Аллаһы Сүзе синең тормышыңа тәэсир итеп торамы?
Изге Язмаларны көн саен уку безгә иманда тамырланырга һәм тотрыклы булырга булыша (Көл. 2:6, 7). Ләкин Йәһвә Сүзенең тормышыбызга тәэсир итүен теләсәк, безгә анда язылганнар өстеннән уйланырга һәм анда китерелгән принциплар буенча яшәргә кирәк (Евр. 4:12; Ягък. 1:22—25). Йошуа 1:8 дә уңыш китерә торган укуның өч ягы — 1) Аллаһы Сүзен «көне-төне уку», 2) аны «акрын тавыш белән» уку, ягъни уйланып һәм Изге Язмаларда сурәтләнгән вакыйгаларны күз алдыңа китереп уку һәм 3) анда «язылганнарның барысын җентекләп үтәү» турында әйтелә. Бу китаптагы киңәшләрне кулланып яшәсәк, без һәрвакыт уңышлы булырбыз һәм «зирәклек белән эш итәрбез».