МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвә башкарган эшебезне хәтерли
Кайчак башкалар өчен кылган эшебез игътибарсыз кала һәм тиз онытыла кебек тоелырга мөмкин. Ә Йәһвә өчен башкарган эшебез турында нәрсә әйтеп була? Безнең рәхмәтле Аллаһыбыз аңа хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны беркайчан да онытмый. Сәламәтлегебез аркасында күпне эшли алмасак та, ул безне калдырмаячак (Ев 6:10).
«ЙӘҺВӘ ОНЫТМЫЙ УЛ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Хибшман кардәш нинди хезмәт төрләрендә ашкынып катнашкан?
Хибшман кардәшнең хатыны үлгәч һәм олы яшьтә булганга мөмкинлекләре чикле булып киткәч, Йәһвә аны онытмаганын ничек күрсәткән?
Хибшман кардәшнең тулы хезмәттә үткәргән тормышы бай булган икәне нәрсәдән күренә? (Гс 10:22)