Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 март 9-16 б.
  • 1—7 апрель

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 1—7 апрель
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 март 9-16 б.

1—7 АПРЕЛЬ

ЗӘБУР 23—25

4 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Йәһвә — Көтүчем минем»

(10 мин)

Йәһвә безне алып бара һәм яклый (Зб 23:1—4; w22.01 3, 4, абз. 5, 6)

Йәһвә безне тукландыра (Зб 23:5; w11-U 1.5. 31, абз. 5)

Көтүче сарык бәрәнен, кулда тотып, назлап сыйпый.

Игътибарлы көтүче үз сарыклары турында кайгырткан кебек, Йәһвә дә үз хезмәтчеләренең ихтыяҗларын кайгырта.

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Йәһвә шәхсән минем турында ничек кайгырта?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 23:3. «Тәкъвалык юллары» нәрсә ул һәм алардан тайпылмаска безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (w11 15.2. 24, абз. 1—3)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 23:1—24:10 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Әйләнә-тирә мохит турында борчылуын әйткән кешегә Изге Язмалардан дәртләндергеч өзек күрсәт (lmd 2 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасын алган кешегә Изге Язмаларны өйрәнү ничек үтә икәнен күрсәт (lmd 9 дәрес, 3 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 14 дәрес, 4 пункт (lmd 11 дәрес, 3 пункт)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

54 җыр

7. Без чит кешеләрнең тавышын кире кагабыз

(15 мин). Фикер алышу.

Көтүче һәм чит кеше сарык көтүен чакыра. Сарыклар үз көтүчесен тыңлап, аңа иярә.

Сарыклар үз көтүчесе тавышын белә һәм аның артыннан иярә. Ә чит кешедән алар качып китә, чөнки аның тавышын белми (Ях 10:5). Шулай ук без дә үзебезнең кайгыртучан һәм ышанычлы рухи Көтүчеләребез Йәһвә белән Гайсәнең тавышын тыңлыйбыз (Зб 23:1; Ях 10:11). Ә «хәйләкәр сүзләр» ярдәмендә иманыбызны җимерергә тырышкан чит кешеләрнең тавышын кире кагабыз (2Пт 2:1, 3).

Яратылыш китабының өченче бүлегендә чит-ят тавышының беренче тапкыр җирдә ничек яңгыраганы сурәтләнә. Анда без Шайтанның Хаува белән елан аша сөйләшкәне һәм шулай итеп аны алдаганы турында укыйбыз. Аның дусты булып кыланып, Шайтан Йәһвәнең сүзләрен һәм мотивларын бозып күрсәткән. Кызганычка каршы, Хаува аны тыңлаган, ә бу аңа һәм аның гаиләсенә коточкыч газаплар китергән.

Бүген Шайтан, Йәһвә һәм аның оешмасы турында начар хәбәрләр, яртылаш дөреслек һәм чеп-чи ялган таратып, бездә шикләр тудырырга тырыша. Чит-ятның тавышын ишетү белән без качып китәргә тиеш! Аны тыңлау, хәтта бераз, кызыксынудан гына тыңлау, куркыныч. Кыска гына сөйләшү вакытында Шайтанга Хауваны алдар өчен берничә сүз кирәк булган (Яр 3:1, 4, 5). Ләкин безнең якын танышыбыз, чын күңелдән яхшылык теләп, Йәһвәнең оешмасы турында тискәре мәгълүмат белән уртаклашырга теләсә, нәрсә эшләргә?

«„Чит кешеләрнең тавышын“ кире как» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Джейд әнисе белән туган хәлдә үзен ничек тоткан? Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 8 бүлек, абз. 1—4, 61, 62 б. рамкалар

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 55 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу