«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
6—12 АВГУСТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 17, 18
«Рәхмәтле бул»
(Лүк 17:11—14) Иерусалимга юл тотканда, ул Сама́рия белән Гәлилә́я арасыннан үтеп бара иде. 12 Бер авылга кергәндә, аны махау авырулы ун кеше күреп алды һәм аңардан читтәрәк тукталды. 13 Алар көчле тавыш белән: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип кычкырдылар. 14 Аларны күргәч ул: «Барыгыз, руханиларга күренегез»,— диде. Алар барган чакта савыктылар.
nwtsty, Лк 17:12, 14 кә аңлатмалар
махау авырулы ун кеше: Изге Язмалар язылган чорда махаулылар, күрәсең, бергә җыелып, төркемләп яшәгән, һәм шулай итеп алар бер-берсенә ярдәм итә алган (2Пат 7:3—5). Аллаһы кануны буенча, махаулылар башкалардан аерым яшәргә тиеш булган. Махаулы кешегә шулай ук: «Нәҗес, нәҗес!» — дип кычкырып, үзе турында башкаларны кисәтергә кирәк булган (Лв 13:45, 46). Шуңа күрә махаулылар Гайсәдән читтәрәк тукталган булган да. (Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.)
руханиларга күренегез: Гайсә Мәсих җирдә булганда Муса кануны буенча яшәгән һәм Һарун токымы үтәгән руханилыкның гамәлдә булуын таныган. Махаулы ун кешене савыктыргач, ул аларга руханига барып күренергә кушкан (Мт 8:4; Мк 1:44). Муса кануны буенча, рухани махаулы кешенең савыкканын расларга тиеш булган. Махаудан савыккан кешегә шулай ук гыйбадәтханәгә барып, билгеләнгән корбаннарны китерергә кирәк булган (Лв 14:2—32).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 17:7—10) Кайсыгыз җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан үз хезмәтчесенә: „Кил монда тизрәк, табын янына утыр“,— дияр? 8 Әллә сез аңа: „Миңа кичке ашка берәр нәрсә әзерлә һәм, мин ашап-эчкәндә, билеңне буып, миңа хезмәт ит. Шуннан соң үзең ашап-эчәрсең“,— димәссезме? 9 Үзенә кушканнарны башкарып чыккан хезмәтчегә хуҗасы әллә рәхмәт әйтеп торырмы? 10 Сез дә үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез».
nwtsty, Лк 17:10 га аңлатма
мактауга лаексыз: Сүзгә-сүз «бернигә дә яраксыз». Гайсәнең бу мисал белән хезмәтчеләр — үзенең шәкертләре — үзләрен бернигә дә файдасыз я яраксыз дип санарга тиеш дип әйтәсе килмәгән. Контекст буенча, «мактауга лаексыз» дигән сүзләр шуны аңлата: хезмәтчеләр үзләрен аерым хөрмәткә я мактауга лаек дип санарга тиеш түгел, ә үзләрен тыйнак тотарга тиеш булган. Кайбер белгечләр бу төшенчә гипербола буларак кулланыла дип саный. Аның мәгънәсе «без аерым игътибарга лаек булмаган хезмәтчеләр генә».
(Лүк 18:8) Сезгә шуны әйтәм: урнаштырачак һәм моны тоткарланмыйча башкарачак. Шулай да Адәм Улы килгәч, җирдә андый иман табар микән?»
nwtsty, Лк 18:8 гә аңлатма
андый иман: Бу контекстта Гайсә гомуми мәгънәдәге иман турында түгел, ә үзенең мисалындагы тол хатынныкы кебек иман турында әйткән (Лк 18:1—8). Моңа дога көченә иман итү һәм Аллаһының үз сайланганнары хакына гаделлек урнаштырачак икәненә иман итү дә керә. Гайсә, күрәсең, шәкертләре үз иманнарының сыйфаты турында уйлансын өчен, иман турындагы сорауны җавапсыз калдырган. Дога һәм иман турындагы мисал аеруча урынлы булган, чөнки моңа кадәр Гайсә үзенең шәкертләре очраячак сынаулар турында сөйләгән булган (Лк 17:22—37).
13—19 АВГУСТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 19, 20
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 19:43) Чөнки шундый көннәр килер ки, дошманнарың очланган бүрәнәләрдән сине уратып ныгытмалар төзер, сине чолгап алыр һәм бар яктан сиңа ташланыр.
nwtsty, Лк 19:43 кә аңлатма
очланган бүрәнәләрдән... ныгытмалар: Яки «казык читән». Грек сүзе ха́ракс Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Аның мәгънәсе «берәр мәйданны киртәләү өчен кулланылган очланган таяк я колга; бүрәнә» һәм шулай ук «бүрәнәләрдән төзелгән хәрби корылма; казык читән». Гайсәнең сүзләре б. э. 70 елында, Тит җитәкчелегендәге римлылар Иерусалим тирәли камау стенасын, ягъни казык читән, төзегәч, үтәлгән. Титның өч максаты булган: яһүдләргә качарга юл куймау, шәһәрнең кулга алынуын тизләтү һәм анда торучыларны ачлыктан интектереп бирелергә мәҗбүр итү. Иерусалим тирәли бу ныгытманы төзер өчен, Рим гаскәре ул җирдәге бөтен агачларны кисеп бетергән.
(Лүк 20:38) Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы, чөнки аның өчен барысы да тере».
nwtsty, Лк 20:38 гә аңлатма
аның өчен барысы да тере: Яки «аның карашыннан барысы да тере». Изге Язмалар буенча, Аллаһыдан читләшеп яшәгән тере кешеләр аның карашыннан үле (Эф 2:1; 1Тм 5:6). Ә Аллаһының хупланган хезмәтчеләре, үлсәләр дә, Йәһвәнең карашыннан әле дә тере, чөнки аның аларны үледән терелтү нияте, һичшиксез, үтәләчәк (Рм 4:16, 17).
20—26 АВГУСТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 21, 22
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 21:33) Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.
nwtsty, Лк 21:33 кә аңлатмалар
Күк һәм җир юкка чыгар: Башка шигырьләр күкнең һәм җирнең мәңге булачагын күрсәтә (Яр 9:16; Зб 104:5; Вг 1:4). Шуңа күрә Гайсәнең мондагы сүзләрен гипербола буларак аңлап була. Мәгънәсе: хәтта мөмкин булмаган нәрсә килеп чыкса да, ягъни күк белән җир юкка чыкса да, Гайсәнең сүзләре барыбер үтәлер. (Мт 5:18 белән чагыштыр.) Әмма монда әйтелгән күк белән җир Ач 21:1 дә «элекке күк һәм элекке җир» дип аталган образлы күкләр белән җирне дә аңлатырга мөмкин.
минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас: Яки «минем сүзләрем, һичшиксез, юкка чыкмас». Монда «юк» дигәнне аңлаткан ике грек сүзен фигыль белән куллану ниндидер фикернең, һичшиксез, кире кагылуын ассызыклый һәм Гайсә сүзләренең үзгәрмәс икәненә басым ясый.
27 АВГУСТ — 2 СЕНТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 23, 24
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 23:31) Яшел агач белән шулай эшлиләр икән, ул корыгач нәрсә булыр?»
nwtsty, Лк 23:31 гә аңлатма
Яшел агач белән... ул корыгач: Гайсә, күрәсең, Яһүд халкын күздә тота. Ул әле берникадәр дымы булган үлеп бара торган агачка охшаш булган, чөнки Гайсә җирдә булган һәм аңа ышанучы яһүдләр булган. Әмма Гайсәне тиздән җәзалап үтерәчәкләр, ә тугры яһүдләр изге рух белән майланып, рухи Исраилнең өлеше булып китәчәк (Рм 2:28, 29; Гл 6:16). Шул чак Исраил халкы, корыган агач шикелле, рухи яктан үле булачак (Мт 21:43).
(Лүк 23:33) Алар Баш сөяге дип аталган урынга килде. Гайсәне баганага кадакладылар. Җинаятьчеләрнең берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.
nwtsty, медиаматериал
Үкчә сөягендә кадак
Бу фоторәсемдә 11,5 см озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең, күрәсең, агач баганага кадаклар кагып үтерелгәнен раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә.