Очрашуның тәртибе, 1 июль
1 ИЮЛЬ АТНАСЫ
11 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
gt 38, 39 нчы бүлек (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 11—14 (10 мин)
№ 1: Рәсүлләр 11:1—18 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Бай һәм Лазар турында хикәя мәңгелек газапларның булуын исбатламый (td 30В) (5 мин)
№ 3: Синең чын дусларың кем? (Мәд.118:63) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
10 мин. Июль аенда брошюраны тәкъдим итү. Фикер алышу. 30—60 секунд эчендә территориягездәге кешеләргә бу брошюраны укырга ни өчен кызык булыр икәнен күрсәт. Аннан соң «Диннәрнең кайсысы хак?» дигән таратыр өчен брошюраның кереш мәкаләләрен кулланып, тыңлаучылардан бу мәкаләләргә нинди сораулар биреп булганы һәм кайсы шигырьләр кулланып булганы турында сора. Брошюраны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
10 мин. Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә булышабыз (4 нче өлеш). Фикер алышу. «Безнең патшалык хезмәтебез»нең (рус, 2004 ел, декабрь), 1 нче битендәге 1 нче абзацтагы материалга нигезләнеп кыска кереш сүзләр әйт (1 минуттан күбрәк булмасын). Аннан соң 2—3 нче абзацлардагы материалга нигезләнеп демонстрация күрсәт (5 минут): вәгазьче өйрәнүчегә Изге Язмалар өйрәнүенә ничек әзерләнергә икәнен күрсәтә. Ул өйрәнүләр үткәрер өчен бастырылган дүрт брошюраның берәрсеннән я «Аллаһы хәбәре» дигән брошюрадан бер абзацны куллана. Шуннан соң 2—5 нче абзацларга нигезләнеп фикер алышу үткәр, демонстрациядәге төп фикерләргә басым яса.
10 мин. Без нәрсәгә өйрәнәбез? Фикер алышу. Тыңлаучылардан Лүк 12:16—31 не укырга сора. Бу шигырьләрнең хезмәтебездә ничек ярдәм итә алганын карап чык.
35 җыр һәм дога