Акыллы кешеләр кебек эш итегез
1 Гайсә дүрт балык тотучыны үзе артыннан барырга чакыргач, алар тоткарланып тормаган, ә «шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа ияргәннәр» (Мат. 4:18—22). Тарс шәһәреннән булган Шаул да, Мәсихнең шәкерте булып киткәч һәм кабат күрә башлагач, шулай ук озакка сузып тормаган, ә «шундук: „Гайсә — Аллаһы Улы“,— дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сөйләп йөри башлаган» (Рәс. 9:20). Вакыт һәрвакыт алга агып тора, үтә һәм мәңгегә юкка чыга. Менә ни өчен без «акыл ияләре кебек гомер итәргә» һәм «һәрбер очрактан дөрес файдаланырга» тиеш (Эфес. 5:15, 16).
2 Көтелмәгән очраклар. Йәһвәгә хезмәт итәргә бүгенге мөмкинлекләребез иртәгә юкка чыгарга мөмкин (Ягък. 4:14). Һәркем берәр очракка эләгергә мөмкин (Вәг. 9:11, ЯД). Өстәвенә, без бу дөнья төзелешендә барыбыз да картаябыз, картлыкка хас «авыр көннәр» кичерәбез, ә бу Йәһвәгә хезмәтебезне чикли (Вәг. 12:1). Шуңа күрә Аллаһыга багышлануны кичектерергә кирәкми, һәм бүген хезмәтебезне киңәйтергә мөмкинлек булса, моны эшләр өчен тагы да яхшырак шартлар көтү акыллы булмас (Лүк 9:59—62). Ибраһим үзенең соңгы елларында тыныч яшәгән һәм «олы яшьтә вафат булган», чөнки үзен тулысынча Йәһвәгә багышлап, тормышын акыл белән кулланган (Ярат. 25:8).
3 Вакыт аз кала. Без дә үз вакытыбызны акыллы итеп кулланырга телибез, чөнки «вакыт инде аз» (1 Көр. 7:29—31). Тиздән бу иске дөнья төзелешенә ахыр киләчәк. «Җир уңышы» җыелган вакытта эчкерсез кешеләрне җыю буенча бөек эштә катнашу мөмкинлеге бетеп килә (Ачыл. 14:15). Безгә сак булырга кирәк: тормыш мәшәкатьләре һәм төрле күңел ачулар вакытыбызны урламасын, бу вакытны Аллаһыга хезмәт итеп үткәрик (Лүк 21:34, 35). Уңыш җыю вакытында ашкынып хезмәт иткәнебезне искә төшерү безгә зур канәгатьлек китерәчәк!
4 Без хезмәт иткәндә туган һәр мөмкинлекне кулланырга тиеш. Алар безгә шатлык китерә ала. Моның өчен безгә игътибарлы булырга кирәк. «„Бүген“ дигән сүз әле гамәлдә булганда», Йәһвәгә хезмәт итүдә көчебездән килгәннең барысын эшләргә тәвәккәл булыйк (Евр. 3:13). Шулай эшләп, без үзебезне чыннан да акыллы кешеләр итеп күрсәтәбез, чөнки «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъ. 2:17).