Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 гыйнвар 6-7 б.
  • 22—28 гыйнвар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 22—28 гыйнвар
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 гыйнвар 6-7 б.

22—28 ГЫЙНВАР

ӘЮП 38, 39

11 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Сез иҗади эшләрне күзәтер өчен вакыт бүлеп куясызмы?

(10 мин)

Җирне барлыкка китергәндә, Йәһвә, тукталып, үз эшенә нәтиҗә ясаган (Яр 1:10, 12; Әп 38:5, 6; w21.08 9, абз. 7)

Фәрештәләр Йәһвәнең иҗади эшләрен шатланып күзәткән (Әп 38:7; w20.08 14, абз. 2)

Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтү һәм алар турында уйлану аңа ышанычыбызны ныгытачак (Әп 38:32—35; w23.03 17, абз. 8)

Әни кеше кечкенә кызы белән ишегалларында шатланып күбәләкне күзәтә.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Әп 38:8—10. Бу өзектән Йәһвә турында Канун Чыгаручы буларак нәрсә белеп була? (it-1-U 810, абз. 1, 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Әп 39:1—22 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешенең сөйләшәсе килмәгәнен аңлап алгач, әңгәмәне уңай фикер әйтеп тәмамла (lmd 2 дәрес, 3 пункт).

5. Кабат килеп китү

(5 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Беренче сөйләшүдә кеше күптән түгел генә якын кешесен югалтканы турында әйткән иде (lmd 9 дәрес, 3 пункт).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Дөньядагы вакыйгалар һәм кешеләрнең сыйфатлары соңгы көннәрдә яшәгәнебезне раслый» (lmd кушымта А, 1 пункт) (th 16 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

111 җыр

7. Иҗади эшләрне күзәтү иң мөһим нәрсәне исебездә тотарга булыша

(15 мин). Фикер алышу.

Әюп Йәһвә булдырган кайбер курку-хөрмәт уятырлык хайваннар турында: бегемот, ләкләк, тәвә кошы, крокодил, бөркет, ат һәм кыргый үгез турында уйлана. Әюп янында Илуй һәм өч ялган юатучы утыра, арткы планда давыл болытлары күренә.

Үзенең өч «дусты» һәм Шайтанның һөҗүмнәре аркасында Әюп игътибарын үз авырлыкларына һәм үзенә әйтелгән гаделсез тәнкыйтьләүгә туплаган.

Әюп 37:14 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

Рухи карашын яңадан кайтарыр өчен Әюпкә нәрсә эшләргә кирәк булган?

Сынаулар аркасында төшенкелеккә бирелгәндә, иҗади эшләрне күзәтү Йәһвәнең бөеклеген исебездә тотарга булышачак, аңа тугры булып калырга теләгебезне ныгытачак һәм аның безне кайгырта алачагына ышанычыбызны арттырачак (Мт 6:26).

«Әюп китабыннан сабаклар. Хайваннар дөньясы» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Бу видео сезнең Йәһвәгә ышанычыгызны ничек ныгытты?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 4 бүлек, абз. 13—20

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 54 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу