Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2009 ел, 23 февраль атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 5 гыйнвар атнасыннан алып 23 февраль атнасына кадәр үткән материал буенча 20 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Яктырткычлар 4 нче көнне генә яратылган булса, яктылык ничек беренче көнне барлыкка килгән? (Ярат. 1:3, 16) [w04 1.1. 29, 30 бит., 5 абз.]
2. Пелег көннәрендә җир нинди мәгънәдә «бүленгән»? (Ярат. 10:25) [w04 1.1. 32 бит., 2 абз.]
3. Ибраһим белән килешү нинди көнне гамәлгә кертелгән булган һәм күпме дәвам итәргә тиеш булган? (Ярат. 12:1—4) [w04 1.5. 28, 29 бит., 4 абз.; w01 1.11. 11 бит, 13 абз.]
4. Нәмруд һәм аңа кушылган кешеләр үз «исемнәрен данга күмү» максатларына ирешмәгәннәр икәнен нәрсә күрсәтә? (Ярат. 11:4) [w98-U 15.3. 25 бит.]
5. Лут 2 Петер 2:7 дә «әхлаклы» дип аталганын исәпкә алсак, ул үз кызларын бозык кешеләргә ничек тәкъдим итә алган? (Ярат. 19:8) [w05 1.2. 30, 31 бит. 15, 16 абз.; w04 1.5. 29 бит, 3 абз.]
6. Мәсихче хатын-кызлар Сарадан нәрсәгә өйрәнә алалар? (Ярат. 21:8—12) [w07 1.5. 27 бит, 16 абз.]
7. Элигызырның Исхакка хатын сайлаганда Йәһвә теләгәнчә барысын башкарырга тырышлыкларыннан без үзебез өчен нинди сабак алабыз? (Ярат. 24:14, 15, 17—19, 26, 27) [w97-U 1.1. 31 бит, 2 абз.]
8. Ягъкубның төшендә «баскыч буйлап бер менеп, бер төшеп Аллаһының фәрештәләренең» йөрүен күрүе нинди мәгънә йөрткән? (Ярат. 28:10—13) [w04 1.5. 30 бит, 6 абз.; w03-U 15.10. 28 бит, 4 абз. — 29 бит, 1 абз.; it-2-E 189 бит.]
9. Ни өчен Рахилә Лия улы тапкан адәмут үсемлегенең җимешен үзенә сораган? (Ярат. 30:14, 15) [w04 1.5. 30 бит, 7 абз.]
10. Сүз дуслар сайлау турында барганда Яратылыш 34:1, 30 дан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? [w04 1.5. 30 бит, 10 абз.]