Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере». Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналы. Гайсә үлемен Искә алу кичәсенә һәм махсус ачык нотыкка килгән яңа кызыксынган, әмма җыелышка йөрмәгән кешеләргә килеп-китәр өчен аерым тырышлыклар куярга кирәк. Максат: Изге Язмалар өйрәнүен башлау. Июнь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июль: татар телендә булган 32 битле брошюралар.
◼ Март аенда 5 шимбә һәм якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек бар.
◼ Сәркатип һәм хезмәт күзәтчесе барлык гомуми пионерларның хезмәтенә нәтиҗә ясарга тиеш. Әгәр берәр пионерга нормасын үтәргә авыр булса, өлкәннәргә аңа ярдәм итәргә кирәк.
◼ 2008 елның Искә алу кичәсе белән бәйле махсус ачык нотык яңгыраячак. Аның исеме «Кем кешелек белән идарә итә ала?» («Безнең патшалык хезмәтебез» 2007 ел, сентябрь ае санындагы тиешле белдерүне карагыз).
◼ Россиядә «Күзәтү манарасы» һәм «Безнең патшалык хезмәтебез» башка күп телләрдә бастырыла. Филиал бу телләрдә үткәрелә торган җыелышлар һәм төркемнәр шул басмаларны алдарак алсыннар өчен кирәкле чаралар күрә. Әмма кайбер телләрдә алар үз вакытында килми. Андый очракларда өйрәнү өчен мәкаләләрне һәм «Безнең патшалык хезмәтебез»не филиал аша А4 формат кәгазендә бастырып җибәрсеннәр өчен заказ биреп була. Шунсына игътибар итәсебез килә: өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 гыйнвар саныннан башлап җыелышларга күпкә алдарак бастырылып җибәреләчәк. Шуңа күрә заказ җибәрер алдыннан бу сезгә чыннан да кирәкме икәнен тикшереп чыгыгыз. Үз заказыгызны хат белән филиалга, әдәбият җибәрү бүлегенә (отдел отправки) җибәрегез. Заказда җыелыш исемен, номерын, нинди телдә һәм ничә копия җибәрергә кирәк икәнен күрсәтегез. Әгәр басмаларның заказын үзгәртергә теләсәгез, «Заказ журналов» (М-202) бланкын кулланыгыз.