Хезмәт очрашуларының тәртибе
8 сентябрь атнасы
Җыр: 25 (204)
10 мин. Белдерүләр. Тыңлаучылардан сора: бу айда таратыла торган журналдагы нинди мәкаләләр сезнең территориядәге кешеләрне күбрәк кызыксындыра? Бу мәкаләләрне тәкъдим иткәндә, алар нинди сорау бирәләр һәм Изге Язмаларның нинди шигырен укыйлар? Журналны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
15 мин. Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә өйрәтүче булырга булыш. «Күзәтү манарасы», 2007 ел, 1 февраль, 16, 17 битләрдәге 14—20 абзацларга нигезләнгән нотык. Демонстрация әзерлә: вәгазьче Изге Язмаларны өйрәнүчегә ачык нотык һәм «Күзәтү манарасы» журналын өйрәнү турында сөйли һәм аны бу очрашуга чакыра.
20 мин. Хезмәтебездә очраткан тискәре карашны җиңү. Тискәре караш хезмәтебезгә ничек тәэсир итә алганы турындагы бастырылган мәгълүматка нигезләнгән нотык. Өлкән чыгыш ясый. Материалны безнең басмалардан ал. Андый тискәре карашны ничек җиңеп булганын аңлат. Кайвакыт безнең вәгазьдәге һәм көндәлек эшләр вакытындагы тәртибебез безне күзәтеп торган кешеләрнең тискәре карашларын җиңүдә бик күпне эшли һәм аларга хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итә ала. Шуңа күрә һәр вакыт сүзләребезне һәм тәртибебезне күзәтеп торырга мөһим (1 Пет. 2:12; 3:1, 2). Тискәре карашны ничек җиңеп булганын күрсәтүче сез яшәгән җирдә булган яки басмаларда китерелгән берничә очрак сөйлә.
Җыр: 15 (127)
15 сентябрь атнасы
Җыр: 12 (113)
10 мин. Белдерүләр. «Безнең патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр.
20 мин. Без үткән хезмәт елында нинди нәтиҗәләргә ирештек? Нотык һәм тыңлаучылар белән фикер алышу. Хезмәт күзәтчесе яки башка сәләтле өлкән чыгыш ясый. Үткән хезмәт елында җыелышның вәгазьдә башкарган эшләрен карап чык һәм хезмәттәге уңышларга басым яса. Эчкерсез макта. Алдан ук бер-ике вәгазьчедән алар белән булган берәр дәртләндерүче очрак сөйләргә сора. Киләсе елда җыелыш яхшыра алган бер-ике якны әйтеп кит һәм моның өчен файдалы киңәшләрне карап чык.
15 мин. Мин барлыкка китерүгә иманымны ничек яклый алам? Безнең басмаларга нигезләнгән нотык. Тыңлаучылардан мәктәптә, эштә яки башка җирдә барлыкка китерүгә иманнарын ничек яклаганнарын сөйләргә сора. Бер-ике комментарийны алдан әзерләп була.
Җыр: 7 (51)
22 сентябрь атнасы
Җыр: 3 (32)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турындагы айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Беренче биттә китерелгән филиалдан хатны карап чык.
20 мин. Тырышлыкларың бүләкләнәчәк. «Күзәтү манарасы», 2005 ел, 15 апрель (рус), 28 бит, 5 абз. — 29 битләргә нигезләнгән нотык. Бер-ике ашкынучан вәгазьчедән Йәһвә аларга кирәкле материаль яки эмоциональ ярдәм күрсәткәне турында кыска интервью ал.
15 мин. Журналларны регуляр рәвештә алган кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен ничек башларга? «Безнең Патшалык хезмәтебез» (рус) 2007 ел, август, 3 нче биттәге 1—2 нче абзацларга нигезләнеп, хезмәт күзәтчесе сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәрә. Икенче абзацта китерелгән берәр киңәшне кулланып кыска гына сәхнәләштерү әзерлә. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: кешегә Изге Язмалар өйрәнүе ничек алып барыла икәнен күрсәткәннән соң ике тапкыр өйрәнү үткәрелсә һәм бу өйрәнүнең дәвам ителәчәгенә өмет булса, Изге Язмалар өйрәнүен отчетка кертеп була.
Җыр: 8 (53)
29 сентябрь атнасы
Җыр: 6 (45)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: сентябрь ае өчен отчетларын бирсеннәр. Алдан ук бер-ике вәгазьчедән өлкә конгрессы алдыннан очраклы вәгазьдә булган, каникулларда яки җәй көннәрендә булган башка очрак сөйләргә сора.
15 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
20 мин. «Трактат тарату буенча махсус кампания! 20 нче октябрь — 16 нчы ноябрь»a. Бу трактат җыелышта булса, залдагы һәрбер кешегә аны бирергә кирәк. 2 нче абзацны карап чыкканда, кыскача трактатның эчтәлеген әйт. 4 нче абзацны карап чыкканда, трактатны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт. 5 нче абзацны карап чыкканда, демонстрация күрсәт: вәгазьче бу трактатны кулланып, кабат килгәндә Изге Язмалар өйрәнүен башлый.
Җыр: 29 (222)
6 октябрь атнасы
Җыр: 2 (15)
10 мин. Белдерүләр.
15 мин. Сораулар рамкасы. Тыңлаучылар белән фикер алышу. «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 сентябрь, 5, 6 битләр, 10—16 абзацлардагы фикерләрне искә ал.
20 мин. «Башкаларны Йәһвәне яратырга өйрәт»b. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
Җыр: 5 (46)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.