Очрашуның тәртибе, 16 февраль
16 ФЕВРАЛЬ АТНАСЫ
19 җыр һәм дога
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
lr 30 нчы бүлек (30 мин)
Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Хакимнәр 15—18 (8 мин)
№ 1: Маттай 5:33—48 (3 мин яисә әзрәк)
№ 2: Изге Язмаларның төп темасы нинди? (igw 8 б., 1—4 абз.) (5 мин)
№ 3: «Бөтен кеше дә котыла» дигән караш Изге Язмаларга нигезләнмәгән (td 19В) (5 мин)
Хезмәт очрашуы
Бу айның темасы: «Игелекле эшләргә ашкынып тор»! (Тит. 2:14)
15 мин. Яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләргә әзер бул. Фикер алышу. Ни өчен вәгазьгә әзерләнер өчен иң беренче чиратта Йәһвәгә дога кылырга кирәк? (Мәд. 142:10; Рәс. 4:31) Дога кылудан тыш тагын нәрсә эшләү мөһим? (Езра 7:10) Йөрәгеңне әзерләгәч, үзең белән алачак басмаларны һәм сумканы әзерләп куяр өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Ни өчен вәгазьгә әзерләнеп бару файдалы? («Күзәтү манарасы», 2008 ел, 15 июль саны, 10 нчы б., 9 абзацны кара.) Син вәгазьгә ничек әзерләнәсең? Демонстрация әзерлә: вәгазьче хезмәткә барыр алдыннан үзе белән алырга теләгән буклетларны яисә брошюраларны янә карап чыга. Аннары ул сумкасын җыя һәм электрон җайланмасын хезмәттә кулланып булганын тикшерә. Басым яса: вәгазьчеләр хезмәткә яхшы әзерләнергә тиеш (2 Тим. 3:17).
15 мин. «Кичә алдыннан һәм аннан соң Йәһвә белән Гайсәнең ашкынуларыннан үрнәк алырсыңмы?» Сораулар һәм җаваплар. Һәрбер кешегә Кичәгә чакыруны бир һәм эчтәлеген карап чык. 4 нче биттәге кереш сүзләр нигезендә чакыруны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәтүче кыска демонстрация әзерлә.
30 җыр һәм дога