Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 июль 10-16 б.
  • 5—11 август

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 5—11 август
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 июль 10-16 б.

5—11 АВГУСТ

ЗӘБУР 70—72

59 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Аллаһының кодрәте турында «киләсе буынга» сөйләгез

(10 мин)

Давыт яшь чагында Йәһвәнең яклавын күргән (Зб 71:5; w22.01 6, абз. 15)

Давыт олыгайган чагында да Йәһвәнең ярдәмен сизгән (Зб 71:9; w14 15.3. 20, 21, абз. 3, 4)

Давыт, туплаган тәҗрибәсе турында яшьләргә сөйләп, аларны рухландырган (Зб 71:17, 18; w14 15.1. 23, абз. 4, 5)

Үткән атнада үткән «Гаилә өйрәнүе өчен киңәшләр» дигән пунктка китерелгән фотографиядә сурәтләнгән гаилә. Алар олы яшьтәге парны гаилә өйрәнүенә чакырган. Бу пар фотографияләр күрсәтә һәм тормышта булган очракларын сөйли. Барысы аларны кызыксынып тыңлый.

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Мин гаилә өйрәнүебез вакытында җыелышыбызда күптән хезмәт иткән нинди кардәштән интервью алырга теләр идем?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 72:8. Йәһвәнең Ибраһимга биргән вәгъдәсе Сөләйман патшаның идарәсе вакытында ничек үтәлгән булган? (Яратылыш 15:18) (it-1-U 686, абз. 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 71:1—24 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше бәхәсләшә башлый, шуңа күрә әңгәмәне уңай фикер әйтеп тәмамла (lmd 4 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Туганың белән үткән сөйләшүне дәвам ит. Ул Изге Язмаларны өйрәнергә икеләнеп тора (lmd 8 дәрес, 4 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(5 мин) Нотык. Тема: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре үзләренең кайбер карашларын үзгәрткән?» (ijwfq 49) (th 17 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

76 җыр

7. Гаилә өйрәнүе өчен тәкъдимнәр

(15 мин). Фикер алышу.

Шул ук гаилә баскан килеш Патшалык җырын җырлый.
Гаилә JW Broadcasting® программасын карый.
Гаилә өйрәнүдәге сәхнәләштерү вакытында кызларның берсе әнисенең соравына җавап бирә.

Гаилә белән гыйбадәт кылу киче балаларга Йәһвәдән өйрәнергә мөмкинлек бирә (Эф 6:4). Өйрәнү тырышлыклар куюны таләп итә. Ләкин ул, аеруча балаларның Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне белү теләге үскәндә, күңелле вакыт булырга мөмкин (Ях 6:27; 1Пт 2:2). «Гаилә өйрәнүе өчен тәкъдимнәр» дигән рамканы карап чыгыгыз. Бу әти-әниләргә гаилә өйрәнүен гыйбрәтле дә, күңелле дә үткәрергә ярдәм итә ала. Аннары мондый сораулар турында фикер алышыгыз:

  • Сез кайсы киңәшне кулланып карарга теләр идегез?

  • Сезгә тагын нинди киңәшләр файдалы булып күренде?

ГАИЛӘ ӨЙРӘНҮЕ ӨЧЕН ТӘКЪДИМНӘР

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР

  • Һәр атна Изге Язмалардан укырга билгеләнгән өзекнең аудиоязмасын тыңлагыз я аны, чиратлашып, кычкырып укыгыз. Һәр гаилә әгъзасы Изге Язмалардагы аерым персонажның сүзләрен укый ала.

  • Изге Язмаларны һәр атна уку графигы буенча сораулар әзерләгез. Гаиләдәгеләр берешәр сорау сайлап, аны тикшерсен. Аннары алар белгәннәрен уртаклаша ала

  • Берәр сорау күтәрегез я ситуация билгеләгез. Һәм «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» китабы ярдәмендә шул сорау я ситуациягә кулланырлык Изге Язмалардагы принципларны тикшерегез

  • Изге Язмалардан берәр өзекне сәхнәләштерегез

  • Һәр атна Изге Язмаларның берәр шигыре язылган карточка әзерләгез. Шигырьләрне, мәсәлән, «Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез» дигән брошюрадан, А кушымтасыннан алып була. Бу шигырьне ятларга тырышыгыз. Үткән атналардагы карточкаларны яңадан карап чыгыгыз

  • «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының берәр дәресен өйрәнегез

  • Гаиләдәгеләрне берәр мәкалә буенча доклад ясарга билгеләгез. Мәкаләне jw.org сайтында ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ битендәге «Рухи сорауларга җавап» я «Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма» рубрикасыннан алып була

ОЧРАШУЛАР

  • Җыелыш очрашуының берәр өлешенә әзерләнегез

  • Комментарийлар әзерләп, репетиция ясагыз. Вакытны исәпкә алыгыз

  • Патшалык җырларын җырлагыз

  • Киләсе очрашу алдыннан я аннан соң берәрсен ныгытыр өчен әйтәсе сүзләр турында фикер алышып, репетиция ясап карагыз

  • Гаилә алдында укучы йөкләмәгезне сәхнәләштерегез

ХЕЗМӘТ

  • Өйдән өйгә вәгазьләүгә әзерләнегез

  • Кабат килеп китүләр ясарга әзерләнегез

  • Берәр хәлне уйлап чыгарып, дусларча сөйләшүне ничек башларга икәнен карап чыгыгыз

  • Кичә чоры я эш яки мәктәп яллары вакытында хезмәтне киңәйтер өчен конкрет максатлар турында фикер алышыгыз

ГАИЛӘ ИХТЫЯҖЛАРЫ

  • Нейтралитет, мыскыллаулар, йөрешү яки бәйрәмнәрне үткәрүгә кагылышлы я башка ситуациядә ничек эш итәргә икәнен репетиция ясагыз

  • Ата-аналар һәм балалар рольләре белән алмашынсын. Балалар билгеләнгән теманы тикшереп, ата-аналары белән фикер алышсын

ӨСТӘМӘ КИҢӘШЛӘР

  • Берәр JW Broadcasting® программасын карап, фикер алышыгыз

  • JW.ORG сайтыннан берәр мәкалә укып я видео карап, фикер алышыгыз

  • JW.ORG сайтында ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ битендәге «Яшьләр» я «Сабыйлар» рубрикасыннан берәр нәрсә карап чыгыгыз

  • Региональ я район конгрессында ясалган язуларыгызны карап чыгыгыз

  • Берәр иҗади эшне күзәтеп я өйрәнеп, Йәһвә турында белгәннәрегез турында фикер алышыгыз

  • Вакыт-вакыт берәр кардәшне үзегезгә чакырып, аңардан интервью алыгыз

  • Рухи максатлар куеп, аларга ничек ирешергә икәнен карап чыгыгыз

  • Берәр проект, мәсәлән, макет, карта я таблица, бергә ясагыз

«Гаилә өйрәнүегезне яхшырта барыгыз» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Гаиләдә балалар булмаса, ир үз хатыны өчен гаилә өйрәнүен ничек кызыклы итә ала?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 13 бүлек, абз. 17—24

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 123 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу