Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 11/10 4 б.
  • Сораулар рамкасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сораулар рамкасы
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тулы вакытлы хезмәтчеләрне исегездә тотыгыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Хезмәтне киңәйтү мөмкинлекләре
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Яшьләр, «игелекле эшләргә ашкынып торыгыз»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 11/10 4 б.

Сораулар рамкасы

◼ Пионерларга ярдәм итәр өчен нәрсә эшләп була?

2009 хезмәт елы дәвамында бөтен җир шары буенча якынча 800 000 кардәш гомуми һәм махсус пионер булып хезмәт иткән. Бу тулы вакытлы хезмәтчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратыр өчен, үз вакытын, көчен һәм акчасын сарыф итеп, Йәһвәгә иң яхшысын бирә (Гыйб. сүз. 3:9). Һичшиксез, Йәһвә Аллаһы бу кардәшләрнең тырышлыкларына карап шатлана! Без нинди якларда Йәһвә карашын чагылдыра алабыз, шулай ук пионерларыбызга шатлык табарга һәм пионер хезмәтендә нык булып калырга булыша алабыз?

Әлбәттә, уйлап әйтелгән сүзләр ярдәмендә без аларны пионер хезмәтен алда да башкарырга дәртләндерә алабыз (Гыйб. сүз. 25:11). Алар белән хезмәттә катнашыр өчен, без үз атналык графигыбызны үзгәртә ала алмыйбызмы? Пионерлар белән хезмәт иткәндә, без аларның машинасын кулланыр урынына, аларга безнең машинабызга утырып барырга тәкъдим итә алабыз. Ә аларның машинасына утырып барганда, без, бәлки, аларның чыгымнарын капларга тәкъдим итә алабыз (1 Көр. 13:5; Флп. 2:4). Шулай ук кунакчыл булып һәм вакыт-вакыт пионерларны төшке ашка чакырып, без аларга ярату белән ярдәм күрсәтәбез (1 Пет. 4:8, 9).

Изге Язмаларда Йәһвә шундый вәгъдә бирә: ул Патшалык эшләрен беренче урынга куйган кешеләргә бар кирәкле нәрсәләрне бирәчәк (Мәд. 36:25; Мат. 6:33). Мәсәлән, ул моны яратучан мәсихче кардәшлегебез аша эшли (1 Яхъя 3:16 —18). Әлбәттә, пионерлар башкалар аларга акча ягыннан ярдәм итәргә тиеш дип уйламый. Шулай ук тулы вакытлы хезмәтчеләр башкаларга үзләренә берәр нәрсә кирәк булганы турында сөйләргә ашыкмый. Ләкин игътибарлы булып, без тугры пионерларга булыша алабыз һәм «аларның ихтыяҗларын тәэмин» итә алабыз (2 Көр. 8:14, 15).

Беренче гасырдагы Кенхерәй җыелышының ашкынучан вәгазьче Фойбә Рим шәһәренә барганда, Паул Римдагы абый-кардәшләргә шундый сүзләр әйткән: «Ул Раббыныкы булганга, аны изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм аңа үзегездән тиешле ярдәм күрсәтегез» (Рим. 16:1, 2). Без дә регуляр рәвештә яхшы хәбәрне, гомуми һәм махсус пионер булып, вәгазьләгән кардәшләргә ярату белән ярдәм күрсәтә алабыз (Рәс. 5:42).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу