Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2015 ел, 26 октябрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
2 Патшалар 13:18, 19 да язылган очрак Аллаһыга хезмәт итүдә ашкынучан һәм эчкерсез булуының мөһимлеген ничек күрсәтә? [7 сентябрь, w10 15.4. 26 б., 11 абз.]
Юныс пәйгамбәр булып хезмәт иткәндә, кем патша булган һәм, 2 Патшалар 14:23—25 тә язылганны исәпкә алсак, Юнысның хезмәте турында нәрсә белеп була? [7 сентябрь, w09 1.4. 9 б., 4 абз.]
Әхәз патша Ишагыя аша әйтелгән Аллаһы сүзенә ышанмавын ничек күрсәткән? Без мөһим карарлар кабул иткәндә, үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз? (2 Пат. 16:7) [14 сентябрь, w13 15.11. 17 б., 5 абз.]
Рабсак кулланган нинди ысулны Аллаһының дошманнары бүген куллана һәм дошманнарның фикерләренә каршы торырга безгә нинди сыйфат булышыр? (2 Пат. 18:22, 25) [14 сентябрь, w10 15.7. 13 б., 3—4 абз.]
Йошиянең басынкылык мисалы безгә Изге Язмаларны өйрәнүдән һәм укудан күбрәк файда алырга ничек ярдәм итә? (2 Пат. 22:19, 20) [21 сентябрь, w02 1.2. 25 б., 15 абз.]
Мегиддо тавы борынгы заманнарда никадәр әһәмиятле урын булган? (2 Пат. 23:29) [28 сентябрь, w09 1.10. 5 б., 4—6 абз.]
Шеланың әтисе Кыйнан яки Әрпәкшәд булганмы? (1 Ел. 1:18) [5 октябрь, w05 1.10. 8 б.]
Без рухи сугышта кыюлык белән катнаша алсын өчен, 1 Елъязма 5:18—22 дә язылган очрак безгә ничек көч өсти ала? [12 октябрь, w05 1.10. 9 б., 7 абз.]
Канның изгелегенә кагылышлы канунга килгәндә, нәрсә ярдәмендә Давыт бу канунның рухын аңлый һәм аңа буйсына алган? Давытның мисалы безне нәрсә эшләргә этәрә? (1 Ел. 11:17—19) [19 октябрь, w12 15.11. 6, 7 б., 12—14 абз.]
Килешү сандыгын Иерусалимга күчергәндә, Давыт нәрсә эшләмәгән һәм без бу очрактан нәрсәгә өйрәнәбез? (1 Ел. 15:13) [26 октябрь, w03 1.7. 20 б., 11—13 абз.]