Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2013 ел, 30 декабрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
1. Безгә дөньяви хакимиятләргә карата басынкылыкны күрсәтергә нәрсә ярдәм итә ала? (Тит. 3:2) [4 нояб., w03 1.6. 29 б., 18—19 абз.]
2. Паулның Филимунга 4, 5 һәм 7 дә язылган сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез? [4 нояб., w08 15.10. 31 б., 7 абз.; w92-U 15.4. 25 б., 2 абз.]
3. Аллаһы тынычлыгына ничек керергә? (Евр. 4:9—11) [11 нояб., w11 15.7. 28 б., 16, 17 абз.]
4. «Гадел эшләр кылган» Шамуилдан, тугры хакимнәрдән һәм пәйгамбәрләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Евр. 11:32, 33) [18 нояб., w11 1.1. 25 б., 5, 6 абз.]
5. Ни өчен Ягъкуб «югарыдан килүче зирәклек, иң элек, саф, шулай ук тыныч» дип язган? (Ягък. 3:17) [25 нояб., w11 15.8. 30—31 б., 15 абз.]
6. «Яхшы хәбәр... үле булганнарга да игълан ителде». Бу «үле булганнар» кем иде? (1 Пет. 4:6) [2 дек., w08 15.11. 21 б., 6 абз.]
7. 1 Яхъя 2:7, 8 дә Яхъя нинди әмерне «иске» дип тә, «яңа» дип тә атый? [9 дек., w08 15.12. 27 б., 5 абз.]
8. «Альфа һәм Омега», «Беренче һәм Соңгы» дигән титуллар кемнеке? (Ачыл. 1:8, 17) [16 дек., w09 15.1. 30 б., 6 абз.]
9. Ачылыш 13:16, 17 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [23 дек., w09 15.2. 4 б., 2 абз.]
10. Ачылыш 21:1—6 дагы сүзләрдән нинди сабак алып була? [30 дек., w09 15.2. 5 б., 5 абз.; re-U 304 б., 9 абз.]