«Мин вакытны ничек санап барырга тиеш?»
Үзеңә андый сорау биргәнең бармы? Моның турында кайбер мәгълүмат «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) китабының 86—87 битләрендә язылган. Өстәмә мәгълүмат, мәсәлән, «Безнең патшалык хезмәтебез» 2008 ел, сентябрь ае санындагы сораулар рамкасында бирелгән. Тормыш үзгәргәнгә, һәр очракка кагыйдәләр биреп булмый. Шуңа күрә өлкәннәр я башкалар өстәмә кагыйдәләр уйлап чыгармаса, яхшы булыр иде.
Берәр вәгазьченең вәгазьдә үткәрелгән вакыт турында соравына басмаларыбызда туры җавап китерелмәсә, үзенә мондый сорау бирсен: «Мин бу вакытта вәгазьләдемме я вәгазь белән бәйле булмаган берәр эш эшләдемме?» Айлык отчетыбызга саннар язып, без вөҗдан газабы түгел, ә шатлык кичерергә тиеш (Рәс. 23:1). Әлбәттә, беренче чиратта без вакытны санап бару турында түгел, ә хезмәтебездә тырышлыклар куеп ничек вакытны уңышлы файдаланырга — менә нәрсә турында уйлыйбыз (Евр. 6:11).