Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Май: Брошюралар. Кызыксынган кешеләргә «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны бирегез һәм алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә тормаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. «Иң бөек исем», «Кешенең үлемсез рухы бармы?» дигән трактатлар. Июль һәм август: 32-битле брошюралар: «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы» (мөселманнар өчен), «Аллаһы җитәкчелеге. Оҗмахка алып баручы юл» (мөселманнар өчен), «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?», «Тормыш яратылган булганмы?», «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Аллаһы безне яратамы?». Кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырыш. Кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны кулланып була.
◼ Күбрәк вәгазьчеләр кирәк булган илгә күчәргә теләгән кардәшләр «Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, август ае, 6 биттәге 12—13 абзац һәм «Оештырылганнар» китабы 111—112 биттәге күрсәтмәләр буенча эш итсеннәр. Шушы илдә вәгазь өчен җаваплы булган филиалга турыдан-туры мөрәҗәгать итегез. Филиалларның адресларын соңгы «Еллык басмасы»ның ахыргы битендә карый аласыз.
◼ Искә төшерәбез: барлык җыелышлар 2012 елның 1 апрель аеннан 1 июль аена кадәр 2013 елга календарьларга һәм «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» брошюраларына җитәрлек итеп заказ бирә алалар. Бу басмалар гадәти һәм зур хәрефләр белән бастырылган шрифтта бар. Шул басмаларны шәхси заявка белән алып була, шуңа күрә аларга моның турында сораган вәгазьчеләр өчен генә заказ бирергә кирәк. Бу басмаларга билгеләнгән вакыт эчендә заказ бирергә тырышыгызчы. Әдәбият өчен җаваплы кардәш заказ ясарга мөмкин булган басмаларның телләр исемлеген jw.org. сайтында таба ала.