Очрашуның тәртибе, 8 июнь
8 ИЮНЬ АТНАСЫ
6 җыр һәм дога
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
lr 46 нчы бүлек (30 мин)
Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: 2 Ишмуил 19—21 (8 мин)
№ 1: Маттай 13:16—30 (3 мин яисә әзрәк)
№ 2: Кем бәхетле? (igw 22 б., 1—3 абз.) (5 мин)
№ 3: «Ахыр заман», «заман ахыры» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (td 25А) (5 мин)
Хезмәт очрашуы
Бу айның темасы: «Күптән үткән көннәрне исегезгә төшерегез» (Кан. 32:7).
10 мин. «Күптән үткән көннәрне исегезгә төшерегез». Бу айның темасына нигезләнгән нотык. Канун 4:9; 32:7 һәм Мәдхия 70:15—18 укы һәм фикер алыш. Безнең көннәрдәге Аллаһы хезмәтчеләренә теократик тарихыбыздагы кешеләр белән вакыйгалар турында искә төшерү нинди файда китерә? Аңлат. Вәгазьчеләргә өйрәнер өчен брошюраның «Архивыбыздан» дигән рубрикасындагы мәкаләләрне гаилә белән гыйбадәт кылганда вакыт-вакыт карап чыгарга тәкъдим ит. Бу айдагы Хезмәт очрашуларының кайбер пунктларын әйтеп бир һәм аларның тема белән ничек бәйле булуы турында фикер алыш.
20 мин. «Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Ишек төбендә өйрәнү башлыйбыз». Фикер алышу. Хезмәт күзәтчесе үткәрә. Җыелыш отчетындагы кайбер саннарга игътибар итеп, әле күп Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга мөмкинлек барлыгын күрсәт. Демонстрация әзерлә: тәҗрибәле вәгазьче рамкадагы кереш сүзләргә нигезләнеп ишек төбендә Изге Язмалар өйрәнүен башлый. Барысын да ишек төбендә Изге Язмалар өйрәнүен башларга дәртләндереп җибәр.
29 җыр һәм дога