Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb25 июль 12-13 б.
  • 18—24 август

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 18—24 август
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
mwb25 июль 12-13 б.

18—24 АВГУСТ

ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 27

102 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Чын дуслар безгә ничек булыша?

(10 мин)

Чын дуслар безгә кирәкле киңәшләр бирергә курыкмас (Гс 27:5, 6; w19.09 5, абз. 12)

Чын дуслар кайвакыт безгә туганнарыбыздан да яхшырак ярдәм итә алыр (Гс 27:10; it-1-U 228, абз. 4)

Чын дуслар безгә яхшы яктан тәэсир итә (Гс 27:17; w23.09 10, абз. 7)

Абый-кардәш олы яшьтәге абый-кардәшкә табибның әйткәннәрен аңларга ярдәм итә.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Гс 27:21. Мактау безне ничек сыный? (w06 1.10. 10, абз. 8)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Гс 27:1—17 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Христиан динен тотмаган кеше белән сөйләшү (lmd 6 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәтү коралларыннан берәр видео күрсәтеп, фикер алыш (lmd 8 дәрес, 3 пункт).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Дустым рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?» (ijwyp 75) (th 14 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

109 җыр

7. «Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була»

(15 мин). Фикер алышу.

Безнең Йәһвә булдырган бөтендөнья кардәшлегебез бар. Алар арасыннан без кайгыртучан дуслар таба алабыз. Әлбәттә, безнең җыелыштагы күп кенә кардәшләр белән дуслык мөнәсәбәтләре бардыр. Әмма якын дусларыбыз күпме булыр? Чын дуслык үзара аңлау, ышану, ачык аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм ярдәмләшүгә нигезләнеп корыла. Шуңа күрә дуслык булдыру һәм аны саклап калу өчен вакыт һәм тырышлыклар кирәк.

Гыйбрәтле сүзләр 17:17 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ни өчен хәзер, бөек афәт башланганчы, якын дуслар булдыру акыллы?

2 Көринтлеләргә 6:12, 13 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Бу өзектәге киңәшне куллану безгә дуслар булдырырга ничек булыша ала?

«Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар. Дуслык үстерер өчен, вакыт кирәк» дигән видеодан бер күренеш. Огаст һәм Бен спортзалдагы эскәмиядә утырганда, Огаст Бенга баскетбол тубы бирә.

«Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар. Дуслык үстерер өчен, вакыт кирәк» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Сез бу видеодан дуслык турында нәрсә белдегез?

Сез дуслык орлыгын, кешегә елмаеп яки аны дусларча сәламләп, утырта аласыз. Аннары, аның белән эчкерсез кызыксынып, орлыкка су сибеп торыгыз. Орлык үссен өчен, вакыт кирәк булыр, шуңа күрә, бергә вакыт үткәргәндә, сабыр булыгыз. Нәтиҗәдә, чын дуслык барлыкка килергә мөмкин, ул мәңгегә сузылачак.

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) lfb 10, 11 хикәяләр

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 118 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу