Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2008 ел, 25 февраль атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 7 гыйнвар атнасыннан алып 25 февраль атнасына кадәр үткән материал буенча 30 минутлык кабатлау үткәрәчәк. Искәрмә: сораудан соң материалның чыганагы күрсәтелмәсә, сезгә җавапны табар өчен үзегезгә тикшерү үткәрергә кирәк. («Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) дигән китапны кара, 36, 37 нче бит.)
ДӘРЕС
1. Тыңлаучыларга Изге Язмаларның мәгънәсен аңларга ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк, һәм ни өчен алай эшләргә кирәк? [be-U 228 бит, 1, 2 абз.].
2. Ни өчен чыгышларыбыз бай эчтәлекле булырга тиеш, һәм без моның өчен нәрсә эшли алабыз? [be-U 230 бит, 3—5 абз., рамка].
3. Чыгышыбызның эчтәлеген тагы да баетыр өчен тикшерү ничек ярдәм итә? [be-U 231 бит, 1—3 абз.].
4. Яхшы билгеле булган Изге Язмалардагы шигырьләрне карап чыкканда тыңлаучылар күбрәк файда алсын өчен, нәрсә эшләргә? [be-U 231 бит, 4, 5 абз.].
5. Ни өчен укыган шигырьләр турында фикер йөртү мөһим? [be-U 232 бит, 3, 4 абз.].
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ
6. Маттай китабы иң беренче итеп яһүдләр өчен язылган булганын нәрсә күрсәтә? [bsi08-1-U 4 бит, 6, 7 абз.].
7. Сәхнәдән әйтелгән рухи үгет-нәсихать йөрәккә үтеп керсен өчен аны ничек әзерләргә? (2 Пар. 20:33). [be-U 13 бит, 4 абз.—14 бит, 5 абз.].
8. Ата-аналар үз балаларын «котылуга китерүче зирәклеккә» өйрәтер өчен нәрсә эшли ала? (2 Тим. 3:15). [be-U 16 бит, 3, 4 абз.].
9. Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше ничек күрсәтелгән? [bsi08-1-U 5 бит, 32 абз.].
10. Маттай Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих һәм Патша итеп күрсәтә, ә Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә ул ничек күрсәтелә? [bsi08-1-U 7 бит, 7, 8 абз.].
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ҺӘР АТНА УКУ
11. Ачулану ачу саклауга караганда җитдирәк гөнаһ дип әйтеп буламы? (Мат. 5:21, 22). [w08 15.1. «Йәһвә Сүзе тере. Маттай китабыннан игътибарга лаек фикерләр»].
12. Мәсихчеләр үз «күзләрен яхшы» килеш ничек саклый? (Мат. 6:22, 23). [w06 1.10. 31 бит].
13. Гайсәнең үз шәкертләреннән: «Сез боларның барысын да аңладыгызмы?» — дип сораганда нәрсәгә басым ясыйсы килгән? (Мат. 13:51, 52). [w08 15.1. «Йәһвә Сүзе тере. Маттай китабыннан игътибарга лаек фикерләр»].
14. Ни өчен Гайсә үзе савыктырган кешеләргә «үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушкан»? (Мат. 12:16). [w88-U 15.5. 9 бит; cl-U 93, 94 бит.].
15. Гайсәнең «нинди үлчәм белән үлчисез» дигәндә нәрсә әйтәсе килгән? (Марк 4:24, 25). [w80-E 15.6. 12 бит; gt-U 43 бүлек].