Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 гыйнвар 8-9 б.
  • 29 гыйнвар — 4 февраль

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 29 гыйнвар — 4 февраль
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 гыйнвар 8-9 б.

29 ГЫЙНВАР — 4 ФЕВРАЛЬ

ӘЮП 40—42

124 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Әюп очрагы безне нәрсәгә өйрәтә?

(10 мин)

Безнең белемебез Йәһвәнеке белән чагыштырганда бик чикле икәнен танырга кирәк (Әп 42:1—3; w10 15.10. 3, 4, абз. 4—6)

Йәһвә һәм аның оешмасы биргән киңәшне кабул итәргә әзер булыгыз (Әп 42:5, 6; w17.06 25, абз. 12)

Йәһвә сынауларга карамастан үзенә тугры калган кешеләрне әҗерсез калдырмаячак (Әп 42:10—12; Яг 5:11; w22.06 25, абз. 17, 18)

Әюп һәм аның хатыны, бер-берсенә назлы карап, калкулыкта тора. Әюп кулы белән өйләренә һәм утлап йөргән көтүләренә таба күрсәтә.

Йәһвә Әюпне сафлык саклаганы өчен бүләкләгән

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Әп 42:7. Әюпнең өч «дусты» чынлыкта кемгә каршы сөйләгән һәм моны аңлау безгә мыскыллауны кичереп чыгарга ничек булыша ала? (it-2-U 141, абз. 6)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Әп 42:1—17 (th 11 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Христиан динен тотмаган кеше белән сөйләшү (lmd 5 дәрес, 3 пункт).

5. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 13 дәрес, 6, 7 пункт һәм Кайберәүләр әйтә (lmd 11 дәрес, 4 пункт)

6. Нотык

(4 мин) Тема: «Җир беркайчан да юк ителмәячәк» (lmd кушымта А, 2 пункт) (th 13 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

108 җыр

7. Башкаларга Йәһвәнең яратуын тоярга булышыгыз

(15 мин). Фикер алышу.

«Без Йәһвәнең гаиләсендә чын ярату таптык» дигән видеодан бер күренеш. Мими әнисе белән хастаханәдә яткан апа-кардәшкә чәчкәләр белән открытка китерә.

Без шатлык белән Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз, чөнки ул — мәхәббәтнең үзе (1Ях 4:8, 16). Йәһвәнең яратуы безне аңа җәлеп итә һәм аңа якынлашырга дәртләндерә. Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без барыбыз аның яратуын тоябыз.

Без, Йәһвәдән үрнәк алып, гаиләбезгә, имандашларыбызга һәм башкаларга ярату күрсәтергә тырышабыз (Әп 6:14; 1Ях 4:11). Шулай итеп, без кешеләргә Йәһвә белән танышырга һәм аңа якынлашырга булышабыз. Әмма башкаларга ярату күрсәтмәсәк, аларга Йәһвәнең яратуын тоярга кыен булачак.

«Без Йәһвәнең гаиләсендә чын ярату таптык» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Ли Ли һәм Мими очрагыннан ярату күрсәтүнең мөһимлеге турында нәрсәгә өйрәнеп була?

Кардәшләр Йәһвәнең яратуын сизсен өчен без нәрсә эшли алабыз?

  • Аларны Йәһвәнең кадерле сарыклары итеп күрик (Зб 100:3).

  • Аларны ныгытачак сүзләр сөйләргә тырышыйк (Эф 4:29).

  • Аларның хисләрен аңларга тырышыйк (Мт 7:11, 12).

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 5 бүлек, абз. 1—8, 39 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 126 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу