Очрашуның тәртибе, 13 август атнасы
13 АВГУСТ АТНАСЫ
18 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
dg 9 нчы кисәк, 9—20 абз. (25 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Йәзәкил 28—31 (10 мин)
№ 1: Мәдхия 30:10—25 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Гайсә Мәсих турында уйдырмаларны аның турында фактлардан аера бел (5 мин)
№ 3: Аллаһы исеме (td 15А) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
5 мин. Белдерүләр.
10 мин. Кабат килеп китәр өчен, нигез салабыз. Сорауларга нигезләнгән фикер алышу. 1) Беренче килүдә кабат килеп китәр өчен, ни өчен нигез салу мөһим, һәм без моны ничек эшли алабыз? 2) Киләсе очрашуда карап китәр өчен, кешегә кызык булган ачык сорауны ничек сайларга? 3) Ни өчен киләсе очрашуның вакыты турында төгәл сөйләшү һәм, мөмкин булса, кешенең телефон номерын яисә электрон адресын алу яхшы булыр иде? 4) Ни өчен без озакка сузмыйча, хәтта берничә көн эчендә, кешегә кабат килеп китәргә тиеш? 5) Беренче тапкыр кешегә килгәннән соң, нәрсә турында язып куярга кирәк?
10 мин. Бер-ике тулы вакытлы хезмәтчедән интервью ал. Тулы вакытлы хезмәтне башларга аларны нәрсә дәртләндергән? Бу хезмәтне дәвам итәр өчен, алар нинди авырлыкларны җиңеп чыккан, һәм аны калдырмаска аларга нәрсә ярдәм иткән? Алар ничек фатихаланган булган? Вәгазьчеләрне киләсе елда гомуми пионер хезмәтен башлау турында уйларга дәртләндер.
10 мин. «Вөҗданыңны сакла». Сораулар һәм җаваплар. Булачак махсус конгрессның көне билгеле булса, аны әйт.
32 җыр һәм дога