25—31 АВГУСТ
ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 28
150 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Тәкъва кеше явыз кешедән нәрсә белән аерылып тора?
(10 мин)
Явыз кеше һәрвакыт нәрсәдәндер курка, ә тәкъва кеше «арыслан кебек батыр» (Гс 28:1; w93 15.5. абз. 1)
Явыз кеше бар нәрсәне дөрес бәяләргә сәләтле түгел, ә тәкъва кеше яхшы карарлар кабул итә ала (Гс 28:5; it-2-U 410, абз. 4)
Ярлы тәкъва кеше бай явыз кешедән кыйммәтлерәк (Гс 28:6; it-2-U 171, абз. 3)
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Гс 28:14. Берәр кимчелегебез белән көрәшкәндә, ничек уңышлы булырга? (w24.07 19, абз. 19)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Гс 28:1—17 (th 10 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә сугышлар һәм җәбер-золымның кайчан бетәчәге турында сөйләгез (lmd 5 дәрес, 5 пункт).
5. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә сугышлар һәм җәбер-золымның кайчан бетәчәге турында сөйләгез (lmd 5 дәрес, 4 пункт).
6. Беренче сөйләшү
(2 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә сугышлар һәм җәбер-золымның кайчан бетәчәге турында сөйләгез (lmd 1 дәрес, 4 пункт).
7. Беренче сөйләшү
(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә сугышлар һәм җәбер-золымның кайчан бетәчәге турында сөйләгез (lmd 2 дәрес, 4 пункт).
112 җыр
8. Сез җәбер-золымга ничек карыйсыз?
(6 мин) Фикер алышу.
Җәбер-золымның чыганагы — Шайтан Иблис. Аны Гайсә «кеше үтерүче» дип атаган (Ях 8:44). Шайтан Аллаһыга каршы фетнә күтәргәч, кайбер фәрештәләр аның ягына баскан. Нәтиҗәдә, бөтен җир җәбер-золым белән тулган (Яр 6:11). Шайтанның явыз дөньясы үз ахырына якынлаша, шуңа күрә күп кешеләр рәхимсез һәм тотнаксыз (2Тм 3:1, 3).
Зәбур 11:5 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Йәһвә җәбер-золым яратучы кешеләргә ничек карый һәм ни өчен?
Кешеләрнең җәбер-золым белән кызыксынуы кайбер спорт уеннарында һәм күңел ачуларда ничек күренә?
Гыйбрәтле сүзләр 22:24, 25 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Сайлаган күңел ачуларыбыз һәм үзебез аралашкан кешеләр җәбер-золымга карата карашыбызга ничек тәэсир итә ала?
Күңел ачулар сайлавыбыз җәбер-золымны яратабызмы, юкмы икәнен ничек күрсәтә ала?
9. Сентябрьдә махсус кампания үтәчәк
(9 мин)
Хезмәт күзәтчесенең нотыгы. Барысын кампаниядә катнашырга дәртләндер. Җыелышыгызда кампаниянең ничек оештырылганы турында сөйләп бир.
«Мәңгелек тынычлык (2022 елгы конгресс җыры)» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт.
10. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb 12, 13 хикәяләр