне кулланган? (be 247 бит, 3 абз.)
№. 1: Рәсүлләр китабына кереш сүзләр (bsi08-1, 14, 15 бит, 1—8 абз.)
№. 2: Рәсүлләр 1:1—14
№. 3: Ни өчен сихерчелекнең һәркайсы төреннән качарга кирәк? (td 11Г)
№. 4: «Сөйләү иреге» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (Евр. 3:6, ЯД).
16 июнь Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 5—7
Җыр: 1 (13)
Дәрес: Аңларга ярдәм итүче башка әйберләрне ничек кулланырга? (be 248 бит, 1—3 абз.)
№. 1: Нотыкның планын төзү (be 39—42 бит)
№. 2: Рәсүлләр 5:1—16
№. 3: Мәңгелек тормыш хыял гына түгел (td 29А)
№. 4: Ни өчен «зирәклекнең башы — Ходайдан курку? (Мәдхия 110:10)
23 июнь Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 8—10
Җыр: 21 (191)
Дәрес: Карталарны, конгресс программалары һәм видеокассеталарны ничек кулланырга? (be 248 бит, 4 абз.—249 бит, 2 абз.)
№. 1: Мәктәптәге уку йөкләмәләренә әзерләнү (be 43 бит, 1 абз.— 44 бит, 3 абз.)
№. 2: Рәсүлләр 8:1—17
№. 3: Ничек Гайсә «ярлыны... коткарыр»? (Мәд. 71:12)
№. 4: Кем күккә бара? (td 29Б)
30 июнь Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 11—14
Җыр: 7 (51)
Дәрес: Җыелышта яхшырак аңлатырга ярдәм итүче әйберләрне куллану (be 249 бит, 3 абз.—250 бит, 1 абз.)
Кабатлау
7 июль Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 15—17
Җыр: 11 (85)
Дәрес: Сөйләшүне акыл белән алып бар (be 251 бит, 1—3 абз.)
№. 1: Шартлы ситуацияләр һәм тема белән эш итү (be 44 бит, 4 абз.—46 бит, 1 абз.)
№. 2: Рәсүлләр 16:1—15
№. 3: Ни өчен Йәһвәгә курыкмыйча хезмәт итәргә кирәк
№. 4: Җирдә мәңгелек тормыш алачак кешеләр саны чикле түгел (td 29В)
14 июль Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 18—21
Җыр: 3 (32)
Дәрес: Нәрсәдән башларга? (be 251 бит, 4 абз.— 252 бит, 3 абз.)
№. 1: Җыелышлар өчен нотыклар әзерләү (be 47 бит, 1 абз.—49 бит, 1 абз.)
№. 2: Рәсүлләр 20:1—16
№. 3: Җир Оҗмах булыр өчен яратылган булган (td 41А)
№. 4: Чыгыш 23:19б дагы тыюдан нинди сабак алабыз?
21 июль Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 22—25
Җыр: 23 (200)
Дәрес: Нинди очракларда юл бирергә? (be 252 бит, 4 абз.—253 бит, 1 абз.)
№. 1: Хезмәт очрашуы өчен һәм башка нотыкларны әзерләү (be 49 бит, 2 абз.—51 бит, 2 абз.)
№. 2: Рәсүлләр 22:1—16
№. 3: Яхъя 13:34, 35 тәге сүзләрне Йәһвә Шаһитләре ничек үти?
№. 4: Җир беркайчан да юк ителмәячәк (td 41Б)
28 июль Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 26—28
Җыр: 6 (45)
Дәрес: Сораулар бир һәм дәлилләр китер (be 253 бит, 2 абз.—254 бит, 2 абз.)
№. 1: Рәсүлләр китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 15—17 бит, 32—40 абз.)
№. 2: Рәсүлләр 26:1—18
№. 3: Дөньядагы бәлаләр өчен Аллаһы җаваплы түгел (td 36А)
№. 4: Ни өчен Йәһвә сабыр итә?
4 авг. Изге Язмаларны уку: Римлыларга 1—4
Җыр: 16 (143)
Дәрес: Аллаһы Сүзенә нигезләнгән дәлилләр (be 255 бит, 1 абз.—256 бит, 2 абз.)
№. 1: Римлыларга язылган хатка кереш сүзләр (bsi08-1, 17, 18 бит, 1—7 абз.)
№. 2: Римлыларга 3:1—20
№. 3: Фәрештәләр Аллаһы хезмәтчеләренә ничек ярдәм итә һәм ничек яклый?
№. 4: Ни өчен Аллаһы явызлыкның булуын рөхсәт итә? (td 36Б)
11 авг. Изге Язмаларны уку: Римлыларга 5—8
Җыр: 12 (113)
Дәрес: Өстәмә дәлиләр (be 256 бит, 3—5 абз.)
№. 1: Ачык нотыклар әзерләү (be 52 бит, 1 абз.—54 бит, 1 абз.)
№. 2: Римлыларга 6:1—20
№. 3: Аллаһы үзенең зур мәрхәмәтен күрсәтә (td 36В)
№. 4: Тәкъвалык безне ничек яклый?
18 авг. Изге Язмаларны уку: Римлыларга 9—12
Җыр: 17 (187)
Дәрес: Җитәрлек дәлилләр китер (be 257 бит, 1— 4 абз.)
№. 1: Римлыларга язылган хат кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 18, 19 бит, 20—25 абз.)
№. 2: Римлыларга 9:1—18
№. 3: Буш сүз белән гайбәт кайсы яклардан куркыныч?
№. 4: Аллаһы Патшалыгы гына дөнья проблемаларын чишә ала (td 36Г)
25 авг. Изге Язмаларны уку: Римлыларга 13—16
Җыр: 8 (53)
Дәрес: Күңел түренә ирешергә тырыш (be 258 бит, 1 абз. — 259 бит, 1 абз.)
Кабатлау
1 сент. Изге Язмаларны уку: 1 Көринтлеләргә 1—9
Җыр: 29 (222)
Дәрес: Күңел түрләрендә булганны белергә тырыш (be 259 бит, 2—4 абз.)
№. 1: 1 Көринтлеләргә кереш сүзләр (bsi08-1, 20, 21 бит, 1—7 абз.)
№. 2: 1 Көринтлеләргә 4:1—17
№. 3: Мәсихчеләр Аллаһы исемен кулланырга тиеш (td 15А)
№. 4: Байлык Аллаһы фатихасының билгесеме?
8 сент. Изге Язмаларны уку: 1 Көринтлеләргә 10—16
Җыр: 26 (212)
Дәрес: Кешеләрдә яхшы хисләр уят (be 259 бит, 5 абз.—260 бит, 1 абз.)
№. 1: 1 Көринтлеләргә китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 21, 22 бит, 23—26 абз.)
№. 2: 1 Көринтлеләргә 13:1—14:6
№. 3: Ни өчен Сүз үтәүчеләр бәхетле?
№. 4: Аллаһы барлыгын күрсәтүче хакыйкатьләр (td 15Б)
15 сент. Изге Язмаларны уку: 2 Көринтлеләргә 1—7
Җыр: 20 (93)
Дәрес: Кешеләргә Аллаһыдан курку үстерергә булыш (be 260 бит, 2, 3 абз.)
№. 1: 2 Көринтлеләргә кереш сүзләр (bsi08-1, 22 бит, 1—4 абз.)
№. 2: 2 Көринтлеләргә 1:1—14
№. 3: Аллаһы сыйфатлары (td 15В)
№. 4: Ни өчен мәсихчеләр эзәрлекләүләр вакытында шатлана?
22 сент. Изге Язмаларны уку: 2 Көринтлеләргә 8—13
Җыр: 2 (15)
Дәрес: Тәртибебез Аллаһы өчен мөһим (be 260 бит, 4 абз.—261 бит, 1 абз.)
№. 1: 2 Көринтлеләргә китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 23 бит, 18—20 абз.)
№. 2: 2 Көринтлеләргә 9:1—15
№. 3: Ни өчен чын мәсихчеләр бу дөнья өлеше түгел
№. 4: Бар кешеләр дә бер үк Аллаһыга хезмәт итми (td 15Г)
29 сент Изге Язмаларны уку: Гәләтиялеләргә 1—6
Җыр: 13 (124)
Дәрес: Кешеләргә үз-үзләрен тикшереп чыгарга булыш (be 261 бит, 2—4 абз.)
№. 1: Гәләтиялеләргә язылган хатка кереш сүзләр һәм кайсы яклардан ул файдалы (bsi08-1, 24, 25 бит, 1—6, 14—18 абз.)
№. 2: Гәләтиялеләргә 1:1—17
№. 3: Табынуда сурәтләр, сыннар куллану Аллаһыны хурлый (td 27А)
№. 4: Ничек мәхәббәт кешеләрдән куркуны җиңә?
6 окт. Изге Язмаларны уку: Эфеслеләргә 1—6
Җыр: 8 (53)
Дәрес: Башкаларга эчкерсез буйсыну сыйфаты үстерергә булыш (be 262 бит, 1—4 абз.)
№. 1: Эфеслеләргә язылган хатка кереш сүзләр һәм кайсы яклардан ул файдалы (bsi08-1, 26—28 бит, 1—8, 16—19 абз.)
№. 2: Эфеслеләргә 3:1—19
№. 3: Гафу үтенү көчсезлек билгесе түгел
№. 4: Сурәтләргә табынуның нәтиҗәсе (td 27Б)
13 окт. Изге Язмаларны уку: Филиппуйлыларга 1—4—Көлессәйлеләргә 1—4
Җыр: 18 (162)
Дәрес: Кешенең күңел түрләренә ирешер өчен Йәһвә белән хезмәттәшлек ит (be 262 бит, 5 абз.)
№. 1: Филиппуйлыларга язылган хатка кереш сүзләр һәм кайсы яклардан ул файдалы (bsi08-1, 28, 29 бит, 1—7, 12—14 абз.)
№. 2: Филиппуйлыларга 3:1—16
№. 3: Йәһвә генә гыйбадәт кылуга лаек (td 27В)
№. 4: a Көлессәйлеләргә язылган хат кайсы яклардан файдалы (bsi08-1, 31 бит, 12—14 абз.)
20 окт. Изге Язмаларны уку: 1 Тессалуникәлеләргә 1—5—2 Тессалуникәлеләргә 1—3
Җыр: 6 (45)
Дәрес: Чыгышны билгеләнгән вакыт эчендә яса (be 263 бит, 1 абз.—264 бит, 4 абз.)
№. 1: 1 һәм 2 Тессалуникәлеләргә язылган хатларга кереш сүзләр һәм ни өчен аларфайдалы (bsi08-2, 3, 4 бит, 1—5, 13—15 абз.; 5, 6 бит, 1—4, 10, 11 абз.)
№. 2: 1 Тессалуникәлеләргә 1:1—2:8
№. 3: Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы һәм билгеләнгән Патша (td 4А)
№. 4: b 1 һәм 2 Тимутегә язылган хатлар кайсы яклардан файдалы (bsi08-2, 7, 8 бит, 15—19 абз.; 9 бит, 10—12 абз.)
27 окт. Изге Язмаларны уку: 1 Тимутегә 1—6—2 Тимутегә 1—4
Җыр: 20 (93)
Дәрес: Уңышлы үгет-нәсыйхать (be 265 бит, 1—3 абз.)
Кабатлау
3 нояб. Изге Язмаларны уку: Титуска 1—3—Филимунга 1—25
Җыр: 25 (204)
Дәрес: Ярату белән үгетлә (be 266 бит, 1—4 абз.)
№. 1: Титуска язылган хатка кереш сүзләр һәм кайсы яклардан ул файдалы (bsi08-2, 10—11 бит, 1—4, 8—10 абз.)
№. 2: Титуска 1:1—16
№. 3: Котылу өчен Гайсәгә иман итү кирәк (td 4Б)
№. 4: c Филимунга язылган хат кайсы яклардан файдалы (bsi08-2, 12, 13 бит, 7—10 абз.)
10 нояб. Изге Язмаларны уку: Еврейләргә 1—8
Җыр: 22 (130)
Дәрес: Изге Язмаларга нигезләнгән үгет (be 266 бит, 5 абз. — 267 бит, 1 абз.)
№. 1: Еврейләргә язылган хатка кереш сүзләр (bsi08-2, 13—15 бит, 1—9 абз.)
№. 2: Еврейләргә 3:1—19
№. 3: Котылу өчен Гайсәгә генә иман итү әз (td 4В)
№. 4: Чын һәм ялган басынкылык
17 нояб. Изге Язмаларны уку: Еврейләргә 9—13
Җыр: 24 (185)
Дәрес: «Сөйләү иреге» белән үгетлә (be 267 бит, 2, 3 абз.)
№. 1: Еврейләргә язылган хат кайсы яклардан файдалы (bsi08-2, 15, 16 бит, 23—27 абз.)
№. 2: Еврейләргә 10:1—17
№. 3: Рухи дәвалау никадәр мөһим? (td 10А)
№. 4: Ничек кичерү бердәмлекне сакларга булыша?
24 нояб. Изге Язмаларны уку: Ягъкуб 1—5
Җыр: 10 (82)
Дәрес: Ни өчен дәртләндерү чыганагы булу мөһим (be 268 бит, 1—3 абз.)
№. 1: Ягъкуб язган хатка кереш сүзләр һәм кайсы яклардан ул файдалы (bsi08-2, 16—18 бит, 1—7, 15—17 абз.)
№. 2: Ягъкуб 1:1—21
№. 3: Мәңгелек сәламәтлек Аллаһы Патшалыгы китерәчәк (td 10Б)
№. 4: Нинди мәгънәдә «рәхимлелек... хөкемнән өстен тора»? (Ягък. 2:13)
1 дек. Изге Язмаларны уку: 1 Петер 1—5—2 Петер 1—3
Җыр: 8 (53)
Дәрес: Йәһвә башкарган эшләрне хәтергә төшер (be 268 бит, 4 абз.—269 бит, 1 абз.)
№. 1: 1 Петер китабына кереш сүзләр һәм кайсы яклардан ул файдалы (bsi08-2, 19—20 бит, 1—5, 11—13 абз.)
№. 2: 1 Петер 2:1—17
№. 3: Бүгенге иман белән дәвалаулар Аллаһыдан түгел (td 10В)
№. 4: d 2 Петер китабы кайсы яклардан файдалы (bsi08-2, 21, 22 бит, 8—10 абз.)
8 дек. Изге Язмаларны уку: 1 Яхъя 1—5; 2Ях 1—13; 3Ях 1—14—Яһүд 1—25
Җыр: 11 (85)
Дәрес: Йәһвә үз халкына ничек ярдәм итә? (be 269 бит, 2—4 абз.)
№. 1: 1, 2 и 3 Яхъя китапларына кереш сүзләр һәм кайсы яклардан алар файдалы (bsi08-2, 22—24 бит, 1—5, 11—13 абз.; 24, 25 бит, 1—3, 5 абз.)
№. 2: 1 Яхъя 4:1—16
№. 3: Төрле телләрдә сөйләшү Аллаһы хуплавын исбатлыймы? (td 10Г)
№. 4: e Яһүд хаты кайсы яклардан файдалы (bsi08-2, 28 бит, 8—10 абз.)
15 дек. Изге Язмаларны уку: Ачылыш 1—6
Җыр: 29 (222)
Дәрес: Аллаһы безнең көннәрдә башкарган эшләре белән соклануыңны күрсәт (be 269 бит, 5 абз.—271 бит, 1 абз.)
№. 1: Ачылыш китабына кереш сүзләр (bsi08-2, 28—30 бит, 1—6 абз.)
№. 2: Ачылыш 3:1—13
№. 3: Гайсә хачта үлгәнме? (td 31А)
№. 4: Ни өчен Аллаһының түземлегенә һәм шәфкатьлегенә чик бар?
22 дек. Изге Язмаларны уку: Ачылыш 7—14
Җыр: 7 (51)
Дәрес: Теократик хезмәт Мәктәбеннән күбрәк файда ал (be 5 бит, 1 абз.—8 бит, 1 абз.)
№. 1: Ачылыш китабының файдалы яклары (bsi08-2, 30, 31 бит, 28—34 абз.)
№. 2: Ачылыш 8:1—13
№. 3: Мәсихчеләр хачка табынырга тиешме? (td 31Б)
№. 4: 1 Яхъя 3:20 дәге «Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек» дигән сүзләр нәрсә аңлата?
29 дек. Изге Язмаларны уку: Ачылыш 15—22
Җыр: 23 (200)
Дәрес: Дөрес уку (be 83 бит, 1—5 абз.)
Кабатлау
[Искәрмәләр]
a Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса яхшырак булыр иде
b Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса яхшырак булыр иде
c Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса яхшырак булыр иде
d Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса яхшырак булыр иде
e Абый-кардәшкә генә бирелә, өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булса яхшырак булыр иде