Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2011 ел, 26 декабрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
1. Гыйбрәтле сүзләр 27:21 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w06 1.10. 10 б., 8 абз.]
2. Ни өчен көлү турында «ахмаклык» дип әйтелә? (Вәг. 2:1, 2) [w06 1.11. 13 б., 6 абз.]
3. Кайбер кешеләр Сөләйманның Вәгазьче 3:1— 9 дагы сүзләре язмышның барлыгын исбатлый дип уйлый. Моңа карамастан, аның Вәгазьче 9:11 дәге сүзләре бар тормышыбыз язмыш кулында түгел икәнен ничек күрсәтә? [w09 1.4. 4 б., 4 абз.]
4. Ни өчен «артык тәкъва» булырга куркыныч? (Вәг. 7:16) [w10 15.10. 9 б., 8—9 абз.]
5. Җырларның җыры 2:7 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w06 1.12. 9 б., 2 абз.]
6. Ни өчен көтүче егет сөйгәне хакында «иреннәреннән кәрәзле бал ага» һәм «бал һәм сөт аның теле астында» дигән? (Җыр. 4:11) [w06 1.12. 9 б., 7 абз.]
7. Ишагыйянең: «Озаккамы, әй Ходай?» — дип сорап, нәрсә әйтәсе килгән? (Ишаг. 6:11) [w06 1.12. 30 б., 1 абз.]
8. Ни өчен Йәһвә бозык Ахаз патшаны коткарган? (Ишаг. 7:3, 4) [w06 1.12. 30 б., 2 абз.]
9. Ничек итеп Гайсә Мәсих «Ишай тамырыннан [үсеп чыгачак] яшь ботак» та, шул ук вакытта «Ишай тамыры» да була ала? (Ишаг. 11:1, 10) [w06 1.12. 30 б., 4 абз.]
10. Нинди урын «диңгез янындагы чүл» дип аталган? (Ишаг. 21:1) [w06 1.12. 32 б., 1 абз.]