8—14 АПРЕЛЬ
ЗӘБУР 26—28
34 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Давыт сафлык юлында йөрү тәвәккәллеген ничек ныгыткан?
(10 мин)
Давыт Йәһвәдән үзен сафландыруын сораган (Зб 26:1, 2; w05 1.3. 23, абз. 8, 9)
Давыт начар кешеләр белән аралашудан баш тарткан (Зб 26:4, 5; w05 1.3. 25, абз. 12, 13)
Йәһвәгә гыйбадәт кылу Давытка рәхәтлек китергән (Зб 26:8; w05 1.3. 26, абз. 17, 18)
Давыт, хаталар кылган булса да, Йәһвә алдында «саф йөрәк» белән йөргән (1Пат 9:4). Аның сафлыгы Йәһвәгә җаны-тәне белән бирелгәнлегеннән һәм аны яратканыннан күренгән.
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Зб 27:10. Үзебезне якын дуслар ташлагандай итеп хис итсәк, бу шигырь безне ничек юата ала? (w06 1.8. 18, абз. 15)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Зб 27:1—14 (th 2 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(2 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәтү коралларыбыздан берәр буклетны куллан (th 3 дәрес).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткән тапкыр калдырган буклетның соңгы битендәге сорауны карап чык. Аннары jw.org сайтын күрсәт, һәм анда кирәкле теманы ничек табарга икәнен аңлатып бир (lmd 9 дәрес, 3 пункт).
6. Нотык
(5 мин) Тема: «Экология һәм климат белән бәйле проблемалар хәл ителәчәк» (lmd кушымта А, 3 пункт) (th 13 дәрес).
128 җыр
7. Әхлакый сафлык саклаган яшүсмерләр
(15 мин). Фикер алышу.
Мәсихче яшьләргә, әхлакый яктан саф булып калыр өчен, көрәш алып барырга кирәк. Алар камилсез, һәм яшь булганга аларның җенси теләкләре бик көчле булырга мөмкин, ә бу дөрес булганны эшләргә комачаулый ала (Рм 7:21; 1Кр 7:36). Алар шулай ук башкаларның җенси мөнәсәбәтләргә, шул исәптән гомосексуаль мөнәсәбәтләргә, керү тәкъдимнәренә һәрвакыт каршы торырга тиеш (Эф 2:2). Без үз сафлыкларын саклар өчен көрәш алып барган яшьләр белән горурланабыз.
«Җенси мөнәсәбәткә керү тәкъдименә ничек каршы торырга?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Кори һәм Камрин үз яшьтәшләренең нинди басымына очраган?
Аларга үз сафлыкларын саклап калырга нәрсә булышкан?
Изге Язмалардагы нинди принциплар сезгә охшаш хәлләрдә нык торырга булыша ала?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 8 бүлек, абз. 5—12