МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвәнең иҗади эшләре безне кыюлыкка өйрәтә
Изге Язмаларда искә алынган ир-атларның һәм хатын-кызларның мисалы ярдәмендә Йәһвә безне үз сыйфатларын үстерергә өйрәтә. Әмма ул шулай ук безне үзенең иҗади эшләре ярдәмендә дә өйрәтә (Әп 12:7, 8). Кыюлык турында әйткәндә, без арыслан, ат, мангуст, колибри һәм филдән нәрсәгә өйрәнәбез?
«ИҖАДИ ЭШЛӘРДӘН КЫЮЛЫККА ӨЙРӘНЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ана арысланнар, үз балаларын яклап, ничек кыюлык күрсәтә?
Ат сугышта кыю булсын өчен, аны ничек әзерлиләр?
Ни өчен мангуст агулы еланнардан курыкмый?
Кечкенә генә колибри ничек кыюлык күрсәтә?
Филләр, үз көтүендәге филләрне яклаганда, ничек кыюлык күрсәтә?
Кыюлык турында әйткәндә, сез бу хайваннардан нәрсәгә өйрәндегез?