Очрашуның тәртибе, 11 август
11 АВГУСТ АТНАСЫ
38 җыр һәм дога
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
lr 3 нче бүлек (30 мин)
Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Саннар 7—9 (10 мин)
№ 1: Саннар 9:9—23 (4 минут яисә азрак)
№ 2: Төрле телләрдә сөйләшү вакытлыча бирелгән сәләт (td 10Г) (5 мин)
№ 3: Аллаһы һәр бәйрәмне дә хуплыймы? (lr 29 нчы бүлек) (5 мин)
Хезмәт очрашуы
5 мин. «1914—2014 ел. Патшалык йөз ел идарә итә!» Фикер алышу. Бу битнең башындагы абзацны укы. Август аендагы Хезмәт очрашуларында зур басым Патшалыкка ясалачак. Өстәмә вәгазь очрашулары турында әйт.
10 мин. «Безнең сайт» дигән яңа буклетны куллан. Буклетның эчтәлеген карап чык. Демонстрация әзерлә: вәгазьче кешегә буклет тәкъдим итә, ә аннары электрон җайланма кулланып кешегә jw.org дигән сайтны күрсәтә.
15 мин. «Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Патшалык турында кыю сөйлибез». Фикер алышу. Бер демонстрация әзерлә. Вәгазьче кибеттә чиратта басып тора. Артта торучы кеше газетага карап: «Дөнья шундый тынгысыз! Кешеләр бар сорауларга җавапны белә дип саный, әмма хәлләр начарлана бара гына»,— ди. Вәгазьче үз эченнән: «Миңа нәрсәдер әйтергә һәм Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләргә кирәк!» — дип уйлап куя. Ул: «Әйе, гел начар хәбәрләр генә ишетәбез. Әмма минем сезгә бер буклет бирәсем килә. Монда бер сайт турында әйтелә. Аның ярдәмендә мин тормыштагы күп кенә мөһим сорауларга җавап ала алдым»,— ди. Вәгазьче буклеттагы бер фикерне әйтә, кеше кызыксына башлый.
47 җыр һәм дога