Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Декабрь: «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы» дигән брошюра (мөселманнар өчен). Гыйнвар: «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюра. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китап. Март: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактат. Беренче килүдә Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә теләмәсә, вәгазьче кешегә аны кызыксындыра торган берәр брошюра калдыра ала.
◼ 2013 елда Искә алу кичәсе 26 март, сишәмбе көнне, кояш баегач үткәреләчәк.
◼ 2012 елга «Теократик хезмәт мәктәбенең программасының» өченче һәм дүртенче йөкләмәләре «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китапның билгеле битләренә һәм абзацларына нигезләнгән. Китапның абзацларын санаганда, кызыл юлдан башланган абзацларны гына сана.