Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2013 ел, 24 июнь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
1. Гайсәнең Яхъя 3:14, 15 тә: «Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Кеше Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр»,— дип әйткән сүзләре нәрсә аңлата? [6 май, gt 17 нче бүлек, 5 абз.]
2. Мәсихнең шәкертләре үзләренә тормышны кайчан алалар? (Яхъя 6:53) [13 май, w08 15.4. 31 б.]
3. Гайсә камил булмаган кешеләргә үз Атасын ничек ачкан? (Яхъя 8:28) [20 май, w12 15.4. 5 б., 9, 10 абз.]
4. Үз дусты Лазарның үлгәнен күргәч, Гайсәнең «күз яшьләре ага башлавы» безгә нәрсә күрсәтә? (Яхъя 11:35) [20 май, w12 15.4. 5 б., 10 абз.]
5. Гайсә үз шәкертләренең аякларын юып нинди искиткеч сабак биргән? (Яхъя 13:4, 5) [27 май, gt 113 нче бүлек]
6. Аллаһы рухы безгә ничек ярдәм итә ала? (Яхъя 14:26) [27 май, w11 15.12. 14—15 б., 9 абз.]
7. Яхъя 21:15 тә «болар» дигән сүз нәрсә аңлата һәм безнең өчен нинди сабак бар? [3 июнь, w08 15.4. 32 б., 12 абз.]
8. Рәсүлләр 2:44—47 һәм Рәсүлләр 4:34, 35 буенча мәсихчеләргә нинди рух күрсәтү яхшы булыр иде? [10 июнь, w08 15.5. 30 б., 5 абз.]
9. Рәсүлләр 7:59 буенча Стифән Гайсәгә дога кылганмы? [17 июнь, w08 15.5. 31 б., 2 абз.]
10. Барнаб безгә нинди яхшы үрнәк калдырган, һәм аңардан үрнәк алу безгә нинди файда китерәчәк? (Рәс. 9:26, 27) [24 июнь, bt-U 65 б., 19 абз.]