Белдерүләр тактасындагы мәгълүматны регуляр рәвештә укыйсыңмы?
Өлкәннәр, хезмәттәш ярдәмчеләр һәм җыелыштагы башка вазифаларны үтәүчеләр үз йөкләмәләрен белер өчен регуляр рәвештә белдерүләр тактасына күз сала. Әмма анда бар җыелыш өчен мөһим мәгълүмат бар. Патшалык Залын синең төркемең кайчан җыештыра икәнен беләсеңме? Район күзәтчесе я филиал җыелышыгызга берәр мөһим хат җибәрмәгәнме? Өйрәнүчеңне шушы атнада яңгыраячак ачык нотыкка чакырыр өчен нотыкның исемен беләсеңме? Җыелыш очрашулары һәм синең вәгазь төркемеңнең расписаниесендә үзгәрешләр юкмы? Андый мәгълүматның күпчелеге белдерүләр итеп очрашуларыбызда инде яңгырамый, һәм өлкәннәрнең дә һәр вәгазьчегә аны җиткерергә мөмкинлекләре юктыр. Шуңа күрә белдерүләр тактасындагы мәгълүматны регуляр рәвештә укы. Шулай эшләсәң «барысы килешле һәм тәртипле үтәчәк» (1 Көринтлеләргә 14:40).