Башкаларга Патшалыкка өметебез турында сөйлибез
1 Без яшәгән авыр соңгы көннәрдә күп кешеләр өметсез яши (Эфес. 2:12). Башкалар акылсыз эш итә: алар байлыкка, җитәкчеләргә, фәнгә һәм башка шундый нәрсәләргә өметләнеп яшиләр. Ә безнең киләчәккә чын өметебез бар, «бу өмет безнең җаныбызның ышанычлы вә ныклы якоре сыман». Бу безне бәхетле итә! (Евр. 6:19).
2 Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында җир оҗмахка әйләнәчәк. Үлгән якыннарыбыз терелтелгән булачак (Рәс. 24:15). Ярлылык, гаделсезлек, авырулар, картлык һәм үлем башка инде булмаячак (Мәд. 9:19; Мат. 12:20, 21; Ачыл. 21:3, 4). Бу Йәһвәнең кайбер вәгъдәләре генә һәм тиздән алар үтәләчәк. Бу вәгъдәләрнең кайсысы сиңа аеруча ошый?
3 Яхшы хәбәрне игълан итәбез. Без Патшалыкка өметебез турында сөйләргә тиеш. Аллаһыны һәм якыннарыбызны ярату безне Гайсәдән үрнәк алырга һәм «фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерергә, әсирләргә — азатлык, сукырларга — күрә башлауны игълан итәргә, җәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга» дәртләндерә (Лүк 4:18). Рәсүл Паул яхшы хәбәрне базарларда һәм кеше булган бар җирдә сөйләгән. Ул хезмәткә үзен тулысынча багышлаган (Рәс. 18:5). Аңардан үрнәк алып, хезмәттә ашкыну белән катнашсак, «тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу» безнең мәсихче өметебезне басып китмәячәк (Мар. 4:19).
4 Ваемсыз, Патшалык хәбәренә әз кызыксыну күрсәткән яки безгә каршы килгән кешеләр белән очрашканда, безнең Патшалыкка өметебез юкка чыкмый. Үзебез бар кеше алдында «икърар иткән өметкә нык тотыныйк» (Евр. 10:23). Без «Яхшы хәбәрдән оялмыйбыз» (Рим. 1:16). Кем белә, бәлки, безнең инану белән сөйләвебез һәм ныклыгыбыз ахыр чиктә берәрсен тыңларга дәртләндерер.
5 Бүген дөнья хәле начарая бара, бу Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен күрсәтә. Дөньяның хәленә игътибар итү урынлы булса да, без кешеләргә начарлык турында гына түгел, ә Патшалыкка өметебез турында, Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр турында сөйлибез. «Ахырга кадәр, өметебезнең тулысынча тормышка ашуына» ышаныч булсын өчен, бу яхшы хәбәрне инану һәм ашкыну белән вәгазьлик (Евр. 6:11).