Аларга «иманда тотрыклы булырга» ярдәм итегез
Йәһвә җыю эшен бик фатихалый: һәр ел 250 000 нән күбрәк кеше суга чумдырыла! (Кан. 28:2). Өйрәнүче суга чумдырылгач, кайбер вәгазьчеләр аның белән өйрәнүдән туктый һәм үз игътибарларын башкаларга туплый. Кайбер өйрәнүчеләр дә өйрәнүеннән туктап хезмәткә күбрәк вакыт багышлый. Ләкин өйрәнүчеләргә хакыйкатьтә тамырлар җибәрү үтә мөһим. Аларга Мәсихтә «тамырланырга» һәм «иманда тотрыклы булырга» кирәк (Көл. 2:6, 7; 2 Тим. 3:12). Шуңа күрә өйрәнүчегә, суга чумдырылгач та, Изге Язмаларны өйрәнүен дәвам итеп, төп басманы һәм «Аллаһы мәхәббәте» дигән китапны тәмамларга кирәк («Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, апрель ае, 2 нче битне кара).