Без хезмәттә ашкынучан булып калырга тиеш
1 1992 елдан башлап Йәһвә Шаһитләре һәр ел ашкынып Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшенә миллиардтан күбрәк сәгать багышлый. Без андый гаҗәеп эшкә кечкенә өлешебезне кертүебезгә бик шат! (Мат. 28:19, 20).
2 Бу «соңгы көннәрдә» безгә үзенә хезмәт итәргә Йәһвә булыша, шуңа күрә, һичшиксез, бөтен хөрмәт һәм дан Аллаһыныкы (2 Тим. 3:1). Без бу мөһим эштә моннан ары да ашкынып катнашырга теләсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
3 Ни өчен без хезмәттә ашкынучан? Без Аллаһыны һәм якыннарыбызны нык яратабыз, һәм шулай ук багышлануыбыз буенча яшәргә эчкерсез телибез (Мат. 22:37—39; 1 Яхъ. 5:3). Ярату безне хезмәттә фидакарьлек рухы күрсәтергә дәртләндерә, шуңа күрә без вәгазьләү эшендә бар көчебезне куеп катнаша алабыз (Лүк 9:23).
4 Хезмәттә ашкынучан булып калыр өчен, тырышлыклар кирәк. Безнең дошманыбыз Иблис хезмәттә ашкынуыбызны киметер өчен бар көчен куя. Моны эшләр өчен ул, мәсәлән, кешеләрнең безнең территориядәге ваемсызлыгы, бу дөньяның күңел ачулары, көндәлек авырлыклар һәм начарая барган саулык хакындагы борчылуларны куллана.
5 Шуңа күрә вәгазьләү эшендә ашкынып катнашырга теләгебез нык булып калсын өчен, безгә тырышлыклар куярга кирәк. Моның өчен безгә «беренче мәхәббәтебезне» үстерү мөһим. Моны ничек эшләргә? Аллаһы Сүзен, Изге Язмаларны, регуляр рәвештә укырга һәм укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк, шулай ук Йәһвә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша биргән бар нәрсә белән куллану мөһим (Ачыл. 2:4; Мат. 24:45; Мәд. 118:97).
6 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр шуны ачык итеп күрсәтә: Йәһвә көне бик тиз якынлаша, ул вакытта бозык кешеләр юк ителәчәк (2 Пет. 2:3; 3:10). Моны истә тотып, әйдәгез, хезмәттә ашкынучан булып калыр өчен һәм бөтен дөньяда алып барылган Патшалык турындагы вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашыр өчен бар көчебезне куйыйк!