Очрашуның тәртибе, 9 март
9 МАРТ АТНАСЫ
44 җыр һәм дога
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
lr 33 нче бүлек (30 мин)
Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: 1 Ишмуил 1—4 (8 мин)
№ 1: Маттай 6:24—33 (3 мин яисә әзрәк)
№ 2: Изге Язмаларда Мәсих турында нинди пәйгамбәрлекләр бар? (igw 10 б.) (5 мин)
№ 3: Кешеләргә күренмичә кайта (td 21А) (5 мин)
Хезмәт очрашуы
Бу айның темасы: «Һәртөрле яхшы эшкә әзер» булыгыз (Тит. 3:1).
10 мин. «Һәртөрле яхшы эшкә әзер» булыгыз. Айның темасына нигезләнгән нотык. Гыйбрәтле сүзләр 21:5, Титуска 3:1 һәм 1 Петер 3:15 укы һәм фикер алыш. Яхшы әзерләнү мәсихчеләргә нинди файда китерә? Аңлат. Бу айдагы Хезмәт очрашуларының кайбер пунктларын әйтеп бир һәм аларның айның темасы белән ничек бәйле булуы турында фикер алыш.
10 мин. Теократик хезмәт мәктәбенең күзәтчесеннән интервью ал. Син нинди вазифалар башкарасың? Мәктәпне үткәрүгә һәр атна ничек әзерләнәсең? Ни өчен укучылар үз йөкләмәләрен яхшы әзерләргә тиеш? Җыелыштагылар очрашуга алдан әзерләнеп килсә, нинди файда алачак?
10 мин. «Син Кичәгә әзерләнәсеңме?» Фикер алышу. 2013 елгы «Безнең патшалык хезмәтебез», март санындагы 2 нче биттә язылганнарны карап чык. Демонстрация әзерлә: вәгазьче Кичәгә килгән кешене җылы каршы ала.
8 җыр һәм дога